Ифтарда пылау ашарга кирәкме?

Быел ураза озын көннәргә туры килә.  18 сәгать диярлек  ашамый-эчми тору җинел түгел.  Шунысын да әйтик, уразаның беренче өч-дүрт көне иң авырлардан санала. Бу вакытта организм яңача яшәргә өйрәнә, шуңа күрә көн ахырына таба баш авырту да, хәлсезлек тә булырга мөмкин. Моны сабыр гына үткәреп җибәрү кирәк.  Мөмкинлек булса ятып торырга, ышык урында утырып  хәл алу да ярый. Уразада менә шушы өч-дүрт көнне дөрес үткәреп җибәрсәң, алдагы көннәре җиңелрәк  була.

Рамазанда ашау тәртибе, нинди ризык белән ифтар кылуың бик әһәмиятле.  Көне буе эсседә ач йөргәннән соң, капылт кына бер-ике тәлинкә пилмән белән ашказанын тутырып кую зыянга гына. Ахшам намазына азан әйтелгәч, сабыр гына бер-ике йотым су эчеп куегыз. Бераз сулу алгач, стакандагы суны эчеп бетерсәгез дә була. Инде хәзер бер-ике хөрмә, йә йөзем җимеше кабып куйсагыз да ярый.

Шуннан соң ахшам намазын укырга кирәк. Намаз укыган арада ашказанына эләккән су, җимешләр ашыйсы килү теләген баса  тора.

Ифтарда гадәттә аш, сөт ризыклары, балык, яшелчә, җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Болар ашказаны җинел үзләштерә торган ризыклар. Татарның  көндәлек  менюсына хәзер пылау килеп керде, элек татар пылауны бу кадәр ашамый иде. Бигрәк тә мәчетләрдә үткәрелүче ифтар ашларында нык сизелә бу гадәт. Рәхмәт үзбәк-таҗикларга! Ифтар өчен туклыклы ризык, ләкин аның белән артык мавыкмавың хәерле. Майлы булса бигрәк тә.

Ифтар белән сәхәр арасында күп итеп су эчү шулай ук файдалы. Игътибар итегез, чәй дә, сок та  түгел, ә су! Сок, чәй, кофе эчәсене генә китерә.  Уразадагы кеше гәүдәсенең һәр килограмм авырлыгы өчен 40-50 мл су эчсә, хәерле булыр.

Ифтарда гына түгел,  сәхәрдә нәрсә ашавың да мөһим. Иртән тозлы, кыздырылган ризык ашау килешмәс. Ул көне буе эчәсене китереп торыр. Сәхәрдә “запас” ашап кую да кирәкми. Бу организмны алҗыта гына.

Сөннәт буенча, карынның өчтән бер өлеше ризык, бер өлеше су һәм янә бер өлеше буш  калырга тиеш. Кеше табын яныннан җиңелчә ачлык хисе белән торып китсә, хәерлегә булыр. Ифтарда һәм сәхәрдә туйганчы ашарга тырышмагыз. Бу шартны башта үтәү кыенрак булыр анысы, ләкин тора-бара ияләшеп киткәч, гәүдәгездә моңарчы булмаган җиңеллек тоярсыз.

Наил Фәйзетдинов

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен