Кайбер кешеләрнең сөйләвен сәгатьләр буе тыңлап утырасың, ә бәгъзе адәмнәрне шунда ук “сүндереп” куясы килә. Гадәттә, сөйләүче аудиториягә файдалы мәгълүмат җиткерә. Бер үк темага чыгыш ясаган ике ораторга тыңлаучыларда төрле мөнәсәбәт булуы ихтимал. Нәрсәгә бәйле соң бу? Җавапны көттереп тормыйм, сез үзегез дә аңлагансыздыр — эш мәгълүматны тыңлаучыга җиткерү осталыгында.
Ораторның киеме
Тыңласыннар өчен ораторга искиткеч чибәр булу мәҗбүри түгел, әмма аның тышкы кыяфәте тыңлаучының игътибарын җәлеп итәргә тиеш. Артык ыспайлык, киемнең “кычкырып торуы” игътибарны читкә юнәлтә, сөйләүчегә ышанычны киметә.
Ир-атлар өчен уртача модалы, күзгә ятышлы костюмнар кию урынлы. Танылган чыгыш ясаучылар күлмәкләрнең, гадәттә, ачык төстәгесен сайлый.
Хатын-кызларга артык сыланып тормаган киемнәр: күлмәк, итәк, жакет, блуза кияргә киңәш ителә. Киемнең төсенә һәм сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Төс сөйләүчегә карата уңай мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итә. Ачык яки куе зәңгәр, яшел, кара, коңгырт төсләр тыңлаучыларда уңай тәэсир калдыра. Артык модалы киенгән ораторны аудитория тискәре бәяли. Бизәнү әйберләренең зурлыгы, аларның күплеге, үтәкүренмәле һәм ачык кием, челтәрле элементлар, перчатка, эшләпә һәм башка шуның ише элементлар киемдә булмаска тиеш, чөнки алар сөйләүчегә ышанычны киметә.
Иң мөһиме: кием чиста, үтүкләнгән, аяк киеме чистартылган, чәчләр таралган булырга тиеш. Шулай ук ораторның киеме, тышкы кыяфәте аның яшенә, статусына туры килү дә шарт.
Ораторның үз-үзен тотышы
Тыңлаучылар – төркем. Алар сөйләүчене кабул итәргә дә, аңа каршы чыгарга да мөмкин. Гадәттә чыгыш, я бар кешегә дә хуш килә, яки беркемгә дә ошамый. Бер кешегә генә мәгълүмат җиткерергә тырышу бу очракта дөрес түгел. Шуңа күрә сөйләүче бар аудиториянең күңелен яуларга тырыша. Киемегез төркемдә уңай тәэсир калдырса, уңышлы чыгышка бер адым ясалган, дигән сүз. Икенче адым – үз-үзегезне тотышыгыз аудиториядә бары уңай тәэсирләр генә калдырырга тиеш. Монда берничә киңәшне онытмаска кирәк:
1.Һәр чыгыш аягүрә башкарыла, чөнки сөйләүчене барысы да күрергә тиеш. Ораторның аудиториянең уртасында түгел, ә чыгышны тыңлаучылар алдында булуы мөһим. Трибуналар, кечкенә сәхнәләр тыңлаучыдан ераграк икән, аларны мөмкин кадәр азрак кулланырга кирәк. Гомумән, ике арада өстәл, трибуна, урындык кебек каршылыклар булмаса әйбәтрәк, алар аудитория белән сөйләүче арасында киртә булып торалар, ораторны аңлау кыенлаша.
2.Бер урында гына басып тору ардырса, оратор аудитория буйлап йөреп килә ала. Урынлы хәрәкәт итүчегә тыңлаучы симпатия белән карый. Гадәттә, залның өчтән бер өлешенә кадәр керергә мөмкин, кире үз урыныңа кайтканда тыңлаучыга арка белән борылмыйча, килгән юл белән кире китәргә кирәк. Ораторның адымнары җиңел, тигез, бераз салмак булырга тиеш, талпынулар, чайкалулар булмау шарт.
3.Аудиториягә карарга онытмагыз. Тыңлаучы өчен бу бик мөһим, чөнки оратор өскә, аска, бушлыкка карап торса, ул кимсетү кебек кабул ителә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр ярдәмгә килер:
* Сөйләүче бер-бер артлы һәр кешегә карап алырга тиеш.
* Зур аудиториядә тыңлаучылар секторларга бүленә: алтыга яки сигезгә. Шул секторларга чиратлап карау кабул ителгән.
* Тыңлаучыларның күзенә карарга кирәк, күзгә карау тиз узарга тиеш, әмма бу алым тыңлаучы белән сөйләүче арасында бәйләнеш барлыкка китерә.
* Карашны бер тыңлаучыдан икенчесенә салмак кына күчерү кирәк. Америка педагогы, танылган оратор һәм язучы Дейл Карнеги тыңлаучыга “дустыңа караган караш белән карарга” киңәш иткән.
4.Поза һәм ишарә. Басып торганда ораторның аяклары җиңелчә аерылган була, гәүдә авырлыгы ике аякка да бер үк дәрәҗәдә төшәргә мөмкин. Авырлык, гадәттә, үкчәгә түгел, ә аяк очларына күчәргә тиеш. Терсәк гәүдәдән 3 сантиметрдан да якынрак тотылмый. Эчнең аскы өлеше җыелган, җилкәләр турайтылган, ияк бераз күтәрелгән булырга тиеш. Чыгыш ясаганда кулларны бергә кую кабул ителгән, ләкин билгә таяну, кулларны артка яшерү, күкрәккә кую дөрес түгел, болар сөйләүченең үз фикеренә бик үк ышанмаганлыгын күрсәтә. “Бернинди ишарәсез чыгыш тыңлаучылар күңелендә юшкын калдыра,” – дигән театр белгече Поль Сопер. Ишарә ул кул-бармакларның торышы гына түгел, ә кеше гәүдәсенең һәрбер хәрәкәте. Иң әһәмиятлесе: уч өске якта калырга, куллар белән ясалган ишарәләр сөйләм темпы белән бәйле булырга тиеш. Сәгать, йөзек, алкаларга даими кагылу – хата. Ул үз-үзеңә ышанмауны күрсәтә һәм тыңлаучының игътибарын җәлеп итеп, чыгышка игътибарны киметә.
Тормыштан мисаллар
Чыгыш ясаганда шулай ук вакыт турында да онытмаска кирәк. Артык озын монолог кешеләрне ялкытыра. Сүз уңаеннан, Гиннес рекордлар китабына кергән иң озын чыгыш – француз түрәсе Луис Колетның 124 сәгатьлек нотыгы. Ә иң кыскалардан Борис Ельцинның 1996 нчы елда ясалган 33 сүзле чыгышын әйтеп була.
Артык эмоциональлек тә чыгышны бозып куярга мөмкин. Моңа мисал итеп артист Холли Берриның 2002 нче елда Оскар алгандагы чыгышын китереп була. Ул анда бертуктаусыз елый һәм хисләрен йөгәнләп бетерә алмый.
Татар сәяси эшлеклеләреннән Разил Вәлиевны һәм Марат Әхмәтовны билгеләп үтәргә була. Аларның дискурсы әдәби сөйләмнең югары стиленә карый, алар алынмаларны сирәк куллана, җөмләләре төзек. Татар телендәге үрнәк чыгышларны ишетәсегез килсә, бу ике дәүләт эшлеклесенең чыгышларын тыңлагыз.
Алсу Сәлах