Санитарларның мыскыллавына түзә алмаган

Фото bogodelo.by

Магнитогорскиның психоневрология интернатында санитарлар өлкән яшьтәге бер пациентны ничек мәсхәрәләүләрен видеога төшергәннәр. Видеоязмада диванда тыныч кына ял итеп утырган бер бабайга резин аяк киеме аталар, күз ачып йомганчы арада очып килгән тапочка аның башына килеп эләгә. Әмма бу гына аз тоелган күрәсең, санитар егет психоневрологик авыруны башта котырта-котырта үз артыннан йөрттерә. Инде 72 яшьлек авыру кире диванга бара башлагач, санитар аның «арт шәрифенә» китереп тибә. Бу хәлне карап торган башка санитарларның видеода көлгән тавышлары ишетелә. Интернат  хезмәткәрләренең бабайны шулай итеп мәсхәрәләүен Төмәндә яшәүче Яна исемле кыз «74.ru» сайтына җибәргән. Бу кадрларны аңа шушы интернатта эшләүче бер танышы җибәргән.

Рәсәй Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча тикшерү идарәсе өлкән яшьтәге пациентны мыскыл итү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Прокуратура һәм полиция дә әлеге медучреждениядә тикшерү уздыра, алар анда башка пациентларның ничек яшәүләрен, биредә видеокамералар бармы-юкмы икәнлеген ачыклый.

Төбәкнен сәламәтлек саклау министрлыгы баш табибны инде эшеннән азат иткән һәм тагын 3 медицина хезмәткәрен дә эштән кумакчылар. Видеодагы санитарлар һәм медбрат әлегә интернатта эшли дип санала. Аларның берсе ялда,  икесе авырый икән. Сәламәлек саклау министрлыгында «бу хезмәткәрләр эшкә чыкмыйча, аларга берниндә дә чаралар кабул итеп булмый, әмма алар эшләреннән азат ителәчәк һәм киләчәктә сәламәтлек өлкәсендә эшли алмаячаклар», дип ышандыралар. Министрлык үз чиратында психоневрология шифаханәләрен видеокамералар белән тәэмин итү мәсьәләсен өйрәнә.Якын арада башка шундый ук медучрежденияләрдә профилактик тикшерүләр узачак.

Медицина учреждениясендә шулай итеп кимсетелгән пенсионер сентябрь аенда вафат була. Психоневрологиядән кала, бабайның башка хроник авырулары да булган, аның озак еллар шикәр чиреннән җәфаланганы мәгълүм.

Экспертлар психиатрия шифаханәләрендә дәваланган пациентларга карата мондый мәсхәрәләү фактлары буенча җинаять эшләре бик аз кузгатылуын әйтә. Бу әлеге учрежденияләрнең ябык булулары һәм андый хәлләрне яшереп калдырулар белән бәйле. Мондый вәзгыять үз чиратында шушындый җинаятьләр кылуга һәм җәзасызлыкка этәрә,- дип ассызыклый алар.

Социаль челтәрләрдә бу видеоязманы караучылар бар куәткә үзара фикер алыша. «Җаны авыру булган кешене шулай итеп рәнҗеткән санитарлар үзләре психик яктан сәламәт микән?» дигән сорау да биргәннәр интернетта…

Мәрьям Заһиди

  1. Абау, мәрхәмәтсез, ерткычлар «медицина хезмәткәрләре»! Болар медицина хезмәткәрләре түгел, төрмә надзирательләредер, юньсезләр. Ничек кешене, ничэ яшьтә булуына карамастан мыскыл итәргә була инде, шаккаткыч трагедия бу. Психоневрологик интернатларда безнең кебек кешеләр яши, тик авырулар гына, аларга карата аерым яхшы мөнәсәбәт, яхшы сүзләр, гамәлләр башкарылырга тиеш. Ә монда киресенчә. Алар бер катлы, тиз ышанучан, мыскыл итүләр, агрессияне дә тиз генә аңлап бетерә алмыйлар, үз-үзләрен яклый алмыйлар. Шундый авыруларны мыскыл итеп, көлеп тор әле син, берни белмичә түгел бит, диагнозын белүче, шунда эшләүче «медик»тарафыннан. Бу хәлләр болай гына калмасын иде, гаеплеләр тиешле җәзасын алсын иде. Мондый интернатларны тикшермичә калмыйлардыр инде, тикшерәләрдер, ләкин күп кимчелекләрне яшереп калдырырга мөмкиннәр, авырулар зарланса да кем ышансын, сораучы да юктыр. Алар барысы да юләр түгел,аңлыйлар. Интернатларны ашамлык белән тәэмин итәләрдер, нәрсә ашаталар, ашауларны тиешенчэ әзерләп, норма буенча бирәләр микэә, монда сораулар күп булырга мөмкин. Әйдәгез, бер-беребезгә мәрхәмәтле, ягымлы, йомшак сүзле, тәрбияле, иманлы булыйк! Нинди генэ гамәл башкарсак та, ул яхшымы, яманмы -Аллаһ каршында жавап тотасы.

  2. Татарстан психбольницаларында да эшләр яхшы димәс идем. Минем үземнең дә табибларның ипие булып ул больницаларда «дәваланганым» булды (2002-2009 еллар. Андагы хәлләрне язып, сөйләп аңлата торган түгел …..

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен