Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух! Ай буе ураза тоту кебек фарыз гамәлне зур ихласлык белән үтәгән мөэмин-мөселман кардәшләребез! Рамазан ае сизелмичәдә үтеп китте – олы бәйрәмебез Ураза Гаете җитте.
Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә уразаларыбызны кабул кылса иде. Тоткан уразаларыбыз, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез имин, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде! Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп, ике дөнья бәхетенә ирешергә, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле гомерләр насыйп итсә иде.
Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, һәрбарчабызга да Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын!
Олуг бәйрәмебез Ураза Гаете мөбәрәк булсын!
Рәхмәт һәм мәгъфирәт ае булган изге Рамазаннан соң, алда олуг бәйрәм – Ураза гаете. Коръәндә Аллаһы Сөбеханәкә вә Тәгалә әйтә: “Рамазан шундый фазыйләтле ай – ул мөбарәк айда кешелекне һидаятькә күндерүче, хак белән батылны аеручы Аллаһының сүзе иңдерелде”.
Ураза гаетендә без Аллаһы биргән бу сөенечкә шөкер итәбез, Аңа мактауларыбызны җиткерәбез. Әлеге көнне һәр мөселманга Гает намазы уку, фәкыйрьләргә садака һәм ризык биреп, хөрмәт күрсәтү – саваплы гамәл.
Гает намазына барыр алдыннан таң атканчы, бер татлы җимеш белән ифтар кылына. Бу көнне иртәрәк торып, госел коену, яхшы киемнәр кию һәм хушбуй сөртү күркәм гадәтләрдән санала. Гает өч көн дәвам итә, бәйрәмне туганнар һәм кардәшлар арасында кунакка йөрешеп, тәмле ризыклар пешереп, шатлык белән үткәрү – сөннәттер.
Рамазан аенда мәчетләрдә сафлар саны арта, нәфел намазлары уку, Коръән уку ешая, күпләр ураза тота, Шәүвәл аена чыгу белән бу гамәлләр кимемәсен иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаху галәйхи вәссаләм) әйткән: “Кем Шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ел буе ураза тотканның савабына ирешер һәм Аллаһы бу бәндәнең тәнен тәмугка хәрам кылыр”. Рамазан аенда ниндидер сәбәпләр аркасында тотылмый калган ураза көннәре булган кешеләр башта ул көннәрен тотып, аннан соң Шәүвәл ае уразасын тотса, дөрес булыр.
Исламның ирләрне дә, хатын-кызларны да бер үк дәрәҗәгә куюы һәм мөслимәләргә җәмәгать намазларына катнашырга мөмкинчелек бирүе һәм аларны башка дини йөкләмәләр белән вазифаландыруы, аның хатын-кызларга карата аерым ихтирам биргәнен күрсәтә. Ислам мөслимәләрне өммәт эшләренә катнашуга кызыктырып, мәчетләрдә җыелышу, гает намазларына игътибар бирү, гомумән, җәмәгатьне кайгыртуга чакыра вә аларның хәерле эшләрдә вә өммәт өчен бик мөһим булган гает бәйрәмнәрендә актив булуларын тели.
Пәйгамбәр галәйһиссәлам бөтен халыкны бу бәйрәмнәргә катнашырга чакырган, хәтта намаз укымый торган вакыты булган хатын-кызлар да, өйдә генә утыра торган яшь кызлар да бу олугъ бәйрәмнәрдән мәхрүм калмаска тиеш, дип өйрәткән.
Пәйгәмбәр галәйһиссәламнең хатын-кызны бәйрәмгә чыгару теләге шундый көчле булган ки, ул хәтта берничә бөркәнчеге булган хатын-кызларга бөркәнчеге булмаганнарга биреп торырга кушкан. Өмме Гатыя: “Аллаһы Илчесе безгә, балигъ булган һәм өйдә генә утыручы кызларга да, башкалар белән бергә, Ураза һәм Корбан гаетләрендә катнашырга боерды”.