Башка бер пәйгамбәргә дә мондый кичә бирелмәгән

Ислам динендәге мөбарәк кичәләрнең иң кыйммәтлесе — Кадер кичәсе, Рамазан шәриф аендагы бер кичә. Тик аның  Рамазанның кайсы кичәсендә булганы тәгаен билгеләнмәгән.

Имам Әгъзам Әбү Хәнифә мәзһәбендә ул Рамазанның  27 нче кичәсенә туры килә дигән мәгълүмат бар. Гомумән алганда, Кадер кичәсе, Рамазанның 20 нче көненнән алып 30 нчы кичәләрендә булыр, диелә.

Коръән Кәрим нәкъ шушы кичәдә иңдерелә башлый. Хәдис шәрифтә:“Кадер кичәсенә инанып, савабын өмет итеп, гыйбадәт кылганнарның бөтен гөнаһларын Аллаһы Тәгалә гафу итәр”, — диелә. Бу мөбарәк кичәне гыйбадәттә үткәрү күркәм гамәлләрдән санала. Каза намазлары кылу, Коръән Кәримнән сүрәләр, догалар уку, тәүбә итү, садака бирү һәм башка саваплы гамәлләр — болар барысы да бу кичәгә хөрмәт күрсәтү дигән сүз. Гөнаһлардан читләшү дә хөрмәт күрсәтүнең бер мисалы.

Кадер  кичәсенең өстенлеген Аллаһы Тәгалә “Кадер” сүрәсенең 5 нче аятендә тасвирлый:

“Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син белмисеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте белән, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, җир йөзенә бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе — иминлек кичәсе, таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр”.

Коръән Рамазан аенда Кадер кичендә дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелә. Аннары Җәбраил фәрештә аятьләп Мөхәммәд пәйгамбәргә (салаллаһу галәйхи вәссаләм) китереп тора.

Кадер кичәсе бик кадерле булганга, Аллаһу Тәгалә кешеләр һәрвакыт гыйбадәттә булсыннар өчен, аның кайчан икәнен катгый белдермәгән. Димәк, бу кичәне көткәннәргә Рамазанның күп кичләрендә гыйбадәт кылу фарыз.

Кадер кичәсе көне ачык, җиләс булыр, бик салкын да, бик эссе дә булмас. Кайбер галимнәр әйткәнчә, бу  кичтә этләр дә өрмәс, иртә таңда кояш кызыл булып, күзләрне чагылдырмыйча калкыр.

Кадер кичәсе Мөхәммәд (салаллаһу галәйхи вәссаләм)  өммәтенә махсус бер кичәдер. Башка пәйгамбәрләргә мондый кичә бирелмәгән. Бу кичәнең мең айдан да хәерле булганын дин галимнәре болай аңлаталар:

Рәсүлуллаһ (салаллаһу галәйхи вәссаләм)  беркөн сәхабәләренә Бәни Исраил каумендәге  Шәмгун исемле бер адәмнең кылычын тагып мең ай (80 елдан артык) Аллаһ юлында җиһад итүе хакында аңлаткач, сәхабәләр хәйран булып, гаҗәпләнеп: “Бу кыска гына гомеребездә без моңа ничек ирешербез?” –дип  сорыйлар. Рәсүлүллаһ та бу  хәлгә хәйран булып, Аллаһудан: “Минем өммәтемнән дә берәү шундый булса иде”, — дип үтенәсе килә. Шуннан соң ул дога кыла: “Я, Раббым, минем өммәтем гомер ягыннан бик кыска гомерле, гамәл ягыннан иң аз әйләдең”, — ди.

Шулчак Аллаһы Тәгалә:“Кадер кичәсе мең айдан да хәерледер”, — дигән аять иңдерә, Кадер кичәсен аңа бирә. Пәйгамбәрнең мөбарәк теләген куәтләндереп боера: “Әй, Хәбибем, Кадер кичәсе синекедер, вә өммәтемнекедер. Бәни Исраилдан булган вә Аллаһ юлында мең ай җиһад иткән ул кешенең гамәленнән хәерледер. Кыямәткә кадәр һәр Рамазан шәрифтә бер тапкыр килер”.

Кадер кичәсе хакындагы хәдис шәрифләрдә болай әйтелә:“Кадер кичәсендә бер тапкыр «Иннә әңзәлнәһү» сүрәсен укыган  (кеше) башка заманнарда Коръән Кәримне даими укучыдан да сөйкемледер”; “Бу кичәдә көтүче сарык савып алган вакыт кадәр булса да гыйбадәт иткән кеше (ягъни тиз генә намаз укып алган) бер ай дәвамында бөтен кичәләрне таңга кадәр гыйбадәттә булучыдан да кыйммәтледер”;

“Кадер кичәсендә өч тапкыр “Ләә Иләәһе иллаллаһу” әйтүченең беренчесендә -гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә — җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә — җәннәткә керер”; “Кадер кичәсендә «Кадер» сүрәсен укыган кеше Коръән Кәримнең дүрттән берен укыган кебек булыр» (ягъни моның савабына ирешер).

Хәзрәте Гайшә радыйаллаһу гәнһә: Рәсүлүллаһтан (салаллаһу галәйхи вәссаләм)  сорадым: “Әгәр Кадер кичәсенә ирешсәм, анда нәрсә укыйм?” Пәйгамбәребез:”Аллаһүммә иннәкә гафуун тухиббуль гафуа фаг-фуганни”, догасын укырсың”, — диде.

Мәгънәсе: “Я Рабби, Син гафу итүче, гафу итүне сөясең, мине дә гафу ит”.

Аллаһның Рәсүле боерды: “Кадер кичәсе килгәндә, Җәбраил фәрештә җәмәгать җыелган вакытта төшәр. Намаз кылырлар, аякта яки утырып, Аллаһуны зикер итәр, һәркемгә сәлам бирер”.

Бу җәһәттән Әбү Һүрәйрә төзегән җыентыкта болай диелә: “Кадер кичәсе килгәч, бик күп санда фәрештәләр җир йөзенә төшәр. Аларның иңүләре өчен күп ишекләр ачылыр, нурлар күтәрелеп яктырыр.  Бөек бер Аллаһуга юнәлгән колның йөрәгендә илаһи көч, кодрәт әсәренең серләре күренер”.

Хәзрәте Фатыйма радыйаллаһу гәнһә Рәсүлебездән сорый:

-Әй, әтием, ирләрнең һәм хатыннарның ул кичәдә гыйбадәт итәрлек көч-кодрәте булмаган зәгыйфьләре нишләр?

-Ястыкларын куеп, аңа таянып, бу кичәдә берәр сәгать утырырлар вә Аллаһуга дога кылырлар…

Хәзрәте Гайшә риваять итә: “Аллаһның Рәсүле боерды:

-Кем Кадер кичәсен гыйбадәттә үткәрсә, ул кичәдә намаз кылса, вә тәүбә-истигъфар итсә, Аллаһ аны мәгъфирәт итәр, Аллаһының рәхмәтенә ирешер. Җәбраил фәрештә аңа ефәк канаты белән кагылыр. Җәбраил кемне дә булса канаты белән сыпырса, ул җәннәткә керер…

Мөхтәрәм мөселманнар! Изге Рамазанның соңгы көннәрендә гөнаһлардан качыйк, начар гамәлләр кылмыйк! Ярамаган эшләр белән, буш сүзләр сөйләп  вакытыбызны исраф итмик! Күбрәк Коръән  укыйк, зикерләр-тәсбихләр әйтик, салаватлар белән күңелләребезне чистартыйк! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны  кабул кылсын!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен