Сукыраюдан нәрсә коткара?

Бүген Җир шарында 45 миллион кеше тома сукыр. Тагын 135 миллионы күз белән бәйле төрле авырулар кичерә. Һәр 5 секунд саен Җир йөзендә бер кеше сукырая, һәр минут саен бер сабый яктылыктан мәхрүм кала.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүмәтләре буенча, тагын 3 елдан планетада сукыр кешеләр саны 75 миллионга җитәчәк! Шунысы аяныч, бу бәланең 80 % ын башлангыч чорда дәвалап була торган авырулар китереп чыгара. Хроник сукырлыкның төп сәбәпләре – күз бәбәге тоныклану, олыгаю аркасында күздәге сары тапның бозылуы, үтә күренмәле мөгез катлавының тоныклануы, трахома, балаларда А витамины җитмәү һәм башка сәбәпләр. Олыгаю һәм  шикәр чире аркасында килеп чыккан сукырлык дөньяда иң киң таралганы. Белгечләр 4 сукыраю очрагының 3 есен дәвалап була дип раслый. Моның өчен вакытында квалификацияле ярдәм кирәк. Заманча медицина һәм диагностиканың яңа ысуллары теләсә нинди күз авыруларын иң башлангыч чорларында ук ачыкларга ярдәм итә.

Күптән түгел Австралия галимнәре сукыраюны кисәтүче ашамлыкларны атады. Аларның фикеренчә, аерым бер ризыклар ашаган очракта сукыраюга китерүче күз челтәре (сетчатка) авыруларын кисәтергә була. Австралиядә узган тикшеренүләрдә 2 мең ярым кеше катнашкан. Алар атнасына бер-ике өлеш чикләвек ашаган. 10 елдан соң бу тәҗрибәдә катнашучыларның күздәге сары тапның үзгәрү куркынычы 35 % ка кимүе күзәтелгән. Сидней университеты белгечләре атнасына бер өлеш балык ашаган очракта, сукыраю куркынычы 31 % ка кимегәнен ачыклый.

Икенче бер тикшеренүләр кеше атнасына үз рационында 100 мл зәйтүн мае куллану да күз күременә бәйле төрле авырулар  туу куркынычы кимүен күрсәткән.

Галимнәр бу сенсор әгъза өчен иң мөһиме — лютеин, ди. Бу сары пигмент тап күзнең үзәк челтәрендә бар. Лютеиннан күз тукымасының икенче бер матдәсе — зеаксантин ясала. Алар бергәләп челтәрне вакытыннан алда тоныкланудан саклый. Ул гына да түгел, 1985нче елда галимнәр лютеин һәм зеаксантин зарарлы ультрафиолет нурларын йотуын, аларның тискәре йогынтысын юк итүен исбатлый. Лютеинсыз челтәр  начар эшли, күз күреме утыра.

Бүгенге заманда атмосферада озон катламы юкаруы аркасында җир өстенә ультрафиолет нурлар агымы көчәя. Моннан тыш, яктылык чыганагы булган компьютер экранына карап утыру да күзләр өчен бик зарарлы. Ультрафиолет нурлардан махсус күзлекләр дә тулысынча сакламый. Шуңа нибары бер юл кала – ризыкта лютеин күләмен арттыру. Бу пигмент  шулай ук катарактадан да яхшы профилактик чара. Бүген илдә лютеинлы препаратлар (БАД) җитештерелә. Алар көннәр буе компьютерда утыручыларга, кояш астында озак йөрүчеләргә профилактика чарасы буларак тәкъдим ителә.

Составында иң күп лютеин булган ризык — йомырка сарысы. Аннан соң — кукуруза, сары татлы борыч, кишер, кабак, йомырка, хөрмә. Шулай ук лютеин шпинат, кәрәфес (петрушка), шөет (укроп), яшел борчак, кызыл карлыган, сырганак (облепиха), тузганак, помидорда  күп. Ашарга утырган саен шушы ризыклардан салат ясап тукланырга  гадәтләнегез. Бу күз күремен озак елларга саклап калырга ярдәм итәчәк.

Мәрьям Заһиди

  1. Махсус кунегулэр эшлэргэ кирэк. Иренэбез шул. Конгэ 5 мин иртэн торгач! Хазер ачлык заманасы тугел, бар эйберен Дэ ашыйбыз. Еракка офыкка карарга, кузлэргэ массаж , жылы Кул белэн куз алмаларына басып алырга….

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен