5-7 яшьлек бала белән сөйләшү

Бала тууга ук сезнең тавышны ишетә. Сез аңа “әни”, “әти” сүзләрен өйрәтәсез, нәрсә яхшы, ә нәрсәнең начар икәнлеген аңлатасыз. Шуңа күрә сез аның өчен иң ышанычлы кеше. 5-7 яшьлек балалар белән сөйләшү әллә ни кыенлык тудыйрмый. Яшүсмер балаларга караганда, алар күпкә ачыграк һәм сөйләшүчәнрәк.

Гадәттә әлеге яшьтә балалар сөйләшеп туя алмый. Әңгәмәне башлап кына җибәрергә кирәк. Сөйләшүне башлар алдыннан аның кайда һәм нәрсә турында булырга тиешлеген уйлагыз. Америка психологлары ата-аналарга балалары белән йоклар алдыннан әңгәмә корырга кушалар. Ләкин татарларның беркайчан да йоклар алдыннан сабый белән чөкердәшергә вакытлары булмаган, без һәрвакыт балалар белән эш арасында сөйләшәбез. Шуңа күрә ашарга пешергәндә, өйне җыештырганда балагызны мультфильм карарга кертеп җибәргәнче, рәхәтләнеп сөйләшеп алыгыз. Ул сезгә комачауламас, сезнең яныгызда булганда ярамаган эшләр дә эшләмәс. Шулай ук чәй эчкән вакытта да, аралашып алсагыз була, чәй үзенә күрә бер мохит тудыра бит.

Балагыз мәктәп яшенә җиткән булса, мәктәп турында сөйләшегез. Ул әле мәктәп тормышын үзе өчен ача гына һәм бу аңа бик кызыклы. Күбрәк укыган саен аңарда өй эшләреннән, укытучылардан тую хисе барлыкка килергә мөмкин. Ләкин бу әлбәттә инде беренче сыйныфта түгел. Шуңа күрә мәктәп яшендәге балагыздан “Мәктәптә нәрсәләр булды?”–  дип сорый аласыз. Алга таба инде аны тыңларга гына кала. Ул сезгә сыйныфташлары, укытучылары турында, кемнең ниләр эшләгщнен сөйләячәк, чөнки ул – аның тормышы.

Шундыйрак темага сез балалар бакчасына йөргән кыз яки улыгыз белән дә сөйләшә аласыз: “Балалар бакчасында нинди яңалыкларың бар?” Бу, алда әйтеп үтелгәнчә, әңгәмәне башлар өчен генә кирәк, алга таба сез үзегез теләгән теманы күтәреп чыга аласыз.

8 яшькә кадәр бала абстаркт төшенчәләр белән эш итә белми. Ул үзе күргән хәлләрдән генә чыгып эш итә. Шуңа күрә аңа мәхәббәт һәм нәфрәт, матурлык һәм начарлык турында аңлатырга кирәк. Аңа боларны аңларга бары тик сез генә ярдәм итә аласыз. Шуңа күрә эш вакытында да, бергә паркта, урамда йөргәндә, бакчага/мәктәпкә барганда һәм кайтканда аның күңеленә тигән әйберләр турында сөйләшегез. Ни өчен ул Алинәнең яңа зур бантикларын күргәч, үзендә сәер хис тойган? Ул хис ничек атала? Аны бетереп буламы? Аңлагыз, балагыз әкренләп кенә зур тормыш белән очраша башлый, ә тормышны аңлау зур кешеләр өчен дә шактый катлаулы. Сез аңа үзегезнең гомер буе җыелган белемнәрегезне җиңел итеп аңлатырга, яшәешнең матур якларын күрергә өйрәтергә тиешсез. Шул очракта гына ул хәятнең ямен белеп, бәхетле кеше булып яши алачак. Баланың кемне ошатуын, кемне ошатып бетермәвен дә белешегез. Ул кешеләрне нинди сыйфатлары өчен якын итә?

Шулай ук урамнан җәяү барганда төрле кешеләрне күзәтә аласыз. Бу абый нигә моңсу икән? Нигә әлеге апа көлә? Бабайга нәрсә булган? Кешеләрне игътибар белән өйрәнү — ул якындагыларыңның күңелен аңлауга бер адым булып тора ала. Шулай ук киләчәктә бәлки сезнең балагыздан оста психолог килеп чыгар. Сез уен итеп кенә башлап җибәргән шөгыль аңа кешеләрне аңларга ярдәм итәргә дә мөмкин. Балагыз мультфильмдагы кайсы геройны ярата? Ни өчен? Бу турыда шулай ук кызыксыныгыз.

Кечкенә чакта балалар сораулар бирергә яраталар. Үзегез генә сорау биреп калмагыз, аны да тыңлагыз. Сорауларга укытучы роленә кереп җавап бирмәгез, ихлас булыгыз. Үзегез төгәл җавапны белмәсәгез, бергәләп бу темага уйланыгыз, китапларны карагыз. Сезгә карата булган хөрмәт хисе китаптан җавап эзләүдән генә төшмәячәк, әлбәттә. Ләкин бала янында интернетны бик еш кулланмаска тырышыгыз. Билгеле, болай эзләү күпкә кулайрак. Балагыз сезнең һәр сорау саен интернет актаруыгызны күрсә, үзе дә телефон, планшет сорый башларга мөмкин. Ә бит челтәрдә кирәкмәгән мәгълүмат та тулып ята. Китапны кулланырга өйрәтсәгез, балагыз үсеп җиткәч сезгә бик рәхмәтле булыр.

Балалар белән әллә ниләр турында сөйләшеп була. Аның кызыксынулары һәм үзегезгә якын өлкәләр көтелмәгән темаларга да китереп чыгарырга мөмкин. Иң мөһиме, балагыз белән сөйләшегез. Бары шул очракта гына сез үзегез өчен дә, нарасыегыз өчен дә дөньяның җете төсләрен ача алачаксыз.

Алсу Сәлах

  1. Если есть желание распространить информацию и заодно научить родному языку русско говорящих других регионов, то нужен перевод текста.

    Это пожелание, как повысить интерес к изучению родного языка. Со стихами легче. Там нужен перевод редко употребляемых в речи слов.

    С уважением.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен