Ишек төбендәге печенье ….. ни сөйли?

Карактан кала, янгыннан берни дә калмый, ди халык мәкале. Сакланганны Аллаһы Тәгалә саклар, йортыгыздан угрылар ераграк торсын өчен берничә кызыклы һәм файдалы киңәш эзләп таптык сезнең өчен.

  1. Ишек төбендәге печеньелардан сакланыгыз. Чәй янында зыяны юк аның, ә менә ул ишек каршындагы кечкенә палас астына куелган булса, сезнең фатирга кемдер кармак салып йөри, димәк. Караклар шулай итеп өйдә кеше бармы-юкмы икәнен тикшерәләр. Печенье изелсә, кереп тормыйлар инде, ә менә исән килеш сакланса, көтелмәгән кунаклар килергә мөмкин. Шуңа күрә өйдә булмаган күршеләрегезнең дә ишек төпләрен карап йөрегез.
  2. Телефон трубкасында икенче якның дәшми торуы һәрвакыт шикләндерә. Әгәр дә шулай берничә тапкыр “тынлык белән сөйләшеп алсагыз”, кемнеңдер сезне корбан итеп күрүе бик мөмкин. Тотылган караклар сүзенә караганда, өй басуны гадәттә 8:00дән 15:00кә кадәр оештырып чыгу җайлырак. Бу вакытта гади халык эштә була. Шулай ук җәйге яллар, бәйрәм көннәрендә дә урлау очраклары күбәя икән.
  3. Ә хәзер үзегезне карак дип күз алдыгызга китерегез. Каршыгызда ике ишек тора: берсе алтыннан, икенчесе гап-гади агач ишек. Кайсы фатир күбрәк кызыктыра? Менә шуңа күрә ишекләрегез ышанычлы да булсын, күрше-тирәнекеннән әллә ни аерылып та тормасын. Шәхси йортларга килгәндә, караклар шәп машиналы өйләргә икеләнебрәк карыйлар икән: хуҗасы бәлки аны соңгы акчасына яки кредитка сатып алгандыр. Ә менә яхшы аяк киеме, сәгать, кыйммәтле өй җиһазлары каракның күңелен кытыклый.
  4. Подъезд төбендәге әбиләр белән исәнләшеп йөрегез. Хәлләрен белешеп, күршеләрегез белән аралашып яшәгез. Еш кына бурлар зур техниканы да күтәреп чыгып китәләр икән. Чөнки бүген кеше бер-берсен белми. Күршеләр күченә, ахры яки ремонт ясыйлар икән, дип уйлап, тырыша-тырмаша йорт җиһазын күтәреп чыккан угрыга игътибар да итмәскә мөмкиннәр.
  5. Бишенче киңәш тә күршеләр белән бәйле. Әгәр матур гына аралашып яшисез икән, ял итәргә киткәндә аларга мөрәҗәгать итегез. “Кич белән гөлләргә су сибеп чык әле,” – дип сорагыз. Өйдәге яшеллек тә исән-сау булыр, кич саен янып алган утны күреп, караклар да сезнең йортны әйләнеп узар.
  6. Иң кызыклы өлешкә дә килеп җиттек: акчаны кая куярга? Моның өчен аны яшерерлек урыннарның исемлеген төзегез: матрас астында, мендәрдә, шкафта, вазада, китап эчендә, банка-тартмаларда, шкаф артына скотч белән ябыштырып, пәрдәгә пакеттагы акчаны тегеп куеп, уенчыклар эчендә. Әлеге урыннарның барысын да угры иң беренче эш итеп тикшереп чыгачак. Сезнең исемлектәге беренче ун урынны да ул актармыйча калмас. Акча яшергәндә фантазиягезне әйбәтләп эшләтеп алыгыз. Тагын бер киңәш: байлыгыгызны өлешләргә бүлеп качырыгыз. Бур малның бер өлешен табып, “Шул гына булган икән”, дип чыгып китәргә мөмкин.
  7. Каракка балаларыгыз, барысын да белеп торган күршеләрегез сезнең өйдә түгеллекне ялгыш әйтергә мөмкин. Ләкин алардан кала фатирда булу-булмавыгыз турында хәбәр итеп торучы иң яхшы информатор ул – сез үзегез. Төрле социаль челтәрләрдә “Без ял итәргә китәбез, 10ысына хәтле шалтыратмагыз, роуминг монда” дигән сүзләрне караклар: “Килегез, рәхим итегез,” – дип ишетә. Өстәвенә үзегезнең нинди матур өйдә яшәвегезне күрсәткән берничә фото янына адресыгызны да язып куйган булсагыз, угрыга эш тә калмый: кил, кер, ал. Шуңа күрә үзегез турында нинди мәгълүмат урнаштыруыгызны фото фильтрлары аша гына түгел, саклык иләкләре аша да үткәреп барыгыз.
  8. Бу киңәш тә интернет белән бәйле, ләкин бераз башка төрлерәк. Каракка сезнең өйне чистартып чыгар өчен бер сәгать вакыт җитә. Ягъни сезнең Төркия-Сочиларга китүегез кирәк тә түгел. Телефонда өегездән ерак урнашкан берәр кафеда утыруыгызны билгеләп куегыз да, эш бетте. Инстаграмдагы Check in функциясе турында ишеткәнегез булса, аны кулланмавыгыз яхшы. Ишеткәнегез булмаса, белмәвегез әйбәтрәк.
  9. Һәм ахырдан иң гади киңәшләрне дә санап чыгабыз:

— ишек-тәрәзәләрегезне ябып йөрегез;

— икенче ачкычларыгызны келәм астында яки почта тартмасында сакламагыз;

— “Фатир саклана” дигән сүзне ишегегезгә ябыштырып куегыз. Күрше-күлән: “Нәрсә, сигнализация куйдыгызмы әллә?” – дип сораса, “Юк инде, болай, караклар кермәсен өчен генә,” – дип акланырга ашыкмагыз. Саклау куелганына күбрәк кеше ышанган саен әйбәтрәк;

— ерак җиргә киткәндә якын кешеләрегездән почта тартмагыздагы газета-журнал, реклама кәгазьләрен алып торуларын сорагыз.

Караклар өегезне урап узсын!

Алсу Сәлах

  1. Шундый яхшы киңәшләр бирүегезгә бик зур рәхмәт. Әллә ни байлыгыбыз булмаса да, үзебезгә кирәкле бөтен әйбер дә бар бит. Чит илләргә йөрү түгел, кибеткә чыккан арада да урларга мөмкиннәр. Итәк-чабуларны җыеп йөрергә кирәклеген искәртеп язган бик әйбәт мәкалә. Афәрин!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен