Төтенсез һәм ….салкын учак

Кайбер хәбәрләргә караганда, Америка индеецлары уйлап тапкан бу учак бик уңайлы, озак яна, җылыны исраф итми, төтене юк диярлек, шуңа күрә чит-ят күзләргә бик ташланмый да.

Нинди була соң ул Дакот учагы? Бер сүз белән генә әйткәндә, ул җирдә чокыр казып ягылган учак. Аның бер ягында һава “тоннеле” бар.

Билгеле инде, мондый учакны теләсә нинди җирдә ясап булмый. Туфрак җитәрлек дәрәҗәдә коры, тыгыз булырга һәм ишелмәскә тиеш. Җир ташлы икән, учакка чокыр казый-казый хәлең дә бетүе дә ихтимал. Учак урынын ташлар белән әйләндереп алу җиңелрәк тә, уңайлырак та булыр. Комлы туфракта да учак ясау мөмкин түгел, чокыр ишелеп төшәчәк. Җир артык дымлы, сазлыклы икән, чокыр казыгач чыккан су, учак ягарга мөмкинлек бирмәячәк. Учакны агачлардан читтәрәк ясарга кирәк, чөнки тамырлар чокыр казырга комачаулаячак.

Учакны ничек ясарга?

Иң элек, туфракның өске катламын көрәк белән кисеп алып, бер читкә алып куегыз. Ул, сез бу урыннан киткәндә, учак чокырын томалап куяр өчен кирәк булачак. Ут-күз чыкмасын өчен, чокыр тирәсен корыган агачтан, үләннәрдән чистартыгыз.

Шуннан соң, диаметры 30 см лап булган чокыр казыгыз. Аның тирәнлеге дә шул чама булуы кирәк. Туфрак ишелмәсә, чокырның аскы өлешен кувшин сыман формада казырга була. Бу учакка зуррак, озынрак утын салырга мөмкинлек бирәчәк. Әгәрдә җил көчле икән, һава “тоннелен” җил уңаена казу хәерле булыр. Югыйсә, учак начар янарга мөмкин.  Җил бөтенләй булмаса, “тоннельне” кайсы яктан казысагыз да була.

Төп чокырдан ерак түгел (0,3 м), учакка таба авыш “тоннель” казыгыз. “Тоннельнең” бер башы чокырның төбенә, икенче очы җир өстенә чыга. Аның диаметры 15 см дан артмасын. Әгәрдә  туфрак ишелә икән, учакка таба авыш канау казыгыз да, аның өстенә чыбык-чабык ташлап, аларны туфрак белән күмеп куегыз. “Тоннельне” шулай ясасаң да була.

Учакның  үзенчәлеге

Казыган чокырда учак кабызгач, кызган һава өскә күтәрелә һәм ул яндагы тоннельдә һава бушлыгы барлыкка китерә. Бушлык учакка яңа һава агымы китерә һәм кислород белән туенган учак көчлерәк яна башлый. Ут көчлерәк булган саен, төтен дә әзрәк чыга. Учакка эленгән казан белән ялкын арасындагы ара зур булмагач, казанда су да тизрәк кайный. Ялкынны бераз басарга кирәк булса, “тоннельны” өлешчә томаларга мөмкин. Учак өстенә тимер рәшәткә куеп та ризык әзерләргә була. Аңа теләсә нинди савыт – кружка, котелок, таба куеп, җаныгыз теләгән ризык пешерә аласыз.

Учак ясалган урыннан китәр алдыннан күмерләргә су сибеп, аны чокырны казыганда кисеп алынган туфракның өске катламы белән капларга кирәк. “Тоннельне” дә күмәргә онытмагыз.

Мондый учакның уңайлыгы:

—        ризык әзерләү бик җиңел;

—        учакның ялкынын “көйләп” була;

—        читтән күренми диярлек;

—        бу учакның ягарга җил комачауламый;

—        утын әз кирәк;

—        төтене чыкмый диярлек;

—        учакның күмерләре читкә атылмый;

—        тиз генә сүндереп була.

Кимчелеге:

—        учакны ясар өчен вакыт кирәк;

—        туфрак учак ясар өчен яраклы булырга тиеш;

—        утыннар озын булырга тиеш түгел;

—        учак тирәсе якты булмый;

—        бу учакта әллә ни җылынып булмый;

—        учакның тирә-ягы караңгы була;

—        бу учак романтик хисләр тудырмый.

Наил Болгарый туплады.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен