Ни әйтим сиңа, балам?

Кеше һәрвакыт аралашуга мохтаҗ. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, безнең үз сүзебезне башкаларга ишеттерәсе һәм шул ук вакытта янәшәдәгеләрнең дә фикерен тыңлыйсы килә. Балалар өчен дә бу аеруча мөһим. Шуңа күрә йөрәк парәгезнең нәрсә уйлап яшәгәнен беләсегез килсә, сөйләшүне бары тик башлап кына җибәрергә кирәк. Моның өчен түбәндәге сорауларны биреп була:

  • “Көнең ничек үтте?”
  • “Мәктәптә нинди яңалыклар бар?”
  • “Бүген ничә дәрес укыдыгыз?”
  • “Сыйныфташларыңнан кемнәр бүген килмәде? Ни өчен?”
  • “Өй эшеңне күрсәттеңме?” һ.б.

Ягъни мәктәп тормышы аның күпчелек вакытын алганга, ул бу турыда озаклап сөйләшә ала. Ләкин тема ошамаса (ә моны сез аның хисләреннән сизеп алачаксыз), башка төрлерәк сораулар биреп була. Үзегез белән бәйле берәр вакыйганы сөйли аласыз, шуннан чыгып, балагызга “Синең дә шулай булганы юкмы?” дигән сорауны биреп була. Яки билгеле бер хәлдән чыгу юлларын эзләргә мөмкин. “Бу очракта нишлим икән?” дисәгез, бәлки, балагыз сезгә үзенең киңәшләрен бирер. Мәсәлән:

  • “Нинди күлмәк кияргә?”
  • “Бүген кичкә нәрсә пешерик/нәрсә эшлик?”

Киңәшләрнең супермегадөрес булуы кирәк түгел. Аның сезгә ярдәм итәргә тырышуы яхшы. Димәк, ул сезнең өчен кайгыра, булышырга тели. Әңгәмә барышында башка мәсьәләләргә дә кереп китә аласыз. Иң мөһиме, балагыз күңелендәгесен сезгә ачар, гел аралашкач, уртак темаларыгыз да артыр.

Уку процессы балага җитдилек өсти. Ул үзенең киләчәге турында уйлана башлый. Шуңа күрә аның үсеп җиткәч нинди һөнәр иясе булырга теләве, аның киләчәге хакында сораулар бирә аласыз. Бала бу яшендә бик күп яңа мәгълүмат белә, яңа һөнәр ияләре турында хәбәрдарлыгы арта. Мисал өчен мондый сораулар бирергә була:

  • “Сиңа нинди һөнәр ошый?”
  • “Ни өчен?”
  • “Бу һөнәргә иясе булган кемнәрне беләсең?” Һ.б.

Балагыз үзенең күзәтүләрен сезнең белән бик рәхәтләнеп бүлешәчәк.

Бу яшьтә бала аңында каршылыклар да килеп чыгарга мөмкин. Элегрәк “тырыш укучы”, “яхшы бала”, “әйбәт дус” бер үк төшенчә кебек формалашса, хәзер бала “яхшы укый торган укучы” белән “әйбәт дус”ның бер үк әйбер түгел икәнлегенә төшенә башлый. Әйбәт укыган баланың дуслары була, әлбәттә, ләкин кайбер укучылар укытучы мактаган кешене яратып бетерми, аны төрлечә үртиләр. Шуңа күрә бала каршылык алдында кала: яхшы укып, әти-әнине шатландырып торыргамы, әллә начар укучылар белән бәйләнеп, анда үз кеше булыргамы? Шуңа күрә балагыздан аның сыйныфтагы мөнәсәбәтләре турында сорашыгыз:

— “Синең фикеренчә, сыйныфта кем иң шәбе?”

— “Кем әйбәт укый?”

— “Синең белән кем дус?”

— “Кемнәр синең белән дуслашырга теләми?” Һ.б.

Мәктәп – баланың социаль яктан үз урынын табу урыны. Бу чорда ул кешеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнергә тиеш. Шулай ук уртак шөгыльләр табу да аралашу темаларын киңәйтеп җибәрер. Улыгыз яки кызыгызның нәрсә белән шөгыльләнәсе килә? Ниндирәк түгәрәкләргә язылырга тели? Сорашыгыз. Бәлки сез үзегез дә аңа иптәш була алырсыз? Мисал өчен, әгәр дә аның биюгә языласы килсә, билгеле, сез алар төркеменә кушыла алмыйсыз. Ләкин әгәр дә аның велосипедта йөрисе, яки иртәләрен йөгерәсе килсә, чигү/бәйләү/тегү эшләре белән кызыксына башласа, сез бит аңа иптәш була аласыз. Өстәвенә, үзегез дә бу өлкәдә белемегезне чарларсыз, яңа күнекмәләр өйрәнерсез. Шул рәвешле яңа кызыклы шөгыльләр балагызның да, сезнең дә камилләшүегезгә китерер. Ә бергәләп утырганда сөйләшер тема табылып тора. Балагыз янында укытучы-укучы уйнамагыз, киресенчә, аннан ярдәм сорагыз. Бөтен нәрсәне белеп бетерү мөмкин түгел, моннан оялырга кирәкми. Улыгыз, кызыгыз сезнең иптәшегез булсын. Әгәр дә сез гел өйрәтеп торсагыз, бу баланы тиз ялыктырачак. Чөнки аны мәктәптә гел өйрәтеп торалар, өйдә дә, өстәвенә яраткан эше белән шөгыльләнгәндә дә гел киңәшләр ява. Тормышка җиңелрәк карагыз.

Күргәнегезчә, 8-11 яшьлек балалар белән әллә нинди темаларга сөйләшеп була. Әңгәмә вакытында балагызның тормышы белән ихластан кызыксыныгыз, сүзләрен колак аша гына үткәрмичә, күңелегез аша да уздырыгыз. Шатлыклы вакыйгаларны сөйләгәндә, шатланыгыз, уңышсызлыкларын сөйләгәндә, орышмагыз. Аралашканда баланың күңелен аңлау, киләчәген күзаллау барлыкка килә. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен