Танкка каршы…балчык белән

Бөек Ватан сугышында Прохоровка янындагы танклар сугышы тарихта иң куәтле бәрелешләрнең  берсе булып истә калган. Бөек Ватан сугышында  безнең солдатлар өчен немец танкларын ничек шартлатырга кирәклеген өйрәткән инструкция эшләнгән булган.  Шундый ук документ немец солдатлары өчен дә язылган. Аларны инде, әлбәттә, совет танкларына ничек каршы торырга өйрәткәннәр.

Гранатаң булмаса — балчык ыргыт

Генерал-лейтенант Николай  Ватутин имзалаган документны Төньяк- Көнбатыш фронт җитәкчелеге әзерли. Совет офицерлары фикеренчә, фронтта батырларча сугышучы Кызыл Армия солдатлары, үзләрен “әрсез” тотучы дошман танкларына каршы бөтенләй дә көрәшә белмиләр. Шуңа күрә алар бу инструкция язалар да.

Штаб әһелләре немец танкларын ничек шартлатырга өйрәтәләр соң? Иң элек, батырлыгы, куркусызлыгы белән аерылып торган солдатларны сайлап алырга кушылган. Алар, гранаталар бәйләме, автомат  һәм янучан сыекча тутырылган шешәләр алып, дошман һөҗүме көтелгән урында яшеренеп торырга тиеш булалар. Танклар күренсә дә, аларга яшеренгән урыннарыннан чыкмаска боерылган. Бары тик танк килеп җитәргә 15-20 метр кала гына, солдат аның гусеницалары астына гранаталар бәйләме томырырга яки башнясына янучан сыекчалы шешә ташларга тиеш. Шуннан соң солдат танкның туктаганын көтәргә һәм яна башлаган танктан чыгарга маташкан экипажны автоматтан атып үтерергә тиеш булган. Әгәр дә инде гранаталар һәм янучан сыекчалы шешәләр хәрби машинага зыян китерә алмаса, солдатка танкның күзәтү приборларына – “тәрәзәсенә”, аның аша күреп булмаслык итеп, балчык атарга боерылган. “Сукырайган” танк туктап калырга  мәҗбүр була. Ә инде, “тәрәзә”не сөртергә чыккан фрицны автомат белән безнең солдат көтеп тора.

Иң кызыгы да шунда, бу инструкция бик гади һәм аңлаешлы итеп язылган, анда әйтелгән ысуллар, чыннан да, бик нәтиҗәле булып чыга. Сугыш чорындагы фотолар да шуны раслый.

Немецларның совет танкларына каршы көрәше

Алда әйткәнебезчә, немецларда да  шундый ук инструкция була. Ул 1941 елның 27 июлендә языла һәм бу документ беркайчан да совет солдатлары кулына эләгергә тиеш түгел дип немецларны бик каты кисәтеп куялар.Тик юкка гына. Шул ук елның 15 ноябрендә инде бу инструкция  Кызыл Армия командованиесе  кулына килеп керә.

Немец солдатларына совет танкына 400 метр калганда аның башнясына атарга кушылган, якынрак булса – алгы өлешенә яки ян-ягына. Алга таба инструкциядә немецларга хас вакчыллык белән совет танкларының техник үзенчәлекләре, шулай ук аның “йомшак” урыннары, бронясын тишеп үтәрлек снарядларның калибрлары язылган.

Документта, немец пехотасының Кызыл Армия танкларына каршы көрәше, безнеке шикелле, тәфсилләп язылмаган. Иң беренче чиратта, немецларга  Кызыл Армиянең авыр танкларын шартлатырга кушылган. Алар танкка бик якын килеп, гранатаны аның ян ягына яки артына ташларга тиеш булганнар. Бу  инструкция тузга язмаган киңәшләр белән шыплап тулган. Немец солдатына  совет танкына җил искән яктан (!) якын килергә, аның арткы өлешенә сикереп менәргә, башняның арткы ягына гранаталар бәйләме куеп, аңа ут төртергә боерылган. Шуннан соң ул, гранаталар шартлаганчы, качып та өлгерергә тиеш.  Тагын бер киңәш – фрицларга танкка каршы гранатаны көпшә эченә ташларга яки төтен шашкасына ут төртеп аны башняга ыргытырга кушылган.

Танкны музейда яки парадларда гына күргән кешеләр дә, немец офицерларының инструкциясен үтәү мөмкин түгеллеген аңлый торганнардыр. Икенче бөтендөнья сугышында менә шундый хәлләр дә булган, җәмәгать.

Наил Болгарый әзерләде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен