Һәр хикмәтнең башы

Кечкенә генә төрек авылында яшәүче  Хөсәен күрше кызына өйләнә. Туйда бик дини ике кеше дә катнаша. Хөсәен аларның сөйләшкәннәрен тыңлап тора hәм исе китә. Алар яттан Коръәннең зур сурәләрен укып, шуларга күп яклап аңлатма бирәләр. Хөсәен бу аксакаллы галимнәрнең гыйлем камиллегенә ничек ирешүләре белән кызыксына башлый. Алар күп еллар буе Истанбулдагы зур дини академиядә белем алулары турында әйтәләр.

Зөфаф төненнән соң иртә белән Хөсәен үзенең хатынына әйтә: «Миңа егерме яшь hәм әлегә кадәр кирәкле булган бернәрсә дә белмәгәнемне аңладым. Шуңа күрә Истанбулга укырга китәргә телим. Үтенәм, хуҗалыгыбызны hәм әти-әниләремне мин кайтканчыга кадәр кара. Галим булгач, әйләнеп кайтырмын».

Хөсәен берничә атналык юлда булган калага чыгып китә. Ул төрле фәннәрне өйрәнеп, бер укытучыдан икенче укытучыга белем эстәп йөреп, утыз еллык гомерен үткәрә. Илле яшь тулгач, ул иң югары дәрәҗәдәге галимгә генә бирелә торган чапанны киеп, кайтыр юлга чыга.

Кайтканда, авылыннан берничә көнлек юлда урнашкан кечкенә генә салага туктала. Инде кич булганга, мәчеткә намаз укырга керә. Зур галимне  мәчетләрендә күрүләренә авыл кешеләре бик шатланалар. Намаз укыганнан соң, вәгазь сөйләвен үтенәләр. Бөтенесе дә исләре китеп, аның акыллы фикерләрен тыңлыйлар.

Вәгазь сөйләргә үтенгән кешеләрнең берсе  — игенче, Хөсәенне үзенә кунакка чакыра. Кичке аштан соң, ул Хөсәеннән ничек галим булганлыгы хакында сораша. Хөсәен ничек итеп туйның икенче көнендә үк Истанбулга укырга китүе хакында сөйли. Егерме яшьлек егет булып китсә, хәзер инде илле яшьлек ир булып кайтачагын әйтә. Моннан күп еллар элек калдырган дуслары hәм гаиләсе турында сөйләгәндә, Хөсәеннең күзләреннән яшь ага.

— Мин сиңа сорау бирә аламмы? — ди игенче.

-Әлбәттә, ни телисең, шуны сора ,—дип җавап бирә Хөсәен.

-Һәр хикмәтнең башы булып нәрсә тора?

-Бөтен нәрсәгә дә ярдәмне Аллаhтан сорау — менә хикмәтнең башы.

-Юк, бу хикмәтнең башы түгел.

-Хикмәтнең башы — ул бөтен эшләрне Аллаhның бөек исеме белән башлау.

— Бу да дөрес җавап түгел,- дип каршы килә игенче.

Хөсәен утыз ел буе өйрәнгән гыйлеме белән барысын да аңлатырга тырыша, тик игенче аларны кабул итәргә теләми. Ниhаять, Хөсәен игенчедән бу сорауга җавапны үзе беләме икән, дип сорый. Игенче уңай җавап бирә. Хөсәен аннан, һәр хикмәтнең башы нәрсәдән башланганын үзенә дә өйрәтүен үтенә.

— Мин сиңа утыз ел буе кермәгән әйберне бер көн эчендә генә өйрәтә алмыйм. Син бик акыллы hәм чын күңелдән Аллаhка бирелгән кеше. Сине хикмәтнең тамырына бер елда өйрәтермен hәм әйтермен, дип ышанам. Бар шундыйлар — алар никадәр өйрәнергә теләсәләр дә, өйрәнә алмадылар.

Хикмәтнең башын белү өчен Хөсәен бер ел игенчедә калырга була. Икенче көнне игенче, аны үзе белән кырга алып китә. Алар шулкадәр күп эшлиләр, хәтта Хөсәеннең, өйгә кайтканда, хәле беткән була. Аның гомерендә бер тапкыр да, шуның хәтле күп эшләгәне булмый. Ул моны хикмәтнең нәрсәдән башланганын белү өчен эшли. Игенчедән аның турында кайчан гына сорамасын, ул аңа гел көтәргә куша. Менә бер ел үтеп китә. Хөсәен игенчедән һәр хикмәтнең башы нәрсә икәнлеген сорый.

Игенче аңа:

-Иртәгә иртән әйтермен, — ди.

-Моның өчен аңа шуның кадәр аз вакыт кирәкмени? — дип куя Хөсәен.

-Аның турында кыскача сөйләп була, ләкин аңлар өчен бик күп вакыт кирәк.

Иртә белән, иртәнге аштан соң, игенче үзенең хатынына, алар өчен мәртәбәле булган кунакка сәфәргә ризык әзерләргә һәм аңа бераз яңа гына пешкән икмәк, җиләк-җимеш һәм ит салырга куша.

-Ризык турында оныт, — дип кычкыра Хөсәен.- Бары миңа һәр хикмәтнең башын гына әйт.

-Сабыр бул, — ди, кунагы өчен күчтәнәч әзерләп йөрүче игенче.

Хөсәен, сабырсызланып:

-Мине алдарга тырышма. Бер ел буе ишәк кебек хезмәт куйдым, бары тик һәр хикмәтнең башын белер өчен генә. Әйт, нәрсә ул?

— Сабырлык,- дип җавап бирә игенче.

— Юк, мине тагы көтәргә мәҗбүр итмә,- дип үтенә Хөсәен.- Син миңа хәзер үк әйтергә тиеш!

Игенче Хөсәенгә таба борыла һәм бик җитди итеп әйтеп куя:

-Һәр хикмәтнең башы — сабырлык.

Хөсәен, ярсынып:

-Син миннән тиле ясадың һәм хезмәтемне кулландың. Сабырлык турында язылган тулы бер китап сөйли алам. Коръәндәге сабырлык турында язылган һәр юлны беләм.

Игенче аңа җавап бирә:

-Синнән бер ел элек һәр хикмәтнең башы нәрсәдән башланганлыгын сорагач, җавап бирә алмадың. Җавапны белер өчен бер ел буе миндә торасыңмы, дип сорагач, ризалаштың. Ул вакытта соравыма җавапны син аңларлык түгел идең әле. Ел буе сине сабырлыкның нәрсә икәнлегенә һәм әһәмиятле әйберне белер өчен ничек сабыр булырга кирәклегенә өйрәттем. Үзеңнең ачы тәҗрибәңдә сабырлыкның ни икәнен белдең. Һәм бу, чыннан да, сиңа бер фән булып хезмәт итәчәк. Үзенең белемнәрен һәм акылын тормышта куллана белмәгән галим ишәккә тиң ул…

Бу гади генә игенче түгел иде. Бу чын укытучы, дөресрәге, аны тыңларга әзер булган кешеләрне дөреслеккә өйрәтүче рухи остаз иде. Аның ярдәме белән Хөсәен утыз ел буе алган белемнәрен гамәли тормышта кулланырга өйрәнде.

Хөсәен, иртән ишеткәннәре турында уйлап, әкрен генә авылына таба юл тотты. Туган йортына кайтып җиткәндә, инде караңгы төшкән иде. Тәрәзәгә карагач, кинәт бер яшь кенә егет белән утыручы хатынын күреп алды. Хатыны егетне бер кулы белән кочаклый, ә икенчесе белән чәченнән сыйпый. Хөсәен тетрәнде һәм үзе булмаган вакытта хатыны икенче кеше белән тора башлаган, дигән уй аны ярсытып җибәрде. Хөсәен өенә кайткан вакытта караклардан сакланыр өчен Истанбулда сатып алган угын кулына алды. Ул  аларның икесен дә атып үтерергә теләгән иде.

Кинәт ул бер ел буе дәвам иткән сабырлык дәресен исенә төшерде. Кешенең гомерен өзү — гади нәрсә түгел. Хөсәен башта барысын да ачыкларга, соңыннан гына бу мәсьәләгә чишелешне табарга ниятләде. Ул кешеләр кичке намазга җыела башлаган авыл мәчетенә таба китте. Авыл халкын, бөек галим киеменә төренгән Хөсәеннең тышкы кыяфәте, бик гаҗәпкә калдыра. Алар аны бик мәртәбәле итеп каршылыйлар. Хөсәеннән өлкән булган картларның күбесе инде гүр ияләре булганнар. Дусларының инде оныклары үсеп килә.

Шул вакытта галим сорап куя:

-Моннан бик күп еллар элек Истанбулга киткән Хөсәен исемле кеше хакында берәр нәрсә беләсезме?

Бер ир җавап бирә:

-Менә инде утыз ел буе, аның турында бернәрсә дә ишеткәнебез юк. Ул туйдан соң икенче көнне укырга киткәч, аның хатынына бер дә җиңел булмады. Икесе бергә үткәргән бердәнбер төннән соң ул балага узды. Улын аякка бастыру өчен бөтен көчен куйды. Ире турында бернәрсә белмәсә дә, малаен үстерде, аңа белем бирде. Ул безнең имам һәм укытучыбыз. Тиздән кичке намазга килергә тиеш.

Бу сүзләр Хөсәенне тетрәндерә. Ул үзенең хатынына һәм улына төшкән сынауларны уйлап, кинәт елап җибәрә. Мәчеткә имам киемен кигән, матур гына бер яшь егет килеп керә. Хөсәен өендә күргән егет шул була инде.

Намаздан соң, Хөсәен үзен сабырлыкка өйрәткән рухи остазы авылы ягына юнәлеп тезләнә һәм әйтә:

-Мең рәхмәтләр, мең фатихалар сиңа, минем беркем белән дә чагыштыргысыз укытучым!

Янына җыелган халык бу сәер гамәлнең нәрсә аңлатканын сорый. Хөсәен аларга үзенең башыннан узганнарны сөйләп бирә. Ахырдан үзенең ел буе бер акыллы игенчедән сабырлыкка өйрәнеп, булачак һәлакәттән сакланып калганын әйтә. Ул янында басып торган улын кочаклый һәм алар өйләренә кайтып китәләр.

Хөрмәтле дустым! Хөсәен белән булып узган бу тормыш вакыйгасында бик күп гыйбрәтләр бар. Беренчедән, гыйлем алу — бөек дәрәҗә бирүче гамәл булса да, әгәр дә ул тормыш тәҗрибәсе белән ныгымаса, аның бернинди файдасы да калмый. Гыйлеме булган, әмма тормыш тәҗрибәсе булмаган кеше үле кебек. Үленең бөтен әгъзалары урынында булса да, аларны хәрәкәт иттерүче һәм җанландыручы җан булмагач, аның бернинди дә файдасы булмый. Тән җан белән генә камилләшкән кебек, гыйлем дә тәҗрибә белән генә камилләшә. Кызганычка, бүген Хөсәен дәрәҗәсендә галим, дип аталган мәгълүмат ияләре бик күп. Аларны читтән тыңлап торганда, кошлар кебек сайрыйлар. Әмма ул сайрауларында җан, рухилык юк, тыңлаучыларны изгелеккә дәртләндерүче нур юк. Чөнки бу былбыл кебек сайраучылар мәгълүмат алу һәм алган белемнәрен башкаларга аңлату, җиткерү белән генә шөгыльләнәләр. Тормыш тәҗрибәсе эстәмиләр, белемнәре белән нәфесләрен тәрбияләмиләр. Һәм кайбер вакытта гади игенчедән дә хикмәтсезрәк булып калалар.

Икенчедән, чыннан да, һәр уңышлы эшнең башы, сабырлыкка нигезләнә. Хөсәен остазының: «Һәр хикмәтнең башы — сабырлык», дигән сүзнең мәгънәсе кешеләрнең бөтен тормышларында чагыла. Сабырлыксыз бер нәрсә дә эшләп булмый: гыйлем дә эстәп, мал җыеп та булмый. Сабырлыксыз хөрмәтле әти-әни һәм бала да булып булмый, остаз һәм шәкерт тә булып булмый. Сабырсыз диндар булып Аллаһка да якынаеп булмый, гөнаһлардан да сакланып һәм арынып булмый. Сабырлыксыз дөнья һәм ахирәт уңышларына да ирешеп булмый.

Әй сөекле дустым! Һәрвакытта гыйлем ал, тәҗрибә тупла, үз өстеңдә эшләүне онытма, сабырлык сыйфаты белән сыйфатланучы бул.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әй, иман китерүчеләр» (һәр хәлегездә) таянучы булыгыз, намазга һәм сабырлыкка. (Һәм белегез), чынлыкта Аллаһы Тәгалә сабыр итүчеләр белән бергә».

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин,

Казанның «Шамил» мәчете имам-хатыйбы

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен