Югалткач кына кадере арта…

Дүртенче рейтингның нәтиҗәләре буенча “Интертат”ка керүчеләр, узган атна белән чагыштырганда,  23,5% кимеп, 7727гә генә калган. Алдагы рейтингта телгә алынган “Казан утлары” да шул сукмактан киткән — сайтка керүчеләр 26 % кимегән! Ә узган атнада аларда үсеш  175 % иде. “Ялкын”да да шул ук хәл — өч атна элек аның нибары 201 укучысы бар иде. 20 июль көнне алар инде 540 кешегә җитте – үсеш – 268%! Тик 27 июльдә сайтка керүчеләр 162гә генә калды. Югалту – 70 %! Өченче рейтингның иң зур югалтуы иде бу. Узган атнада сайтка  керүчеләр 207 кешегә арткан. “Ялкын” тагын рекорд куйды — атнаның иң зур үсешенә иреште — 56,1% һәм ике баскычка күтәрелде! Югалту “кубогы”- “Казан утлары”нда. Хосусый сайтлар рейтингта тотрыклылыгы белән аерылып тора. Язучы Марат Кәбировның сайты укучыларын 41 кешегә арттырып, дүртенче  урынны кайтарып алды. “Белем”нән(-5) кала, “Җайдак”(+74) белән “Аксу ТВ”(+1) да үсештә. “Көмеш кыңгырау” белән “Белем”не укучылар берүк булса да, беренчесен алгарак куйдык, чөнки сайтны укучылар арткан, ә “Белем”дә исә  азайган. “Кызыл таң”ны укучылар 28 кешегә генә кимесә дә, сайт ике баскычка түбән төште. Рейтингтагы 15 сайтның җидесендә укучылар кимегән, моңарчы бу хәлнең күзәтелгәне юк иде. Укучыларның кадере тагын да арта, болай булгач.

Дөньяви сайтлар төркеме:

  1. “Интертат” электрон гәҗите 7727(-2369) югалту 23,5% (мәгълүматлар 3 августка).
  2. “Сөембикә” журналы сайты- 1532(-298)
  3. “Казан утлары” журналы сайты — 1128(-392)
  4. Марат Кабиров сайты — 667(+41) 1↑
  5. “Сәхнә” журналы сайты — 598(-178) 1↓
  6. “Мәйдан” журналы сайты — 428(-69)
  7. “Ялкын” журналы сайты — 369 (+207) 2↑
  8. “Җайдак” сайты — 278(+74) 1↓
  9. “Күңел” радиосы сайты -167(+32) 1↑
  10. “Кызыл таң” гәҗите сайты — 146(-28) 2↓
  11. “Мәдәни җомга” гәҗите сайты — 45(+4) 1↑
  12. “Көмеш кыңгырау” гәҗите сайты — 39(+21) 2↑
  13. “Белем” Татар мәгарифе порталы — 39 (-5) 2↓
  14. “Безнең мирас” журналы сайты — 27(+4) 1↓
  15. “Аксу ТВ” студиясе сайты — 5(+1)

Җирле төркемнең лидеры “Шәһри Казан” да укучыларын югалтты — нибары  3830, -20,6%! “Хезмәт”нең укучылары артса да (11%, атнаның иң зур үсеше), ул икенче урыннан югары күтәрелә алмады. Шулай ук “Саба таңнары” да, укчыларын югалтса да,  өченче урынны саклап калды. Гомумән, бу төркемдәге әлеге өчлек башка сайтлардан укучыларының күплеге белән аерылып тора. Бу төркемдә рейтингтагы 15 сайтның 11ендә укучылар саны кимегән. Иң зур югалту — “Авыл утлары”нда — 27%! “Актаныш таңнары” 220 укучысын югалтса да (-22%), рейтингта бер  баскычка югары күтәрелә алды. “Туган як”(Түбән Кама районы гәҗите) та бер баскычка күтәрелеп, рейтингтагы соңгы урыннан котыла алды.

  1. “Шәһри Казан” гәҗите сайты — 3830(-995) югалту — 20,6%
  2. “Хезмәт” гәҗите сайты (Балтач, Татарстан) — 1887(+185)
  3. “Саба таңнары” гәҗите сайты — 1126(-186)
  4. “Актаныш таңнары” гәҗите сайты — 818(-220)1↑
  5. “Әлмәт таңнары” гәҗите сайты — 777(-467)1↓
  6. “Яшел Үзән” гәҗите сайты — 558(-22)
  7. “Әтнә таңы” гәҗите сайты — 387(-50)1↑
  8. “Теләче” гәҗите сайты — 368(-85)1↓
  9. “Заман сулышы” гәҗите сайты (Лениногорск) — 382(-6)1↑
  10. “Авыл утлары” гәҗите сайты (Мөслим) — 289(-105)1↓
  11. “Зәй офыклары” гәҗите сайты — 199(+75)1↑
  12. “Бөгелмә авазы” гәҗите сайты — 120(-14)1↓
  13. “Алга” гәҗите сайты (Борай, Башкортостан) — 39(+2)1↑
  14. “Туган як” гәҗите сайты — 31(+4)1↑
  15. “Балтач таңнары” гәҗите сайты (Башкортостан) — 31(-7)2↓

Наил Болгарый

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен