Латин хәрефләре белән домен исемен ничек язарга

Берүк авазны белгертү өчен төрле әлифбаларда төрле хәреф кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, “ж” авазын кайбер халыкларда “j”, кайсыберләре “zh”дип билгелиләр, “g” дип язучылар да бар. Татарлар домен исемнәрен төзегәндә  Заманәлифкә таянып эшлиләр. Бу 2012 елда расланган татар латиницасының соңгы варианты.

Заманәлиф, гадәти инглиз алфавитыннан, домен исемнәрендә  кулланып булмый торган ä, ç, ğ, ñ, ö, ş, ü кебек өстәмә хәрефләр булуы белән аерылып тора. Кайчандыр, Интернетта эшләү өчен, татар галимнәре Яңалифнең җиңелчә вариантын — Инәлифне эшләгәннәр. Анда алда телгә алынган хәрефләр юк. Ләкин хәтта бу вариант та домен исемнәрен язуда кулланыла алмый, чөнки анда апострофлар — «’» бар.

Бу мәсьәләне хәл итү ниятеннән, 2018 елда “Җайдак” интернет-басмасы хезмәткәрләре, Инәлиф һәм Заманәлиф алфавитлары нигезендә, бары тик гадәти инглиз алфавиты хәрефләре кулланылган “Инәлиф-җайдак” татар алфавитын эшләделәр. Аны домен исемнәре төзегәндә  кулланырга тәкъдим итәбез (түбәндәге җәдвәлне кара).

Мәсәлән, чаллы дигән сүзне без challi дип язабыз, чөнки инглиз алфавитында ı тамгасы юк. “Җайдак” интернет-басмасында урнаштырылган «Каз боты ашарлык ни эшләдең?» мәкаләсенә сылтама түбәндәгечә булачак: http://caydaq.tatar/kaz-boti-asharlik-ni-eshladeng/

Кириллицадагы “к” хәрефен латиницага күчергәндә, бу хәрефнең латинча ике вариантта – каты (q) һәм йомшак (k) авазлар өчен язылуын истә тотарга кирәк. “В” хәрефе дә латинча ул ике төрле языла – кагыйдә буларак “w” хәрефе кулланыла, ләкин урыс теленнән алынган сүзләрдә ул “v” хәрефе белән бирелә.

Бу тема буенча материаллар:

Сайт исемен ничек сайларга?

Татарча интернет-терминнар турында

Сайтлар ничек бәяләнә?

Cайтлар каталогы турында

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен