Үрмәкүчнең файдасы бар!

Татар халкында шундый бер тыю яши – үрмәкүчләрне үтерергә ярамый. Мин  бәләкәй чакта, йортта яки келәттә өйалдында үрмәкүч күрсәм, аны ничек тә булса урамга чыгарып җибәрергә тырыша идем. Әни миңа “үрмәкүчләрне үтерергә ярамый – үтерсәң хат килми”, дия торган иде. Ә ул вакытта хат бердәнбер аралашу чарасы. Германиядә хезмәт итүче Тәлгат абыемнан килгән хатны туганнар белән бергә җыелып укый идек.

Әти-әнинең сүзе безнең өчен  закон. Аларның сүзләрендә хаклык булганына  мин тагын бер инандым. Галимнәр йортта үрмәкүч  яшәүнең кешеләр өчен  файдалы булуын ачыклаганнар. Алар кешегә зыян китерүче корткычларны аулыйлар икән. Американың Төньяк Каролина  штаты университеты галиме  Мэтт Бертон шәһәр  һәм авылдагы 50 йортта тикшеренү үткәргән. Аларның һәркайсында да үрмәкүчләр яшәгән. Галим күбесенчә бу йортларда пәрәвез үрүче бөҗәкләрнең   яшәвен ачыклаган. Алар ятьмәләренә  эләккән бар нәрсәне дә ашап баралар. Пәрәвезгә эләккән чебеннең ничек тыпырчынганын күргәнегез бардыр. Гадәттә алар ятьмәсенә авыру таратучы корткычлар – озынборыннар, чебеннәр һәм башка шундый вак бөҗәкләр  эләгә. Кан эчеп туйган озынборыннарны гына аулаучы үрмәкүчләр дә бар икән. Шул бөҗәкләрне аулап, үрмәкүчләр йортны авыру таратучы паразитлардан саклыйлар икән бит! Үрмәкүчләрне  үтереп, без үзебезне саклаучы “санитарларны” юкка чыгарабыз, димәк. Алар безнең сәламәтлегебез өчен тырыша торган бөҗәкләр булып чыкты. Шушы хәлне белгәннән соң, ничек инде аларны үтерергә була?  Үрмәкүчләр барысы да агулы бөҗәк булса да, кешегә алар куркыныч тудыра  алмый. Тешләре дә тән тиресен тешләрлек көчле  түгел.  Адәм баласына бары тик ике төр үрмәкүчтән  генә сакланырга кирәк – каратол (черная вдова) һәм локсосцелестан. Алар  кешегә зыян салулары ихтимал.

Үрмәкүчләр кешедән качарга тырышалар,  без алар өчен куркынычрак икәнен сизәләр, күрәсең.  “Әгәр дә сез үрмәкүч белән бер өйдә яши алмыйсыз икән, аны үтергәнче,  урамга чыгарырга тырышыгыз”, ди Мэтт Бертон. “Ул башка урын табар, сез дә канәгать калырсыз. Әгәр дә инде  үрмәкүч белән бер өйдә яшәргә  риза булсагыз, аңлагыз, бу сезнең  өчен  файдага гына. Хәтта өегездә үрмәкүч күрмәсәгез дә, ул анда бар. Үзең дә яшә, башкаларга да яшәргә мөмкинлек” бир принцибының беркемгә дә зыян салганы юк әле”, ди галим.

Бу мәкаләне язгач, шуңа игътибар иттем әле — безнең фатирда бер үрмәкүч тә юк  икән бит. Тыныч, ышык урыннарны махсус карап чыктым, бер генә пәрәвез дә тапмадым. Хәзер, җәйге челләдә,  озынборыннар  өйдә көтүе белән очып йөреп, төн йокысын качырган  бер мәлдә,  үрмәкүчләрнең файдасы бик тияр иде дә, алар юк шул инде. Озынборыннардан  котылабыз  дип “Раптор” ише химик препаратлар кулланып, үрмәкүчләрне дә үтереп бетергәнбез, күрәсең.  Ә озынборыннарның  исә хәзер “Раптор”га исләре дә китми. Димәк, алардан котылу  өчен тагын да куәтлерәк химия препаратлары  уйлап табачаклар. Ә ул кеше өчен файдалымы, әллә зыяны күбрәкме икәнен уйлап та каручы юк.

Наил Болгарый.        

    1. Дорес , минем нэнэй дэ урмэкучлэрне утерергэ ярамый, аларнын файдасы бар дия иде. Чынлап шулай икэнен дэ белэм. Яны киселгэн ярага урмэкуч оясын ябып бэйлэсэн, канда тиз туктала, яра да тиз тозэлэ.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен