Сайт исемен ничек сайларга?

Домен исеме нокталар белән аерылган берничә сүздән тора. Бу сүзләрнең санына карап, доменның дәрәҗәсе билгеләнә:

  • .tatar – югары дәрәҗәдәге домен,
  • caydaq.tatar – икенче дәрәҗәдәге домен
  • qazan.caydaq.tatar – өченче дәрәҗәдәге домен (доменас).

Барлык домен исемнәре өчен югары дәрәҗәдәге доменнар нигез булып тора. Алар төрле домен даирәләре барлыкка китерәләр. Иң зур домен даирәләре –.com, .de, .cn, .uk, .net, .org, .info, .ru, .nl, .tk.

Югары дәрәҗәдәге доменнар түбәндәгечә бүленәләр:

  • Гомуми (тематик). Бөтен дөньяда кулланылалар. Мәсәлән: .com, .net, .org, .info.
  • Милли (илләрнең доменнары). Ике хәрефтән тора һәм рәсми танылган дәүләтләргә генә бирелә. Мәсәлән: .tr – Төркия, .kz — Казахстан, .uz — Үзбәкстан.
  • Территориаль-тел (доменнары). Тәгаен телләр һәм мәдәниятләр өчен билгеләнгән. Мәсәлән: .cat — Каталония, .asia — Азия, .tatar — Татарстан.

Яңа домен даирәләре оештыру турында карарны Исем һәм номерлар кушу буенча АКШ интернет-корпорациясе (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) кабул итә. Яңа домен даирәләре булдырганда интернет-корпорация үзенең кагыйдәләреннән чыгып эш итә, мәсәлән, рәсми танылмаган дәүләтләр өчен югары дәрәҗәдәге милли доменнар оештырылмый.

Теләсә кем яки теләсә нинди оешма гамәлдәге домен даирәләрендә үзенә икенче дәрәҗәдәге доменны терки ала. Домен даирәсен сайлаганда сайт телен, таралу территориясен, тематикасын һ.б. искә алырга кирәк. Дөньякүләм аудиториягә йөз тоткан инглизчә сайтларга домен исемнәрен .com, .net, .org, .info һәм башка шуның ише тематик даирәләрдә сайлау кулай булыр. Урысча һәм Россиянең башка халыклары телләрендәге (татарчадан кала) сайтларны .ru һәм .рф даирәләрендәге югары дәрәҗәдәге доменнарга “бәйләп кую” отышлы булыр. Болардан тыш, Советлар Союзыннан калган .su дигән домен исеме бар, аны еш кына Россиянең башка халыклары телләрендәге сайтлар өчен кулланалар.

2014 елда татарча сайтлар өчен .tatar территориаль-тел домен даирәсе оештырылды.  “Татарстан Республикасы региональ доменының координацион үзәге” ҖЧҖ .tatar югары дәрәҗәдәге доменын рәсми теркәү органы булып тора. Таралу территориясенә һәм тематикасына бәйсез рәвештә барлык татарча ресурсларны шушы домен даирәсендә теркәү максатка ярашлы булыр.

Кагыйдә: доменны аның мәсләгенә туры килмәүче тематик домен даирәсендә теркәү – матур гамәл түгел.

Еш кына, охшашлыгына карап, тематик доменнар урынына кайбер дәүләтләрнең доменнары кулланыла. Мәсәлән:

  • fm     Микронезия Федератив Штаты               радио
  • tv      Тувалу                                                      телевидение
  • im     Мэн утравы                                              мессенджеры
  • md    Молдавия                                                 медицина

Бервакыт татарча сайтларны Тринидад һәм Тобаго дәүләтенең югары дәрәҗәдәге милли домены — .tt домены даирәсендә теркәү тәкъдиме дә булган иде. Тәкъдим начар түгел анысы, тик татарларның үз доменнары барлыкка килгәч, ерак Латин Америкасы иленең доменына ихтыяҗ юкка чыкты.

Кагыйдә: бик теләсәгез доменны матур яңгырашлы домен даирәсендә теркәргә мөмкин.

Булачак URL-адрес өчен сүзләр сайлаганда шәһәр, гәҗит, сайт, предприятие исемнәре кулланыла. Аның сайт тематикасына туры килүе максатка ярашлы булыр. .tatar даирәсендә әлегә доменнар әз теркәлгән, шуңа күрә анда матур исемнәр бик күп.

Икенче дәрәҗәдәге домен хуҗалары чикләнмәгән күләмдә өченче дәрәҗәдәге доменнар оештыра һәм аларны мөстәкыйль сайтларга бирә алалар. Әйтик, caydaq.tatar домены хуҗасы өченче дәрәҗәдәге qazan.caydaq.tatar яки kitap.caydaq.tatar. доменнары оештыра ала. Ул бу доменнарны кемнәргә генә бирсә дә, аларга барлык хокуклар икенче дәрәҗәдәге домен хуҗасында, ягъни caydaq.tatar. домены хуҗасында кала.

Бу тема буенча материаллар:

Латин хәрефләре белән домен исемен ничек язарга

Сайтлар ничек бәяләнә?

Татарча интернет-терминнар турында

Cайтлар каталогы турында

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен