Телефонга ничек татарча шрифт куярга?

Телефонда «Play Маркет” кушымтасында  “Тизяз” дип язабыз.

Экранда чыккан “Тизяз” кертемгә (вкладкасына) басабыз һәм кушымтаны куябыз.

Куелганнан соң “Тизяз” кушымтасын ачабыз.

Алга таба “Подключить клавиатуру” төймәсенә басабыз һәм “Тизяз” турысында күбәләк (галочка) куябыз.

Шуннан соң “Выбрать клавиатуру”төймәсенә басабыз һәм  “Тизяз”ны сайлыйбыз.

Алга таба “Языки ввода” төймәсенә басып телефонда кулланылучы телләрне (татар, урыс, инглиз) сайлыйбыз

Сезнең телефонда татарча шрифт куелды!  Рәхәтен күрегез, татар телен беркайчан да җуймагыз! (Әлеге алгоритм барлык смартфоннар өчен дә ярый).

  1. Ни сәбәптәндер планшетка куеп булмый… Кайбер телефоннарга да куеп булмый. ОС ның нинди булуына карый күрәмсең.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен