“Үле җаннар” чирлиме?

Фото nver-med.ru

Тверь дәүләт медицина университеты клиникасында 8 октябрьда гауга килеп чыга. Бу көнне анда эшләгән 7 табиб  тоткарлана. Тикшерүчеләр, табибларны кулга алыр өчен, аларның өйләренә хәтта коралланган спецназ да җибәрә. Уникаль һәм югары технологияле операцияләр ясалучы  клиниканың эше туктап калган дияргә дә була. Килеп чыкан вәзгыять аркасында яман шеш белән авыручыларны хәтта стационарга салудан да баш тарталар, дип яза кайбер мәгълүмат чыганаклары.

Баксаң, эш менә нәрсәдә икән. Тверь өлкәсендә хезмәт иткән дистәгә якын табиб, акча үзләштерү максатыннан, ялган медицина документлары белән эш итүдә гаепләнә. Тикшерү органнары мәгълүматләре буенча, 2015 нче елның октябреннан 2018 нче елның маена кадәр медицина хезмәткәрләре дистәдән артык ялган пациент уйлап чыгарып, бу “үле җаннарның” медицина документларына операция ясалды дигән белешмә язганнар. Ким дигәндә, шундый 12 пациентның медицина картасын ялган мәгълүмат белән тутырганнар. Авыруларга операция ясалды дигән ялган финанс документлары Тверь өлкәсенең мәҗбүри медицина иминияте фондына җибәрелә. Шулай итеп, Тверь дәүләт медицина университетының исәп-хисабына 1 миллион 782 мең сум акча күчә. Чынлыкта исә әлеге авырулар бу вакытта клиникада булмый һәм аларга бернинди медицина ярдәме дә күрсәтелми, мондый юл белән табиблар казнадан җиңел генә акча алмакчы булганнар. Бу акчалардан клиника хезмәткәрләре, шул исәптән җинаятьтә шикләнүчеләргә хезмәт хакы түләнгән

Баш табиб һәм аның урынбасары тикшерү изоляторына утыртыла, 4 медицина хезмәткәре өй арестына алына, тагын берсе шәһәрдән читкә китмәү турында кисәтелә. Табиблар үз гаепләрен инкаръ итә, тикшерү барышында эш урыннарына кире кайтаруларын сорыйлар. Аларның адвокатлары да табибларны сак астына алуларын аңлап бетерми. “Без югары органга шикаять яздык, аларны тоткарлауны законсыз һәм нигезсез дип саныйбыз.Табиблар сак астында булганда клиника эшчәнлеге өлешчә тукталды. Бу көннәрдә өч операция уздыру планлаштырылган иде, шуның икесе — онкология авырулы пациентларга. Бу хәл аркасында аларга башка медицина учрежденияләрен эзләргә туры килгән”, – ди алар.

Гаепләнүчеләрнең дә туганнары петиция язган, анда алар табибларны иреккә чыгаруларын һәм эш урыннарында авыруларны коткаруларын дәвам итүләрен сораган. Бу документта әлеге вакыйгалар аркасында клиника эшчәнлеге туктатылып торуы, пациентларның тормышына куркыныч янавы , берничә алдынгы хирург операция ясау мөмкинлегеннән һәм аннан соңгы дәвалау процессын күзәтеп торудан мәхрүм ителгәнлеге турында язылган. Үз чиратында университет ректоры клиника гадәти реңимда эшли һәм барлык авыруларга кирәкле ярдәм күрсәтелә, дип ышандыра.

Медицина ярдәмен күрсәтүнең тарифлары түбән булу сәбәпле, күп кенә табиблар менә шушындый өстәмә язулар белән шөгыльләнә, дип яза “Комерсант”. Әмма бу очракта җирле халык табибларны нахакка гаепләгәннәр, дип саный. Кул астында эшләүчеләрен законсыз адымга барырга баш табиб үзе мәҗбүр итүе ихтимал, дип фаразлаучылар да бар.

Тикшерү органнары “мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Әгәр медина хезмәткәрләренең гаебе исбат ителсә, аларга 6 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.

P.S. tvtver.ru порталы хәбәр итүенчә, Мәскәү район суды 17 октябрьда кичен баш табиб һәм аның урынбасарын иреккә чыгарган. Аларга 2 ай дәвамында аерым эшләр башкару тыелган.

Мәрьям Заһиди

  1. Бик гыйбрәтле мәкалә язгансыз. Ак халатлы хәсрәт «медик»лар тикшереп карасаң барлык регионда да бардыр. Алар кулына эләгүдән Аллаһ сакласын. Ә менә намуслы, белемле, үз эшен яратып башкаручы, һәрбер авыруны тиешенчә кабул итеп югары квалификацияле хезмэт күрсәтүче табибларыбыз күбрәктер медицинада. Медицина -зур бизнеска әверелде шул. Гаеплелэр шәт тиешле җәзаларын алырлар дип ышаныйк. Шушындый хәсрәт «табиб»лар, чын, менә дигэн табибларның йөзенә, эшенә кара тап төшерәләр. Барыбызга да исәнлек-саулык телим, әгәр авырып китсәк чын, намуслы табиблар медицина хезмәте күрсәтерләр дип ышанып калыйк!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен