Атарга хөкем ителгән җинаятьче … Әфган сугышына киткән

“Тяп-ляп”. Бу сүзне ишетүгә, яшьлеге җитмешенче-сиксәненче елларга туры килгән казанлылар, инде ул вакыйгалардан соң 40 ел үтсә дә,  сискәнеп куялар. Башта даны бөтен СССРга таралган “Тяп-Ляп” бандасы Казанны дер селкетеп тотты, аннары – сиксәненче елларда, башкала гопниклар кулына калды. «Сез Казанның соңгы вакытта ничек үзгәрүен күз алдына да китерә алмыйсыз, — диде, күптән түгел башкалага килгән Андрей Макаревич журналистларга…. — Мин монда беренче тапкыр 80нче еллар башында килдем. Бу Советлар Союзының иң бандит шәһәре иде, монда бик куркыныч иде. Чыннан да. Монда бернинди дә арттыру юк….».

Узган гасырның 70 нче елларында Казандагы  җинаятьчел төркемнәр шәһәрне үзләренең  даирәләренә бүләләр — “Ново-татарские”, “Тяп-ляп”, “Жилка” һ.б.төркемнәрнең биләмәләре барлыкка килә.  Арадан иң көчлесе — «Тяп-Ляп» була. Аны оештыручылар — Сергей Антипов, Җәүдәт Хантимеров, Сергей Скрябин. Төркем «Теплоконтроль» заводы тирәсендә барлыкка килгәнгә аңа шундый исем бирәләр. Аны оештыручы итеп 1949 елгы Сергей Антипов (Антип) санала. 70 нче еллар башында нәкъ менә ул «Тяп-Ляп»ны  оештыра да инде. Бу вакытта Антипов завод тирәсендә яшәүче үсмерләр арасында  тиз арада абруй яулый. Аны гаделлеге өчен хөрмәт итәләр һәм авыр вакытта ул һәрвакыт ярдәм итә, дип беләләр. Сергей Антипов 14 яшеннән  милициянең балалар бүлмәсендә исәптә тора. Антипов «Теплоконтроль» заводында эшли, сәламәт яшәү рәвеше алып бара — спорт белән шөгыльләнә, эчми, тартмый, заманына күрә гыйлемле дә була. «Теплоконтроль» заводын бистәләр уратып алган һәм монда башлыча эшче  халык яши. Җирле шпана «тепловский» егетләренә еш һөҗүм итә торган була. Сергей Антипов егетләрне бандитлардан яклауны үз кулына ала. Төркемдә катнашучылар сүзләренә караганда,«аларның берсе дә төрмә романтикасы белән мавыкмаган». Барысының да теләге бер — сәламәт һәм көчле булу. Биш катлы йортның подвалында спорт залы ясыйлар, шунда көннәр буе шөгыльлләнәләр. Бу исә яшьләрнең күбрәк аралашуына, дуслашуына, аларда бердәмлек хисе тәрбияләнүгә китерә. «Тяп-Ляпа» ның төп принцибы да шуңа охшаш була: «тәмәке тартмаска, эчмәскә, бер-береңне бәладә ташламаска, ихтыяр көчен тикшерү мәҗбүри».  Бу төркемнең егетләре Казанның башка яшьләреннән киемнәре һәм үз-үзләрен тотышлары белән аерылып тора. Алар кыска, гадәттә, “ёжик” прическалы, кышын телогрейка һәм колакчыннары ияк астына төшереп бәйләнгән мутон бүрек кияләр. Яз-көз кашка кадәр төшерелгән шапка һәм спорт киеменнән йөриләр.”Ёжик”ның да “файдасы” бар — сугышканда чәчтән тотып алмасыннар өчен, алар чәчләрен кыска итеп алдырганнар. Телогрейка  калын булганга арматура белән сугудан саклаган. Кайберләреннән 10-15 яшькә өлкәнрәк булса да, “Антип”ка  үсмерләр нык тартыла.  Хәер, ул «Тяп-Ляпа» ның бердәнбер түгел, мөгаен, тиңнәр арасында беренче лидеры булгандыр. Сергей Антиповтан тыш, төркемнең төп лидерлары булып Сергей Скрябин (Скряба) һәм Җәүдәт Хантимеров (Җәүдә) була. Кечкенәрәк лидерлар-Михаил Захарович (Захар), Илдар Каюмов һәм Юрий Кондрашин.

“Скряба” кушаматлы Сергей Скрябин 1956 елгы. Казан “цехчылары” арасында күп танышлары булган. Югары белеме юк. Җинаятьчел төркемдәгеләрнең сүзләренә караганда, “аны бөтен җирдән — хәрби училищедан да, пединституттан да куып чыгаралар”. Төркемдә  абруе  булмаган. “Скряба шактый үзенчәлекле шәхес иде. Хәйләкәр, астыртын, булдыклы, — дип искә ала аны төркемдәгеләрнең берсе. – Кыска гына буйлы булса да, ул уң йодрыгы белән шундый иттереп китереп тондырадыр иде ки, хәтта ике метрлы амбалларның да яңаклары ярылып, күзләреннән ут чыккандыр. Үтә дә саран һәм аны якын дусты дип санаганнарны да сатып җибәрергә күп сорамый иде”. Нәкъ менә Скрябин “цехчылар”дан акча алу, мошенниклык һәм рэкет белән шөгыльләнә. Төркем шартларына риза булмаганнарны, аның күрсәтмәсе буенча кыйныйлар, тауарларын тартып алалар. Ул партия һәм сәүдә даирәләрендә дәрәҗәле  танышлыклар булдырган. Еш кына башка урам төркемнәренең лидерларын бер-берсенә каршы котырткан.

Оешкан җинаятьчел төркемнең гади әгъзаларының бурычлары төгәл бүленгән. Берәүләр узып баручыларны талый, икенчеләре машина урлый, өченчеләре фатирларны чистарта. Сыра һәм шәраб сатучыларны, спекулянтларны, шешә кабул итүчеләрне, базарда ит сатучыларны «сауганнар». Каршылык күрсәтүчеләр яки ризасызлык белдерүчеләр белән артык мәшәкатьләнеп тормаганнар — башта кыйнаганнар, шуннан соң да “файдасы” булмаса, үтереп ташларга да күп сорамаганнар.Төркемдә  йөздән артык яшь егет булган.

«Тяп-ляп» лидерларына даими рәвештә акча кереп торса да, алар моңа гына канәгать булмый. Алар Казанның тулы хуҗасы булырга тели. Башка җинаятьчел төркемнәр өстеннән генә түгел, хәтта рәсми хакимиятне дә алыштырырга өметләнәләр.

1976 ел башында, алар автотранспорт  предприятиесе автобусларын үз белдекләре белән алып чыгып китәләр. “Тяп-ляп”лылар төялгән автобуслар Урицкий исемендәге мәдәният сарае янына килеп туктый. Дискотека барган залга бәреп кереп, бөтенесен дә кыйный башлыйлар. Килеп җиткән милиция көч-хәл белән сугышуны туктата, автобусларны “тяп-ляп”лылардан тартып алгач, аларны автотранспорт предприятиесе гаражына кадәр озата барырга  мәҗбүр була.  Бераздан соң “тяп-ляп”лылар Куйбышев мәйданында (халыкта ул вакытта “Кольцо” дип аталган, хәзер шул исемдәге супермаркет урнашкан мәйдан- автор) башка  оешкан җинаятьчел төркем белән атышу оештыралар. Мәскәүнең  кискен тәнкыйьтеннән куркып, милиция һәм хакимият ике очракны да  “күрми”.

Төрле чыганаклардан Наил Болгарый туплады.

Ахыры:

Атарга хөкем ителгән җинаятьче … Әфган сугышына киткән-2

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен