Актанышта адреналин яраталар

Рейтингның өченче атнасы нәтиҗәләре буенча дөньяви төркемдә  “Интертат” шакаттыра —  узган атна белән чагыштырганда, сайтка керүчеләр 145% артып, 10096 кешегә җиткән.  Хәер, нәрсә ул  “Интертат?! Әнә “Казан утлары”н укучылар 175% арткан! Эшләр болай барса, Татнет кына түгел, бөтен Рунет татарча укыячак))) Дөресен генә әйткәндә  татарча сайтларның “тормыш-көнкүрешен” аңлап бетереп булмый әле. “Ялкын” журналы сайтының  ике атна элек нибары 201 укучысы бар иде. 20 июль көнне алар инде 540 кешегә җитте – үсеш – 268%! Тик узган җомга сайтка керүчеләр 162гә генә калган. Югалту – 70 %! Атнаның иң зур югалтуы бу. “Ялкын” нинди штормга “эләккән” соң? Мондый тирбәнүләр төрле уй-фикерләргә нигез тудыра. Хосусый сайтлар белән хәл башкачарак. Марат Кәбиров сайтын беренче рейтингта укучылар 600 иде. Аннан соң 680 булды. Бу рейтингта 626га калды – сайт бер баскычка түбән төште. Башка хосусый сайтларда тыйнак кына үсеш күренә: “Җайдак” — +21, “Белем” порталы — +9  һәм “АксуТВ” — +1.

Рейтингта катнашкан 15 ресурсның җидесендә укучылар кимегән.

Дөньяви сайтлар төркеме:

  1. “Интертат” электрон гәҗите. 10096(+3149) (мәгълүматлар 27 июльгә).
  2. “Сөембикә” журналы сайты- 1830(+165)
  3. “Казан утлары” журналы сайты – 1520(+655)
  4. “Сәхнә” журналы сайты – 776(+233)↑
  5. Марат Кабиров сайты – 626(-54)↓
  6. “Мәйдан” журналы сайты – 497(-16)↑
  7. Җайдак сайты – 204(+21)↑
  8. “Кызыл таң” гәҗите сайты – 174(+30)↑
  9. “Ялкын” журналы сайты – 162 (-378)↓
  10. “Күңел” радиосы сайты -135(-11)↓
  11. “Белем” Татар мәгарифе порталы — 45 (+9)↑
  12. “Мәдәни җомга” гәҗите сайты – 41(-5)↑
  13. .“Безнең мирас” журналы сайты – 23(-3)
  14. “Көмеш кыңгырау” гәҗите сайты – 18(-2)
  15. Аксу ТВ” студиясе сайты – 4(+1)

Җирле төркемдә  алдынгылар шул ук калса да, лидерлар, узган атнада шикелле,  урыннарын алмашты.  Әлбәттә, “Шәһри Казан” – беренчелектә (үсеш — 154%). Икенче  урында “иске” яңа герой — “Хезмәт”.  “Саба таңнары” өченче урынга калды.  Аны узган атнаның антигерое дисәң дә буладыр:  -376, югалту – 23 %!  “Актаныш таңнары” исә тагын шаккатырды – үсеш 204%! Рейтингтагы иң зур арту! Беренче рейтингта бу сайтка керүчеләр 930 кеше булса, бер атнадан соң ул 507 гә калып актанышлылар “антирекорд” куйган иде. Бу атнада менә тагын шундый үсеш. Күрәсең, Актанышта канда адреналин уйнаганны яраталар.

Җирле төркемдә тагын бер яңалык бар – кайбер сайтларга шимбә көнне керүчеләр җомгадагыга караганда артыграк. Мәсәлән, шул ук “Актаныш таңнары”н шимбә 1060(+22), “Бөгелмә авазы”н 156(+22) кеше караган. Гадәттә, атна беткәч, керүчеләр кими торган иде, бу ике төбәктә киресенчә икән.

Бу атнада рейтингтагы 15 сайтның дүртесендә укучылар саны кимегән.

  1. “Шәһри Казан” гәҗите сайты – 4825(+1697) 154%
  2. “Хезмәт” гәҗите сайты (Балтач, Татарстан) – 1702(+357)↑
  3. “Саба таңнары” гәҗите сайты – 1312(-376)↓
  4. “Әлмәт таңнары” гәҗите сайты – 1244(+195)
  5. “Актаныш таңнары” гәҗите сайты – 1038(+531)↑
  6. “Яшел Үзән” гәҗите сайты – 580(-90)↓
  7. “Теләче” гәҗите сайты – 453(+3)
  8. “Әтнә таңы” гәҗите сайты – 437(+50) 
  9. “Авыл утлары” гәҗите сайты (Мөслим) — 394(+115)↑
  10. “Заман сулышы” гәҗите сайты (Лениногорск) — 388(+27)↓
  11. “Бөгелмә авазы” гәҗите сайты – 134(+52)↑
  12. “Зәй офыклары” гәҗите сайты – 124(-41)↓
  13. “Балтач таңнары” гәҗите сайты (Башкортостан) – 38(+13)↑
  14. “Алга” гәҗите сайты (Борай, Башкортостан) – 37(-13)↓
  15. “Туган як” гәҗите сайты – 27(+8)

Мәктәп төркемендә  каникул дәвам итә.

Наил Болгарый

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен