Мамадыштагы сенсация

Узган атнада “Җайдак” интернет-басмасында  татар сайтлары каталогы һәм рейтингы бирелә башлады.  Нәрсәгә  кирәк бу диючеләргә җавап – татар теле өчен, аның интернетта булуы һәм үсүе өчен. Бүген татар телен Рунетта ничек кенә бозмыйлар – сүзләрдә татар хәрефләре урынына урысныкын язып тузга язмаган  гыйбарәләр китереп чыгаралар. Моны без үзебез, татарлар язабыз, чөнки татар хәрефләрен теге яки бу системаның эзләгече  “күрми”, шунлыктан сайтны Рунетта үстерү бик тә, бик тә авыр эш. Беренчедән, каталог оештырып  татар сайтларын бер мәйданда туплый алдык. Әлбәттә,  барлык татарча сайтларны да табып бетердек дип әйтә алмыйбыз. Икенчедән, татарча сайтларны эзләү һәм табу берникадәр җиңеләйде. Өченчедән, аларның  бер мәйданда булуы сайтларны өйрәнү, анализлау, көндәшлекне үстерүгә ярдәм итсә,  журналистлар, мөхәррирләр, язучы-шагыйрьләр һәм укытучыларга исә тәҗрибә туплау өчен менә дигән форсат.

Каталогта урнаштырылган сайтлар биш баллы шкала буенча бәяләнә. Бәяләү билгеләре  гел үзгәреп торачак. Башта йолдызлар түбәндәге гамәлләр өчен бирелә:

—        каталогка кертелү                                                                        + 1 йолдыз

—         сайтның эчтәлеге даими  яңартылу                                           + 2 йолдыз

—        басма исеме һәм рубрикалар татарча хатасыз язылган           + 1 йолдыз

—        сайтың тасвирламасы бар                                                           + 1 йолдыз

Татар хәрефләре  урынына урыс яки башкорт  хәрефләрен куллану  хата дип таныла.

Каталогтагы сайтлар өч төркемгә бүленә: дөньяви, җирле һәм мәктәп ресурслары. Дөньяви сайтларның аудиториясе – Җир шарының  барлык  континентларында  төрле  вакыт исәбендә яшәүче татарлар, җирле сайтлар – Татарстандагы шәһәр, район яки авыл халкы өчен мәгълүмат таратучы һәм мәктәп сайтлары –  республика укучылары өчен яңалыклар  чыганагы.

Һәр төркемдә  популярлык  рейтингы бар һәм ул сайтка күпме кеше кергәненә карап билгеләнә. Иң популяр сайт —  рейтингның беренче баскычында. Сайт исеме ахырында җәя эчендә күрсәтелгән сан – шушы вакытка сайтка ничә кеше кергәнен күрсәтә.  Мәсәлән,

Интертат. Татар электрон гәҗите (1974)

Рейтингка эләкмәгән сайтлар түбәнрәк —  сызык астына урнаштырылган. www.liveinternet.ru  хисаплагычы куелмаган яки статистикага керү ирекле булмаган  сайтлар рейтингта катнашмый.  Моннан тыш, доменында берьюлы ике район гәҗите урнаштырылган сайтлар да рейтингка  кертелми,  чөнки укучыларның кайсы сайтка керүләрен төгәл билгеләү мөмкин түгел.

Кайбер сайтларда хәбәрләр татарча бирелсә дә, рубрика исемнәре урысча язылган. Бу сайтның хуҗасын да, журналистларны дә бизәми. Кыскача гына әйткәндә, мондый гамәлләр татар теленә мөнәсәбәтне ачыктан-ачык күрсәтә.

Татар сайтларының күпчелегендә аларны тасвирлау юк. Булганнарының да кайберләрен каталогка кертмәдек, чөнки алар, я грамматик хата белән язылган, я урысча тасвирланган. Тасвирлау тәртипкә китерелгән очракта, аны каталогка кертү өчен caydaq@yandex.ru га хат язып, безнең сайтның администраторына хәбәр итегез.

Инде килеп рейтингның беренче атнасы нәтиҗәләрен барлыйк.

Дөньяви сайтлар төркеме:

  1. “Интертат” электрон гәҗите. Керүчеләр — 5689 кеше, 5 йолдыз 5689/5    (мәгълүматлар 13 июльгә).
  2. “Сөембикә” журналы сайты- 1998/4
  3. “Казан утлары” журналы сайты – 1003/4
  4. Марат Кабиров сайты – 600/5
  5. “Мәйдан” журналы сайты – 456/4
  6. “Сәхнә” журналы сайты – 329/4
  7. “Ялкын” журналы сайты – 201/4
  8. Җайдак сайты – 161/5
  9. “Кызыл таң” гәҗите сайты – 153/5
  10. “Күңел” радиосы сайты -137/4
  11. “Көмеш кыңгырау” гәҗите сайты – 34/3
  12. “Мәдәни җомга” гәҗите сайты – 32/3
  13. “Белем порталы – 28/4
  14. “Безнең мирас” журналы сайты – 23/4
  15. “Күңел чыңы” сайты – 7/5

Беренче унбишлеккә кергән  сайтлар арасында  нибарысы дүртесе – Марат Кәбиров , Җайдак, Белем порталы һәм “Күңел чыңы” гынә бәйсез ресурслар. Калганнары  бюджет чыганакларыннан финансланучы сайтлар. Шунысы куанычлы – Марат Кәбиров сайты «Татмедиа» составына кергән күп кенә ресурсларны узып, 4 урыны били. Күңелсез фактлардан шуны әйтик, татар язучыларының гәҗите булган   “Мәдәни җомга” нибары 3 кенә йолдызга лаек булган.

Җирле төркем:

  1. “Шәһри Казан” гәҗите сайты — 3003/4
  2. “Хезмәт” гәҗите сайты (Балтач, Татарстан) — 2510/5
  3. “Саба таңнары” гәҗите сайты — 1295/4
  4. “Әлмәт таңнары” гәҗите сайты — 1192/4
  5. “Теләче” гәҗите сайты — 965/3
  6. 6.“Актаныш таңнары” гәҗите сайты — 930/3
  7. “Яшел Үзән” гәҗите сайты — 526/3
  8. “Авыл утлары” гәҗите сайты (Мөслим) — 493/3
  9. “Әтнә таңы” гәҗите сайты — 453/3
  10. “Заман сулышы” гәҗите сайты (Лениногорск) -364/3
  11. “Бөгелмә авазы” гәҗите сайты – 156/4
  12. “Зәй офыклары” гәҗите сайты – 147/3
  13. “Балтач таңнары” гәҗите сайты (Башкортостан)  – 27/4
  14. “Алга” гәҗите сайты (Борай, Башкортостан) – 25/3
  15. “Алабуга нуры” гәҗите сайты – 12/3

Бу төркемдә хосусый сайтлар юк. Биш йолдызга  бер генә ресурс  лаек булган – Татарстанның Балтач районындагы “Хезмәт” гәҗите сайты. Тагын да кызганычы —  Мамадыш районындагы «Нократ» гәҗитенең татарча сайты бөтенләй юк. Бу сенсация, җәмәгать, кара сенсация! Күпме татар  язучылары-шагыйрьләре биргән төбәкнең интернетта татарча ресурсы булмавын  берничек аңлап та, аклап та булмый. Район редакциясе җитәкчелегенең татар теленә мөнәсәбәте шундый булгач, башкалардан ни көтәсе?!

Мәктәп төркемендә рейтингта бары бер генә ресурс —  Арча районының Кушлавыч авылы мәктәбе сайты гына катнаша. Каникулларның кызган чагы, шуңа да сайтка керүчеләр теркәлмәгән.

Гомумән, мәктәп сайтларының кайберләре үги бала хәлендә. Аларның кайберләренә керсәң, форумнарда шундый язмаларга тап буласың –  чәчләрең үрә торырлык! Ә бит аларны балалар да укый. Мәктәп сайтларын игътибарсыз калдыру  бик кыйммәткә төшүе  ихтимал, моны информатика укытучысы да, мәктәп җитәкчелеге дә  аңлыйлар дип өметләнәбез.

Татарча сайтлар турында күбрәк беләсегез килә безнең  язмаларны укыгыз.

Наил Болгарый

  1. Сүз дә юк — бик файдалы эш башкарасыз. Уңышлар телим! Бер генә теләк-үтенеч — барлык (күпчелек, диик инде) сайт хуҗаларына да (татарларга караган) бу мәгълүмәтне мотлак рәвештә җиткерү чарасын тапсагыз иде. Рәхмәт.

  2. Татар теле өчен борчылу сизелеп торгангадыр,күңелдә теләктәшлек табасыз.Һәрберебездә булсын иде шундый борчылу!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен