Өстәмә гарнир…терекөмеш

Гадәттән тыш хәл Әлмәт шәһәрендә килеп чыга. Төшке аш вакытында, гуляшлы макарон белән сыйланып утыручы гаилә әгъзалары үз тәлинкәләрендә терекөмеш шарчыклары таба. Табындагы  6 кеше — 61 яшьлек гаилә башлыгы, аның 55 яшьлек тормыш иптәше, 29 яшьлек кызлары һәм аның 8 һәм 1 яшьлек балалары, туганының 14 яшьлек улы ризыгында агулы матдә табыла. Бу вакыт йорт хуҗасының 78 яшьлек әнисе дә өйдә була, ләкин ул  аерым ашап утырган.

Тәлинкәләрдә тәгәрәп йөргән вак тимер шарчыкларны  беренче булып гаилә башлыгы күреп ала. Әмма бу вакытка инде ризыкның күбесе ашалган була. Бу ят матдәләрне ризык әзерләнгән табада да, кәстрүлдә дә табып алалар. Бераздан әти кешенең хәле начарая. Тикшеренүләрдән соң, медицина хезмәткәрләре аның канында терекөмешнең зур күләмдә булуын ачыклый. Бүген бу терекөмешле макаронны ашаган 6 кеше дә табиблар күзәтүе астында. Ә менә башкалардан аерым ашаган 78 яшьлек әби зыян күрмәгән.

Кеше организмына эләккән терекөмеш аксым алмашуга кире тәэсир итә, нерв системасына зыян сала, бөерләрне эштән чыгара, ашказанына, бавырга зыян китерә, нәтиҗәдә, кешенең психикасын бозыла һәм йөрәк-кан тамырлары системасына зур зыян китерергә мөмкин. Организмга терекөмеш күп күләмдә эләккән очракта, кеше исән калса да, инвалид булып кала.

Тикшерү органнары әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр фаразлавынча,  ризыкка терекөмешне өйдәге туганнарның берсе салуы ихтимал. Хокук саклау органнары ачыклавынча, әби кеше еш кына улы белән милек өчен ызгышкан. Берникадәр вакыт элек пенсионерның тормыш иптәше вафат була, үләр алдыннан ул йортны һәм җир участогын  улына язып калдыра. Әби кеше милекне бүлүләрен сорап, судка мөрәҗәгать итә, әмма ул аны оттыра. Моңа үч итеп, әбинең ризыкны агулавы ихтимал, дип фаразлый экспертлар. Бүгенге көндә бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү эше үткәрелә. Йорт хуҗасының әнисенә карата психологик-психиатрия экспертизасы да уздырылачак.

Күптән түгел Арчада да агулану очрагы теркәлде. Үзәк район хастаханәсенә билгесез матдә белән агуланган 18  шәкерт китерелә. Моңа көллияттә укучы бер кызның хушбуе сәбәпче булуы ихтимал, дип фаразлана. Бүген зыян күрүчеләр шифаханәдән  чыгарылган инде. Медицина хезмәткәрләре кызларның хәле хушбуйга булган аллергия аркасында начарланган дип саный. Көллият бинасы һавасында куркыныч матдәләр табылмаган.

Мәрьям Заһиди

  1. Монда ананы гына гаепләп булмый минемчә.Бигрәк тә улы гаепледер кебек.Газиз әнисен,балаларын агуларлык дәрәҗәгә җиткергән өчен.Димәк,әбигә тыныч кына яшәп,дөнья көтәргә бирмәгәннәр.Әгәр дә башы китмәгән булса инде…

  2. Үлсәң ике аршин җир җитә, теге дөньяга берни
    дә алып китә алмыйсың. Әтиләре белеп яздыргандыр улы исеменә. Әбинең башы киткән инде.

  3. Әтисе мөлкәтен улына яздырган бит. Белгәндер инде карчыкның кем икәнен. Үз акылындагы ана балаларын фатир өчен агуламас.

  4. Әстәгъфируллаһ,нинди коточкыч хәл! Әби кешегә 78 яшь булгач, ул улының гаиләсендә яшидер бит. Ничек инде ул үзенең баласын, киленен, оныкларын куркыныч астына куйсын. Әбинең башы эшләми башлагандыр, аны кичекмәстән табибларга күрсәтергә кирәк. Тоз яисә бүтән тәмләткеч салам дип ялгышуы да мөмкин. Зыян күргән гаилә тизрәк терелсен иде,йә, Рабби!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен