Компьютерга ничек татарча шрифт куярга?

«Җайдак» язмаларына фикер язган укучыларыбызның күпчелегенең  компьютерында татарча шрифт юк. Шуңа да алар татарча язганда урыс хәрефләре белән язарга мәҗбүр. Беренчедән бу хаталы язу булса, икенчедән ул төрле мәгънәсезлекләр китереп чыгаруы ихтимал. Шуңа күрә без сезгә компьютерга татарча шрифтны ничек куярга кирәклеген язарга булдык. Аның бернинди кыенлыгы юк, текстта язылган һәр адымны кабатлап барсагыз, татарча шрифтны куя алырсыз.

Тел тамгасына “тычкан”ның угы белән басабыз (гадәттә ул экранның астагы уңъяк почмагында була).

Алга таба «Настройка языка» төймәсенә басабыз.

Алга таба экрандагы “Добавление языка” төймәсенә басабыз.

Бу эзләгечтә «Татарский» сүзен җыябыз һәм “Ввод” (Enter) төймәсенә басабыз.

Экранда пәйда булган   “Татар Татарский (кириллица)” га  басабыз.

Менә хәзер Сезнең компьютерга татарча шрифт куелды. Урысчадан яки инглизчәдән татарчага күчәр өчен  alt+shift төймәләренең икесенә дә берьюлы басарга кирәк. Татарчадан башка телгә күчү өчен дә шулай эшләгез. (Әлеге алгоритм  Windows 10 операцион системасы куелган компьютерлар өчен).

Клавиатурада татар хәрефләре — “Һ” хәрефе – “Ё” хәрефе төймәсендә, “Ө”- “Ц”, “Ә”-“Щ”, “Ү”-“Ъ”, “Ң”-“Ж”, “Җ”-“Ь” төймәләрендә урнашкан.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен