Алар кеше ашаган

Кеше итен ашаган бәндәләр кайда яши дисезме, хәзер әйтәм. Берничә тапкыр Казахстан чигендә урнашкан Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге тозлы күлгә ял итәргә барырга туры килде. Күлдән ерак түгел генә шәһәр урамнарының берсендә кара дельфин рәвешендә бик матур сын куелган. Дәваланырга килүчеләр мәш килеп шуның янына басып фотога төшә. Бу якларда мондый  дельфиннар йөзәрлек диңгезләр дә юк бит инде, дим. Баксаң, монда гомерлеккә хөкем ителгәннәр өчен “Черный дельфин” колониясе урнашкан икән. Кара төстәге дельфин сынын да төрмә тоткыннары үз куллары белән ясаган. Тормышлары бал да май  кебек булмасын  өчен аларны шушы тоз чыгара торган якларда тоталар, күрәсең.

Рәсәйдәге иң зур һәм иң катгый режимлы колония 1600 кешегә исәпләнгән. Бүген бирдә 800 маньяк, кеше ашаучы, террорчы, үтерүче, җинаятьчел банда башлыклары һәм башка куркыныч бәндәләр утыра. Бу бәдбәхетләрнең кулларыннан 3500 кеше үлгән, һәр тоткын уртача 5 кешенең башына җиткән. Кайберләре дистәләгән кешенең гомерен өзгән. Төрмәдән котылуның бердәнбер юлы – үлем, дип шаяртырга яраталар колониядә. Хәер, 1996 нчы елда үлем җәзасына кертелгән моратория аркасында һаман шушы якты фани дөньяда яшәүләрен дәвам итәләр алар.

Төрмә 1756 нчы елда патшабикә Елизавета Петровна әмере буенча төзелә. Ул вакытларда Рәсәйнең төрле почмакларыннан тоткыннарны бирегә сөргенгә җибәргәннәр. Катаржаннар авыр эштә эшләгәннәр, гадәттә шахталарда тоз чыгарганнар.

«Черный дельфин» колониясендә җәза үтүчеләрне, атнаның нинди көне булуга карамастан, иртәнге сәгать 6 да торгызалар. Урын-җирләрен җыештырырга, юынырга аларга күпмедер вакыт бирелә. Аннан иртәнге тикшерүне узалар. Хәер, аларның камераларын 15 минут саен тикшереп торалар. Кичен йокларга ятканчыга кадәр бу бәндәләргә караватларына яту түгел, утырырга да ярамый. 16 сәгатьлек көнне тоткыннар я аягүрә, яки камерада идәнгә беркетелгән бердәнбер урындыкка чиратлашып утырып уздырырга тиеш. Камера эчендә тагын бер тимер читлектә гомер итүче бу бәдбәхетләргә  тавышланырга, кычкырып сөйләшергә, җырлар җырларга, тәмәке тартырга ярамый.

5-10 квадрат метрлы камераларда 2дән алып 4әр кеше утыра. Маньяк һәм каннибаллар ялгыз яши. Андыйлар белән башка тоткыннар кысан бер камерада яшәргә риза түгел. Колониянең үз психиатры бар, анда 160 кеше исәптә тора. Психик авыруларның кискенләшеп китүе биредә гадәти хәл. Тынычраклары җырлар җырларга, елап алырга мөмкиннәр. Ә менә холкы дуамалларның  хәтта овчаркага ташлану очраклары да булган.

Тоткыннарга ашамлыкны кечкенә генә тәрәзә аша бирәләр. Гадәттә аларны ботка, аш һәм ипи белән туендыралар. Төрмәдәгеләрнең һәр яшәгән минуты видеокамерага язылып бара. Оператор тоткыннарны тәүлек буена күзәтә, хәтта бәдрәфтә йомышларын башкарганына кадәр. Җинаятьчеләр утырган камераларда ут төне буе сүндерелми. Бу көтелмәгән хәлләрне — үтерү һәм үз-үзеңә кул салу очракларын кисәтү өчен эшләнә.

Гомерлеккә хөкем ителгәннәр камерадан сирәк очракта гына чыга. Аларны колония территориясе буйлап йөртү – аерым бер кагыйдә. Камерасыннан чыкканда тоткын алга таба 90 градуска иелеп бармаларын җәеп кулларын артка таба күтәрергә тиеш. Барлык хәрәкәтләнүләр артка каерылган кулларга  богау кигезеп кенә башкарыла.  Искәрмә бары тик кәшәмә (часовня) янында гына ясала. Чукына алсын өчен, биредә тоткынның уң кулын богаудан ычкындыралар. Ә менә душ кергәндә богаулар ике кулдан да салына, тоткын тимер рәшәткә артында юына.

Корпустан тоткыннарны ике очракта гына алып чыгалар – көненә сәгать ярымга йөрергә чыкканда  һәм эшкә барганда. Алар төрмә  түбәсендә кояш яктылыгын күрмичә махсус ябык бокста йөри. Бу шул ук камера, мәйданы гына зуррак. Җинаятьчеләр бер почмактан икенче почмакка йөриләр. Төрмәнең ишегалдында саф һавада йөрү урыны юк. Эшләү цехына тоткынны 3 кешелек конвой һәм эт озата бара. Эшкә алып барганда  җинаятьченең күзләрен тыгыз  япма белән бәйлиләр, элегрәк исә аларның башына капчык кигезә торган булганнар. Мондый кырыс саклык чаралары тоткын төрмә планын хәтерендә калдырмасын өчен кирәк.

6 нчы төзәтү колониясендә тегү һәм аяк киеме цехы бар. Анда 400 кеше эшли. Цехта эшләү – гомерлекә хөкем ителгән тоткынның көндәлек тормышын ничек тә төрләндерүче бердәнбер шөгыль. Шуңа да бирегә бик теләп йөриләр. Монда эшләүчеләр дистәләгән җитештерү ысулын өйрәнгән, аларның товарларына җирле халык арасында һәм берничә сәүдә эшханәсендә ихтыяҗ зур.

Буш вакытларында тоткыннар төрмә китапханәсендә китап укый ала, аерым бер вакытта гына телевизор карарга мөмкиннәр. Телевизорны җинатьчегә туганнары алып килә. Телевизор карау – тәртипләре яхшы булганнарга гына «бүләк», әмма аңа лаек булу өчен тоткын бу колониядә 10 ел утырырга тиеш. Хөкем ителгәннәр көненә ярты сәгать радио да тыңлый ала. Шулай ук буш вакытында тоткынга камерадагы күршесе белән аралашырга, шашка уйнарга рөхсәт ителә. Бу колониядә җинаятьчегә якыннары белән елына 4  очрашу каралган — икесе 3 сәгатьлек, калганнары – 3 көнлек.

25 ел утырганнан соң, гомерлеккә хөкем ителгәннәр  вакытыннан алдан азат ителүгә хокуклы. «Черный дельфин» колониясендә уздырган сорау алуларга караганда, биредә утыручы бәндәләрнең 94 % ы оптимизмын югалтмый һәм чирек гасырдан соң иреккә чыгарга әзерләнә. Хәер, аларны кеше дип тә әйтәсе килми…

Мәрям Заһиди

  1. Ходай үзе сакласын. Бигрәк куркыныч…… Ә кара дельфиннан чыккан берәр кешенең язмышы билгелеме икән? Иректә яши алган микән? Сезгә задание, Мәрьям. Расследование ясагыз әле. Хәер, бигрәк куркыныч тема…..

  2. Нинди генә адәм калдыклары юк бу дөньяда.Көн саен хәтәр хәбәрләр ишетеп торабыз.Иң кызганычы шул: шушы хәлләргә ияләшеп беттек, артык игътибар бирмибез.Балаларыбызны иманлы,тәртипле,итагәтьле итеп үстерсәк иде, киләчәгебез алар кулында!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен