Оялчанлыкны җиңү юллары

Татар халкын күп кенә башка милләтләрдән аерып тора торган билгесе бар – ул тыйнаклык, оялчанлык. Яз көне чыга торган сипкелләр шикелле бу сыйфатлар безгә килешә. Ләкин еш кына шушы сыйфатыбыз кайчак яшәргә комачаулый, ирешә алырлык дәрәҗәгә киртә булып тора. Оялчанлыкны үз кулыбызга алмасак, ул мокытлык дәрәҗәсенә үк җитәргә мөмкин. Моны булдырмас өчен нишләргә соң? Әлбәттә, оялчанлыкны җиңәргә кирәк.

Иң беренче чиратта, башкалардан оялу хисенең ни сәбәпле килеп чыкканын аңларга кирәк. Сез һәрвакыт кешеләрдән ояла идегезме? Һәркемнән ояласызмы, әллә аерым бер төркем сезнең битегезгә кызыллык йөгертәме?

Оялу – ул үзеңне бер кысага кертү. Гадәттә, без үзебезне әдәп-әхлак кагыйдәләреннән тайпылабыз дип уйлаганда оялабыз. Мисал өчен, дәрәҗәсе белән сездән югарырак торган кешегә мөрәҗәгать итү авыррак. Ни өчен? Чөнки аның вакыты юктыр инде, эше тыгыздыр, мин кем инде аңа дип уйлыйсың. Әгәр дә аның дәрәҗәсен үзегезнеке белән тигезләп куйсагыз? Яки киресенчә, үзегезне аның кебек дәрәҗәдәге кеше дип санасагыз, нәрсә үзгәрә? Бу ысулны үзегез кулланып карый аласыз.

Әгәр бер төркемдә чыгыш ясарга, фикерегезне әйтергә, ашарга (ничек кенә сәер тоелмасын, без кайчак ашавыбыздан да оялабыз) уңайсызланасыз икән, монысы инде башка мәсьәлә. Шулай ук үз-үзебезгә сораулар биреп әлеге хәлне уйлап карыйк. Беренчедән, ни сәбәпле шәхесегез аларга кызыклы дип уйлыйсыз? Моны уйлап кына чыгармадыгызмы соң? Кешеләр еш кына үзләрен артык ярату сәбәпле башкаларны күрмиләр, ишетмиләр, игътибар итмиләр. Артык озын итәк кидем дип саныйсыз икән, бу бит әле башкалар да шундый ук фикердә дигән сүз түгел. Төркемдәге кешеләр сезнең турыда начар уйлыйлар, өнәп бетермиләр икән дип борчылмас өчен, алар турында фикерләгез. Ни өчен күршедә утыра торган апа як-ягына бик еш карана икән? Әлеге сүзләре белән озын буйлы абый нәрсә әйтергә тели микән? Кешеләрнең үз борчулары да чиктән ашканлыгын аңлагыз. Аларның  уйлары сезгә кагылмый. Чит кешеләр уен уйлап, үзегезне тар кысаларга кертмәгез.

Шулай ук кешеләрне күзәтү, тыңлаудан тыш, бөтен игътибарыгызны үзегез башкарган эшкә юнәлтә аласыз. Яраткан шөгыльләр уйлап табыгыз. Кыскасы, баш миегезне яки кулларыгызны һәрвакыт эшләтегез.

Оялу шулай ук нәрсәне дә булса яшерүдән барлыкка килергә мөмкин. Шуңа да ихлас булырга тырышыгыз. Артык гадилек кешеләрне туйдырырга мөмкин, чама хисен югалтмагыз.

Үзегезне шәхес итеп тоегыз, югары бәяләргә өйрәнегез, шул чакта сез башкалардан кимсенмәссез дә. Сезнең матур, кабатланмас якларыгыз бик күп бит. Үзегезне ярата башласагыз, сезнең атлау рәвешләрегез дә, үз-үзегезне тотышыгыз да, хәтта карашыгыз да үзгәрәчәк. Күңелдәге ышанычлы самими халәтне беркем дә какшата алмый,  аны үзегездә булдырырга тырышыгыз.

Яхшы якларыгызны, уңышларыгызны санап чыгу да зыян итмәс. Без тиз агымда яшәп, хәтта бер көндә нинди яхшы эшләр башкарганыбызны да онытабыз бит. Уңышларыгызны алай кимсетмәгез. Сезнең булдыклы булуыгызны үзегез күрмәсәгез, кем моңа игътибар итәр икән соң? Эшегезне җиңеләйтү өчен 100 иң яхшы сыйфатыгызны яки эшегезне санап чыгыгыз. Язып барсагыз, тагын да әйбәтрәк. Ә язганыгызны кат-кат укыштырып чыксагыз, файдасы булмый калмас.

Киләчәктә башкарасы эшегезне инде төгәлләнгән итеп күз алдыгызга китерегез. Ул һичшиксез сез теләгән нәтиҗәне китерергә тиеш. Күз алдына китерү аша сез үзегезгә ныклы терәк булдыра аласыз.

Чыгыш ясаганда кулыгызга каләм тотсагыз, ике кулыгызны кушып яки өстәлгә таянып сөйләсәгез, үзегезгә ышанычыгыз артыр.

Оялуны җиңә алу хисе тәҗрибә ярдәмендә барлыкка килә. Әле алай гына да түгел, инде фәләненче концертында чыгыш ясаган җырчылар да дулкынлана бит. Дөньяга җиңелрәк карарга тырышыгыз. Беркем дә бу җирдә әүлия түгел, барыбыз да гади кешеләр бит. Һәр кешегә якын итеп карасагыз, оялуыгызны җиңә алырсыз. Сез ничектер, ә менә мин сезгә ышанам.

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен