Догаларның кабул була торган вакыты

21 августта бөтен дөнья мөселманнары  Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә бәйрәм ителә. Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә иртәнге сәгать бишенче яртыда  башлана. Гает намазы – иртәнге биштә укылачак, ин ша Аллаһ.

Корбан бәйрәме – ислам дөньясындагы иң олы ике мөбарәк бәйрәмнең берсе. Якынлашып килүче олы бәйрәм һәрберебезнең күңелләренә иман нуры өстәсә иде. Бу көн гөнаһларыбызның ярлыкануы, Аллаһ тыйганнардан тыелу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне буларак кадерле. Бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, исламның хак дин булуына тагын бер кат инанып мохтаҗларга, ятимнәргә, төрле бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм итү, туганнарыбыз, күрше-күләннәребезнең хәлләрен белешү саваплы гамәлләрдән санала. Гает көнне тагын нинди саваплы гамәлләр кылырга мөмкин? Беренчедән, гает намазына сәхәрдән соң уразадагы кебек ашамыйча-эчмичә бару — бик күркәм гамәл. Гает намазы укып кайткач, беренче корбанның каны җиргә таму белән, ризык кабу бик тә саваплы. Корбан шулпасын авыз итәргә дә мөмкин.

Байлыгы көмеш нисабы белән 595 граммга җиткән кешегә корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамәл. Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, быел 18500 сум дип билгеләнде. Димәк,  гаиләдә 18 500 сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китә һәм өч көн дәвам итәчәк. Өченче көннең кояшы баер алдыннан  корбан чалу төгәлләнә. Корбанны кич һәм төнлә бугазлау ярамый.

Гает — ул сөенеч көне, догаларның кабул була торган вакыты. Ә дога кабул булсын өчен, без Аллаһ риза булырлык гамәлләр кылырга тиешбез. Хәзрәтләр намазларны укыгач, гает сәдакасы таратырга, каберләрне зиярәт кылырга, Коръән укырга киңәш итәләр. Әҗәте булган кешегә корбан чалу вәҗеб түгел. Әҗәткә кермичә генә корбанлыгын булдыра алган кешегә корбан вәҗеб хөкемендә. Әҗәтенең түләве дә кот очарлык булмаган кеше, сарык суеп, аны гаиләсе өчен тота ала. «Кешенең гаиләсе урта хәллеләрдән түбәнрәк икән, корбан итен гаиләсе өчен кулланса да, үзе ашаса да, Аллаһы Тәгаләгә якын булыр. Бу гамәлне үтәүченең кальбе чистара. Итне өләшеп бетерергә дигән сүз түгел», — ди, Татарстанның Баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев.

«Дога-теләкләребез кабул булсын дисәк, мөмкинлеге булган һәр кешегә корбан чалырга кирәк», — ди Җәлил хәзрәт. Корбан чалынмый икән, нинди генә теләк теләсә дә, аның кабул булуы шикле. Чөнки адәм баласы ваҗеб гамәлне үтәмәгән була. Шуңа күрә бәйрәм көннәрендә сәдакалар бирергә, туганнарыңның хәлен белергә, ятимнәргә барырга, аларны сөендерергә кирәк.

Корбан чалу һәркем өчен дә мәҗбүриме? Ул ничек башкарыла?

Нисабы 18500 сумга җиткән, акыллы, балигъ яшенә җиткән һәм  мосафир булмаган мөселманга корбан чалу ваҗибтыр, ягъни мәҗбүридер. Әгәр дә инде мөмкинлеге булмаса, гөнаһ юк. Корбан чалу мәҗбүри булган очракта корбан бер кеше исеменнән генә чалына һәм ул үз гомеренә бер тапкыр гына түгел, ә бәлки мөмкинлеге булган һәр елны чалынырга тиеш.  Аллаһның илчесе галәйһиссәлам: “Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын”, – дип кисәткән. Хайванны чалыр алдыннан, малны кыйблага каратып яткыралар,  корбанлыкның иясе яки чалучы мөселман хайванга карап, түбәндәге доганы укый: Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән).

Мәгънәсе: “Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит.”

Шуннан соң: Йә, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип,«Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр», дип малны чалу тиешле.

Корбанны хуҗа кеше үзе чалса әйбәт. Догасын гарәпчә укый алмаса: «Йә, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз — барысы да Синең ризалыгың өчен генә. Синең һич тиңдәшең юк», — дип әйтсә әйбәт була. «Йә, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», — дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», — дип, корбан чалганда бернинди гөнаһ та юк. Аннары: “Әй, Раббым! Ошбу хайванны Синең әмерең буенча чаламын. Әй, Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!” – дип ниятләп, корбанлык бугазы киселә.

Әгәр төрле сәбәпләр аркасында кеше бу эшне башкара алмый икән, башка берәүгә тапшырып, карап тора ала. Тик өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, чалучы кеше мөселман булырга тиеш. Икенчедән, корбан чалучының: “Әй, Аллаһ, бу корбанны фәлән улы фәләннән, яисә фәлән кызы фәләннән кабул ит”, – дип әйтүе кирәк. Өченчедән, чалучы кешегә  корбанның ите белән түләргә ярамый.

Кайбер гаиләләр корбанны Гает намазына кадәр чалып куя. Болай эшләү дөресме?

Гает укылганчыга кадәр чалынган корбан дөрес булмый. Моның турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салаллаһу галәйһи вәссәләм) әйтеп калдырган: “Кем гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу йөкләмәсе аның өстеннән төшмәс”.

Корбанлык өчен нинди хайваннар ярый?

Пар тояклы – кәҗә, сарык, дөя, сыер кебек хайваннар кирәк. Каз, үрдәк, күркә кебек кошларны, атларны чалырга ярамый. Шулай бер күзе сукыр, йөри алмаслык аксак, бер колагының, я бер мөгезенең, я койрыгының өчтән бер өлеше киселгән; колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килсәк: дөягә – биш, үгез яки сыерга – ике, кәҗә белән сарыкка бер яшь тулу шарт. Куй сарыгы (бу бары шушы малларга  гына карый) бик зур һәм симез булып, бер яшьлекләреннән аерылмаса, алты айлыкларын  чалу да ярый. Бу кагыйдә эре малларга кагылмый. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк. Сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя – җидешәр кеше өчен (күп дигәндә). Шулай ук берүзеңә яисә кешеләр җидедән ким булганда бер сыер, бер дөя корбан чалу да дөрес. Әгәр араларыннан берсе ит өчен катышса, һичберсенең өлеше корбаннан хисапланмас.

Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүлергә?

– Җиде кеше бер хайванны корбан кылганда, ит үлчәү белән килограммлап бүленергә тиеш, кисәкләп чама белән бүлү дөрес түгел. Аллаһның илчесе галәйһиссәлам шулай аңлаткан: “Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз”. Бай кеше корбанныӊ итен өч кисәккә бүлеп, бер өлешен фәкыйрьләргә өләшү,  икенче өлеше белән кунаклар сыйлау һәм өченче өлеше белән өй җәмәгатьләрен хөрмәт кылу мөстәхәб (саваплы) санала. Бай булмаган кешегә өй җәмәгатьләрен генә хөрмәт кылу да дөрес. Ә тиресен исә сатып, акчасын сәдака итеп бирү саваплы. Сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту дөрес түгел. Әмма сатмыйча күн итеп яисә тун тегеп куллану дөрестер.

Сыерны корбанга чалганда җиде кеше арасына мәрхүмнәрне кертергә ярыймы?

Мәрхүмнең өлешен сәламәт кешеләрнең корбанына катыштыру хупланмый.

Корбан чалдырмыйча акчасын гына мәчеткә яки мескеннәргә бирергә ярыймы?

Корбан чалу – кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Корбан чалуны акча биреп кылына торган гыйбадәткә әйләндерү дөрес түгел.

Әгәр кеше кушылган көннәрдә корбан чалып өлгермәсә, нишләргә?

Гозерсез сәбәпләр белән гает көннәрендә корбан чала алмаган кешегә корбанлыгын яки аның бәясен фәкыйрьләргә сәдака итеп бирү тиешле.

Корбан чалу турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салаллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: “Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”.

Төрле чыганаклардан  Наил Болгарый туплады.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен