Сайтлар рейтингы оештырылды

Интернетта туган телебезнең даирәсен киңәйтү, татар сайтларын бер мәйданга туплау һәм аларның үсешенә этәргеч бирү ниятеннән “Җайдак” интернет-басмасында татар сайтлары каталогы һәм рейтингы урнаштырыла башлый. Сайтларны каталогка сайлап алу принцибы бик гади — ул татарча булырга тиеш. Катнаш сайтлар (берүк биттә татарча да, урысча да мәгълүмат булган ресурслар) каталогка кертелмәде һәм әлбәттә инде алар рейтингта да катнашмый. Ресурста www.liveinternet.ru хисаплагычы куелган булуы һәм аңа керү ирекле булуы шарт. Рейтингта мәгълүматлар реаль режимда бирелә, алар ярты сәгать саен яңартылып торачак.

Каталогта татар сайтлары өч төргә бүленә: дөньяви, җирле һәм мәктәп ресурслары. Төркем исемнәреннән күренгәнчә, дөньяви сайтларның аудиториясе – Җир шары буйлап таралган татарлар, җирле сайтлар – шәһәр, район яки авыл (әйе, шаккатмагыз, шундый сайт та бар) халкы өчен мәгълүмат таратучы һәм инде мәктәп сайтлары – авыл мәктәбе яки китапханәсе (татар халкының интернетта эшләү потенциалы шундый көчле, хәтта авыл китапханәсе өчен аерым сайт оештыручылар да бар!) ресурслары. Без барлыгы 150 сайтны бер урында тупладык.

Сайтлар каталог-рейтингы

  1. Менә маладсы, җегетләр-кызлар! Булдыргансыз! Бәлки моннан соң татар интернетындагы грамотасызлык,(әйе. әйе, ялгыш укымадыгыз — грамотасызлык, интернет-технологияләр тармагындагы грамотасызлык) бераз кимер. Татарча интернеттагы хаталар турында әйткән дә юк инде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен