Җир шарының төрле континентларыннан Мәккәгә җыйналган ике миллион мөселманның хаҗы төгәлләнде. Хаҗ – исламның биш баганасының берсе. Хаҗ сәфәре кылу — сау-сәламәт, балигъ, үз акылында һәм ирекле, юл чыгымнарын күтәрергә мөмкинлеге булган, үзе хаҗда вакытта, гаиләсенә авырлык тудырмаган һәр мөселманның бурычы (фарыз гамәл). Бу гамәлне үз гомереңдә бер тапкыр булса да үтәү зарур.
Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хәдисе моңа дәлил булып тора. Ибне Мәҗаһ туплаган җыентыктагы хәдистә болай дип әйтелә: “Пәйгамбәрдән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аның бер сәхабәсе сораган: “Аллаһның Илчесе, хаҗ кылу ел саен үтәлергә тиешме, әллә гомергә бер тапкырмы?” Аңа Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Бер тапкыр гына, тик кемнең мөмкинлеге бар, аңа (күбрәк тә) мөмкин”, – дип җавап биргән.
Хатын-кыз, 45 яшькә җитмәгән булса, хаҗны ире яки мәхрәм (ир бертуганы, атасы, әтисенең яки әнисенең ир-ат бертуганы, кызының ире) белән генә кыла ала. Өлкәнрәк яшьтә иреннән башка хаҗ кылса да, аның бурычы үтәлгән булып санала. Хаҗ сәфәре кылучы мөселманнар микатка җиткәч, ихрам кияләр. Микат — Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) билгеләгән ихрамга керү урыннары. Алар барлыгы бишәү, хаҗиларның кайдан килүләренә карап, алар билгеле бер урында ихрамга керәләр. Мәккәгә Мәдинә ягыннан сәфәр кылучыларга (россиялеләр шул яктан килә) микат булып Мәдинәдән алты миль, Мәккәдән ун мәрхәл (400 чакрымнан артык) булган Зөл-Хөләйфә дип аталган урын исәпләнә. Хәзерге вакытта бу урын Әбү Гали исеме астында да билгеле. Кем хаҗ яки гомрә кылырга ниятләсә, шушы микатта яки аннан алдарак ихрамга керә. Ихрам ул мөселманның шундый халәте, аның рухы да, тәне дә, киеме дә чиста булырга тиеш. Ихрамга кергәнче барысына да, шул исәптән, хәтта бала тапканнан соң чистарыну (нифас) һәм хәез (айлык күремнәр) халәтендәге хатын-кызларга да госел коену шарт. Ир-атлар ике ак тукыма кисәген кияләр, аларның яңа булуы яхшы, чиста һәм юылган булсалар да, ярый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәләм (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән: “Киемнәрегезнең иң яхшысы – ак киемдер, шуңа да аның белән мәрхүмнәрегезне төрегез һәм дә үзегез дә шундыйны киегез” (Ибне Мәҗаһ).
Тукыманың бер кисәге белән кендектән башлап, тезгә кадәр тәнне уратып алалар. Киемнең бу өлешен изар дип атала. Икенче өлеше – рида, аның белән җилкәне каплыйлар. Тегелгән кием кию тыела, ләкин тегелгән башмаклар кияргә рөхсәт ителгән. Тырнакларны кисү, мыекны кыру, култык астын, касыкны төкләрдән чистарту, чәч алдыру – күркәм гамәл. Ихрамга кергәнче хушбуй сибү дә хуплана. Мөслим имам, мөэминнәрнең анасы Гайшәдән бер хәдисне китерә: “Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) ихрамга кергәндә үзе таба алганнар арасындагы иң яхшы хушбуйларын гына сөртә иде”. Хатын-кызларның ихрам өчен махсус билгеләнгән киемнәре юк, иң мөһиме — киемнең шәригатьчә булуы шарт. Төрле төстәге кием кию рөхсәт ителә, әмма ул бик ачык төстә булып, хаҗиләрнең игътибарын җәлеп итмәскә тиеш.
Аннан соң хаҗга керүнең ике рәкәгать сөннәт намазы укыла һәм күңелең белән хаҗ кылу ниятләнелә. Һәм бу вакытта ният сүзләре әйтелә: “Аллаһүммә инниии үриидүл хәҗҗә фәйәсиирһү лии үә тәккабәлһү миннии” (мәгънәсе: “Аллаһым, мин хаҗ кылырга ният иттем, аны кылуда миңа җиңеллекләр бир, һәм дә минем хаҗымны кабул кыл!»). Аннан соң “Ләббәйкә Аллаһүммә Ләббәйк!”не укыйлар. “Ләббәйкә” сүзләре Пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бирелгән, шуңа да, аны киметергә дә, үзеңнән нидер өстәргә дә кирәкми. “Ләббәйкә” укылмый торып, гәрчә ният кылынса да, бу хаҗ кылу йолаларына керү булып саналмый.
Ихрамга кергән мизгелдән башлап Аллаһы Тәгалә тыйган бар гамәлләрдән дә читләшеп торырга кирәк. Ир-хатын мөнәсәбәтләре, хәтта бу турыда хатыныңа сүз кату да тыела. Төрле бәхәсләргә керү, кыргый җанварларны үтерү тыела, тегелгән өс һәм баш киемнәре, хөффәләр (читекләр) кияргә; йөзне һәм башны капларга, тәнгә һәм киемгә хушбуй сөртергә, баштагы чәч бөртекләрен, биттән һәм тәннән төкләрне алып ташларга, тырнак кисәргә, башны һәм сакалны сабын белән юарга ярамый. Су коенырга һәм киемнәрне юарга, өй, чатыр, зонт күләгәсендә булырга рөхсәт ителә. Ир-атларга каеш белән билне буарга ярый.
“Ләббәйкә”не мөмкин кадәр күбрәк, бигрәк тә вакыт алмашынган саен укырга кирәк. Басып торганда да, утырып торганда да, ятып торганда да, караңгы төшкәндә дә, таң атканда да, калкулыкка күтәрелгәндә дә, аннан төшкән вакытта да, йоклап киткәндә дә, уянганда да, намаз укыгач та “Ләббәйкә”не укырга кирәк. Кыскасы, намаз укымаган һәм вирд башкарылмаган һәр вакытта да, бар җирдә дә “Ләббәйкә” укырга кирәк.
Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Хаҗның савабы – җәннәт” , дигән. Бу әҗергә ирешү өчен хаҗның бөтен гамәлләрен төгәллек белән үтәргә һәм хаҗыңның Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләргә кирәк.
Төрле чыганаклардан Наил Болгарый туплады.
Бик кирәкле һәм мөһим мәкалә.
Кирәкле мәкаләләр язасыз, рәхмәт.
Күбесе белмәдем, рәхмәт