Ике яр арасындагы үлем

Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел. Аеруча, кеше уйлап чыгарган, төзегән әйберләр. Иң нык тоелган биналар да ишелә, җилдереп йөргән машиналар да бәрелә, һавалардагы  очкыч-самолетлар да егыла. Озын-озын күперләрнең дә гомерләре санаулы икән. Бер-берсенә каршы килгән автомобильләрнең рулен борып, җимерелә башлаган бинадан качып котылып булса, ишелә башлаган күпердән чыгып өлгерү мөмкинлеге юк диярлек. “Җайдак” сайты тарихта иң куркыныч җимерелүләр турындагы мәгълүматларны  туплады.

Бруклин күпере

2018 елның 14 августында көндез Генуяда Моранди күпере җимерелде. Аны икенче төрле “Бруклин күпере” дип тә йөрткәннәр. Җимерелүнең фотолары йөрәкләрне өшетерлек. Әлеге афәттә 43 кеше үлгән. Бу рәсми расланган сан гына. Генуяда нәрсә булган соң? Италиянең “Коррьера делла сера” газетасы автостраданың 100 метрлык аралыгы ишелүен хәбәр итә. Газета җимерелү вакытында күпердә 30лап җиңел автомобиль һәм 3 зур йөк машинасы булуы турында  яза. Өч ел элек күпернең торышы өчен  борчылып, төзүче компанияне судка да бирәләр, әмма корылманың хәле шулкадәр куркыныч булыр дип беркем дә күз алдына китермәгән. Җимерелүнең төп сәбәбе итеп проекттагы  ялгышларны атыйлар. 1967 елда төзелгән күпернең озынлыгы километрдан артык, ә биеклеге 90 метрга җиткән.

Квебек күпере

Квебек күпере җимерелгәндә 75 кеше һәлак булган. Төзүчеләрнең 24 хатыны тол кала, унлап бала ятим үсә. Бу хәл 1907 нче елда була. Канадада урнашкан бу корылма – ул вакыттагы “иң озын консольле күпер” исеменә дәгъва кыла. Ул Изге Лаврентий елгасы аркылы салынып, Квебек белән Көньяк ярны тоташтырырга тиеш була. Ләкин төзелеш вакытында балкаларның күчүе аркасында күпер ишелә. Аның озынлыгы 853 метр, ә биеклеге, океанда йөзүче  кораблар үтә алсын өчен, 46 метр булырга тиеш булган.

 Хинтце-Рибейру күпере

Португалия массакүләм мәгълүмат чаралары белдерүенчә, 2001 нче елның март аенда иртәнге сәгать 4 тә Энтре-Риосе шәһәрендә (Төньяк Португалия) Хинтце-Рибейру күпере ишелә. Трагедия 59 кешенең гомерен алып китә. Аларның ул вакытта бер автобус һәм өч машина белән Дора елгасы аша чыгулары булган. Фаҗигага эләккән кешеләрнең гәүдәләрен тиз агучы Дора бик еракка, фаҗига  урыныннан 30 кмга хәтле алып китә. Бер мәетне хәтта Франция территориясеннән табып алалар. Өстәвенә, күпер ишелгән вакытта елгада давыл күтәрелә, шуңа күрә суга төшкән кешеләр йөзеп тә чыга алмыйлар. Җирле хакимият белдерүенчә, күпер аша зур йөк ташучы машиналар йөрергә тиеш булмаган. Ул вакытта яр тирәләреннән күпләп ком ташыганнар, күпер мондый авырлыкка түзмәгән.

Цзяньто күпере

2007 нче елда Кытайда Цзяньто елгасы аша төзелүче күпер ишелә. Рәсми матбугат чаралары хәбәр итүенчә, һәлак булучылар саны 20дән артмаган. Әлеге трагедиядән соң Кытай журналистлары  төрле тикшерүләр үткәрергә керешә. Аларның нәтиҗәләре аяныч: статистика буенча, илнең меңгә якын күпере техник сынауны узарлык  дәрәҗәдә түгел икәнлеге ачыклана.

Россия күперләре

Россиядә мондый коточкыч хәлнең булганы бармы соң? Кызганычка, әйе. Бер елга мондый очраклар унлап булырга мөмкин. Хабаровск якларында, мисал өчен, өч ай эчендә 4 күпер ишелеп төшкән. Калининград шәһәрендәге Берлин күперен яңарткан вакытта 4 кеше һәлак була. Җимерелүләрнең һәм кеше гомерләре өзелүнең төп сәбәбе: мондый корылмаларны файдалану кагыйдәләрен һәм техник иминлек таләпләрен үтәмәү.

Билгеле, һәрбер фаҗиганең ахыры аяныч. Һәр күпер җимерелү җитәкчеләрне уйландырсын, инженер-проектчылар, төзүчеләргә башка мондый фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен җиде кат кына түгел, җитмеш кат уйлап эш итәргә тиешлеген кабат исләренә төшерсен инде. Ике ярны тоташтыра торган корылмалар үлем тозагына әйләнмәсен.

Алсу Сәлах

  1. Кызганычка каршы, бездә зур фаҗига булгач кына тикшерүләр башлана. Үлгән кешене кире кайтарып булмый, алдан тикшерергә кирәк.

  2. Алла сакласын инде! Барыбыз да юлда йорибез, куперлэр дэ житэрлек. Исэн имин йорергэ язсын!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен