Кешенекенә караганда 1,5 тапкырга күбрәк

Җәйнең матур мәле җитте. Шул чорның истә калырлык бер вакыты —  урман-болыннарда җиләк пешүе. Иң элек каен җиләге өлгерә. Аның үзенә генә хас бер тәме, бер ис-хушы бар. Каен җиләге тәмен онытылырлык түгел. Мөгаен, кечкенәдән ашап үскәнгәдер. Көтү йөргән җирләрдә бигрәк күп була торган иде. Малларның тизәге шәп ашлама булган, күрәсең. Хәер, бу татлы җиләкне хәтта динозаврлар да ашаган икән. Археологлар акбур чоры калдыкларында каен җиләге эзләренә тап булган. Бу мезозой эрасында, 70 миллион ел элек дигән сүз!

Динозаврлар күптән үлеп бетте инде. Ә менә 1900 нче елны каен җиләге Американың Пасадина шәһәре халкын ачтан коткарган. Ул елны биредә көчле давыл үстергән уңышка зыян сала. Шәһәр халкы бушап калган мәйданнарга каен җиләге утырта һәм кыска вакыт эчендә уңышны җыеп алып, ач үлемнән котыла. Шушы хәлдән соң каен җиләге шәһәрнең рәсми символына әверелә.

Күз алдыгызга гына китерегез: ДНК анализы бу кечкенә җиләкнең геномы кешенекенә караганда бер ярым тапкырга күбрәк икәнен күрсәткән. Ул 34 809 генга ия! Җиләк кенә димә! Тикшерүчеләр каен җиләге геномының һәр «хәрефен» уртача 39 тапкыр укып чыкканнар. Галимнәр нинди геннар тәм өчен, кайсылары туклану, ниндиләре өлгерү өчен җавап биргәннәрен дә ачыклаган. Шунысы кызык – кальций күләме буенча каен җиләге башка җиләк-җимешләр арасында беренче урында. Аның составында тимер элементы кара җимешкә караганда берничә тапкырга, ә йөзем белән чагыштырганда 40 тапкырга артыграк. Ашамас җиреңнән ашарсың.

Каен җиләгенең дәвалау сыйфатлары борын заманнарда ук билгеле. Безнең борынгы бабаларыбыз, табигать үзе үк җиләкләрнең, чәчәк һәм яфракларын кеше әгъзаларына охшатып, аларның нинди авыруларга ярдәм итүен күрсәтә дип уйлаган. Игътибар иткәнегез бармы икән — каен җиләге йөрәккә охшаган. Шуңа да аны йөрәге авырткан кешеләргә ашарга кушылган. Ә менә XVIII гасырда яшәгән швед табибы һәм ботаника белгече Карл Линней, каен җиләген күп ашап, буыннарда тоз утыру авыруыннан тулысынча дәваланган. Бүгенге чорга кадәр бу үсемлек төрле илләрнең халык медицинасында иң киң таралганы булып санала.

Каен җиләгенең файдалы үзлекләре фән белән дә исбатланган. Ул организмны ныгыта, салкын тию, йөрәк, ашказаны, эчәк, бавыр, ревматизм, буын авыруларыннан  саклый. Бу нигъмәттә күп санда аскорбин кислотасы, каротин, В1, В2, РР витаминнары, пектин, кобальт тозлары бар. Фолий кислотасы да бик мулдан. Хәлсезлек, склероз, кан басымы югары яки түбән булган кешеләргә дә каен җиләген ашарга киңәш ителә. Ул гына да түгел, бу ризык бавырдагы һәм бөердәге ташларны чыгара. Азканлылык, организмда тимер, кальций җитешмәсә — каен җиләге менә дигән табигый дару. Өстәвенә сусаганны да баса. Моннан кала, җиләкнең согын лосьон итеп кулланып бит тиресен дә чистарталар. Ул аны таплардан, сипкелләрдән, бетчәләрдән арындырырга ярдәм итә. Каен җиләге  җыерчыкларга каршы да кулланыла. Медицинада аның яфракларын да файдаланалар.

Бер уч каен җиләге ашасаң, кыш буе авырмассың дигәннәр. Шулай булгач, кәрҗинегезне алыгыз да урманга каен җиләге артыннан китегез. Әле бетмәгән, ди.

Мәрьям Заһиди

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен