Атарга хөкем ителгән җинаятьче … Әфган сугышына киткән-2

Мәкаләнең башы:

Атарга хөкем ителгән җинаятьче … Әфган сугышына киткән

Дәвамы биредә:

Ни кылсалар да, аларга  берни дә булмаячагына ышанган бандитлар яңа, башка сыймаслык җинаять планлаштыралар. Шул ук 1976 елның җәендә Хантимеров Казан буенча  куркыту чарасы  оештырырга була. Аның барышында “тяп-ляп”лылар  кул астына эләккән кешеләрне, кем икәненә дә карап тормыйча, кыйныйлар. Төркемдәгеләргә  юлда  очраганнарны мөмкин кадәр каты кыйнау, кешеләрне бик каты имгәтү бурычы куелган була.

Милиция бу хакта белеп ала һәм Хантимеров төркеменең 50гә якын әгъзасы кулга алына. Ләкин аларның җинаятен дәлилли алмыйлар. Бары тик  “Җәүдә”нең үзен генә бер елга төзәтү эшләренә хөкем итәләр. Тик ул да, үрнәк тәртибе өчен, тиздән шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителә.

Курку хисен, закон төшенчәсен бөтенләй югалткан “тяп-ляп”лылар 1977 елда кеше үтерә башлыйлар. Бу эш белән иреккә чыккан “Җәүдә” җитәкчелек итә. Кеше үтерүләргә яшүсмерләрне җәлеп итәләр, чөнки алар тотылсалар да, 18 яшькә җитмәгәнлектән, Совет чорында  аларга минималь җәза каралган була – бандитларны, кеше үтергән өчен дә, гадәттә, 5-7 елдан артыкка хөкем итмиләр. Милициягә төркем әгъзалары турында  хәбәр биргән кешеләрне беренче булып үтерәләр. Аннары чират  Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматчыларына җитә. Әмма кеше үтерү өчен кыргый җанварга әйләнгән   яшүсмерләргә  сәбәп кирәк тә булмый. Бервакыт алты бандит “Җәүдә”гә кунакка барырга чыга. Юлда аларга яшь егет очрый.”Тяп-ляп”лылар тәмәке сорыйлар. Егет аларга сигарет бирә һәм аны шунда ук — көпә-көндез кыйнап үтерәләр.

Милициягә янә эшкә керешә. Төркем  “бригадир”ларының берсен — Таҗетдиновны кулга алалар. “Антип”  шаһитларны сатып алырга тели, ләкин үзе дә рәшәткә артына эләгә. Тик озакка түгел — ул шул ук көнне кача.

1978 елның 31 августында кичен “Теплоконтроль” тирәсендә милиция патруле янына мотоциклчы килеп туктый һәм аңа Татар зираты янында обрездан атулары хакында хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, төркемдә 10-15 кеше булган. Тагын 20 минуттан “ПАЗ” автобусы шоферыннан да шомлы хәбәр алына: җинаятьчеләр аның пассажирлар утырган автобусына аталар. Бу инде гадәттән тыш хәл була.

Шул көнне кичке тугызынчы яртыда утлы корал (обрез) һәм арматура белән коралланган, башларына битлек  кигән бер төркем яшьләр Казанның Елга вокалыннан  башлап Яңа Татар бистәсе урамнары буйлап  китә. Банда урамның ике ягыннан бара һәм очраган кешеләргә ата, аларны кыйный башлый. Нәтиҗәдә 10 кеше яралана, алар арасында бандитларны туктатырга теләгән ике милиционер да була. Бер кеше үтерелә. Бу “куркыту йөреше”н Җәүдәт Хантимеров оештыра.

Төркемдәгеләрне кулга алалар. 20 ел эчендә беренче тапкыр эшне бандитизм  маддәсе буенча кузгаталар. Советлар Союзында бандитизм бетерелде дигәннең миф икәне шунда беленә. Тикшерү ел ярым бара. 1980 нчы елда суд  була. Хакимият иректә калган бандитлар һөҗүменнән куркып, аны Красин урамындагы тикшерү изоляторында үткәрә. Җинаятьчел төркемнең 27 әгъзасы бандитлык өчен хөкем ителә, тагын 28 кеше җинаять җаваплылыгына тартыла. Банданың 70кә якын җинаять кылуы дәлилләнә. Суд дүрт кешене атарга хөкем итә, тик соңрак аларның икесенә үлем җәзасы озак сроклы иректән мәхрүм итүгә алыштырыла. Бандитлык маддәсе буенча хөкем ителүчеләрне 10-15 елга ирекләреннән мәхрүм итәләр.

 

Банданың лидерларының берсе – “Җәүдә”нең судтан соңгы язмышы анык билгеле түгел.1956 елда туган Җәүдәт Хантимеровның  яшьләр арасында абруе бик зур була. Ул бокс белән даими шөгыльләнгән, “Яшьләр Үзәге”ндә электромеханик булып эшли. КГБның штаттан тыш хезмәткәре булган, бу хакта иптәшләренә үзе берничә тапкыр әйткән. “Җәүдә”нең   фигурасы, спорт белән даими шөгыльләнгәнгә күрә, культуристларныкы шикелле булган. Кечкенәдән үк Скрябин белән дус була. Үзен гел җитди тота, хәтта шаяртканда елмаймый да. Йөргән кызы бик матур булса да, бергә кеше күзенә чалынмыйлар. “Бик яхшы егет, гадел, нык һәм барлык мөнәсәбәтләрдә дә ышанычлы. Аның бик текә үз төркеме бар иде”,  дип искә ала аның турында Сергей Антипов.  Җәүдәт Хантимеров оештырган Яңа Татар бистәсе буйлап  “куркыту йөгереше” Казанда, СССРда гына түгел, бөтендөнья күләмендә зур шау-шу тудыра. Ул вакытта тыелган, тапшырулары махсус “томаланган”, аны тыңлаган өчен иректән мәхрүм калу куркынычы янаган “Голос Америки” “Тяп-ляп” төркеме турында махсус тапшыру оештыра. Суд карары белән  Җәүдәт Хантимеров иң югары җәзага – атарга хөкем ителгән. Тик җинаятьчел төркемдә  катнашучыларның бу җәһәттән үз фикере бар. Алар фикеренчә, КГБ “Җәүдә”гә үз тормышын, шул исәптән исемен дә, тулысынча үзгәртергә тәкъдим иткән. Шул рәвешле ул Әфганстан сугышына эләгә. Спецназ төркемендә сугыша, тыныч кышлакларны мөҗәһитләргә каршы котырта. Ул исәнме, үлгәнме, үлсә ничек үлгән – беркем дә белми. Аның мәетен беркем дә күрми,  каберенә дә кенотаф (мәрхүмнең җәсәде булмаган урындагы кабер ташы – автор) куелган. Сергей Антипов сөйләвенчә, “үлем җәзасына хөкем ителгән Җәүдәт инглиз телен өйрәнгән”. Нигә кирәк булган ул аңа, нинди максат белән чит тел өйрәнгән – бу сорауларга әлегә кадәр җавап юк.

Сергей Антипов 15 елга хөкем ителгән. Утырып чыккач, эшкуарлык  белән шөгыльләнә. “Антип” бүгенге көндә тыныч кына Мәскәү өлкәсендә яши һәм ул һәм кыз тәрбияли. «Мин криминал белән шөгыльләнмим, Ватаныма хыянәт итмим», — ди Сергей Антипов.

Сергей Скрябин, төркемне тар-мар иткәннән соң, 11 елга хөкем ителә. Иреккә чыкканнан соң, ул да эшкуарлык белән  белән шөгыльләнә башлый. 1994 елда Казанда үз йорты янында үтерелә.

Тик тар-мар ителгән «Тяп-ляп» урынын шунда ук Казанның башка бандалары ала. Менә 1986-87 еллардагы мәгълүматлар: Казанда бу елларда яшүсмерләр төркемнәре  бер-берсе белән кара-каршы 51 тапкыр сугыша.  Аларда  6 кеше һәлак була, 73 яшүсмер җитди яралар ала.

Төрле чыганаклардан Наил Болгарый туплады.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен