Аллаһы Тәгалә Адәмне кайчан яралткан?

Мөселманнар Гашура көнен билгеләп үттеләр. Һиҗри календарь буенча мөхәррәм аеның 10 нчы көне Гашура көне дип билгеләп  үтелә. Хәлиф Гомәр Әл-Хаттаб разыйаллаһу ганһү мөхәррәм аен һиҗри календарьнең беренче ае итеп билгеләде. Гашура көне мөхәррәм аеның 10 нчы көне, бу сүз «гашәрә», ягъни «ун» сүзеннән ясалган. Аллаһ илчесе уразаны Гашура көнгә бер көн өстәп, я 9-10 нче яки 10-11нче мөхәррәмдә тотарга кушты.

Имам Әхмәднең җыентыгында мондый хәдис китерелә: «Гашура көнендә ураза тотыгыз. Бу эшегездә яһүдиләргә ошамаска тырышып, я бер көн алдан, я бер көн арттан ураза өстәгез».

Әлеге хәдистән чыгып, шуны әйтергә була: Гашура уразасын ике көн тоту хәерлерәк.  Иң яхшы ураза булып тугызынчы һәм унынчы мөхәррәмдә  тоткан ураза булачак. Дәрәҗәсе ягыннан бераз түбән булып унынчы һәм унберенче мөхәррәмдә тоткан ураза тора. Тагын да түбән булып бер генә көн тоткан ураза санала (10 нчы мөхәррәм).

Гашура көнендә ураза тоту Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаху галәйһи вәссәләм)нең сөннәте, шуңа күрә бу көндә ураза тоту хәерле гамәл. Пәйгамбәрнең үрнәгенә күбрәк ияргән саен, ул кешене Аллаһы Тәгалә дә күбрәк ярата. Шулай ук, һәрбер яхшы гамәл үзе артыннан икенче яхшы гамәлне ияртә. Ә һәрбер начар гамәл үзе артыннан икенче начар гамәлне ияртә. Бу көннең уразасын Пәйгамбәр Мөхәммәд (салаллаху галәйһи вәссәләм) һәм аның сәхабәләре генә тотып калмыйча, Муса һәм аның сәхабәләре дә тоткан. Шунысына да игътибар итегез: Пәйгамбәребез (салаллаху галәйһи вәссәләм) бу көндә ураза тотуны яһүдиләрдән алмаган. Алда әйтеп үтелгәнчә, ул бу уразаны Мәдинәгә күченгәнче үк тоткан. Ә Мәдинәгә күченгәч, ул яһүдиләрдән ни өчен алар да бу көнне уразада булуларын һәм бу көнгә нинди мәгънә биргәннәрен беләсе килеп кенә сорый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (салаллаху галәйһи вәссәләм) бу уразага тагын бер көн өсти. Бу, киресенчә, Пәйгамбәребезнең (салаллаху галәйһи вәссәләм) аларга охшарга тырышмаганлыгын күрсәтә. Гашурә көне безгә Аллаһы Тәгаләнең рәхимлелеге турында, Аның пәйгамбәрләрен  яратуын искә төшерә. Пәйгамбәрләрне үз халкы онытса да, зурламаса да, Аллаһ бу вазыйфаны икенче халыкка бүләк итә. Шуңа да мөселманнар бу вакыйгалар турында онытмаска тиеш. Бу көн безгә кешеләр арасындагы якынлык туганлык җепләре белән генә бәйле түгеллеген дә күрсәтә. Чын туганлык дип диндәге кардәшлекне атап булыр иде. Пәйгамбәребез (салаллаху галәйһи вәссәләм) яһүдиләргә үзен Мусага аларга караганда да якынрак дип әйткән. Гәрчә алар- яһүдиләр,  Муса яки аның сәхабәләре нәселеннән булсалар да. Алар Муса алып килгән тәгълиматтан күптәннән читләштеләр, ә мөселманнар әле дә Мусаны пәйгамбәр буларак яраталар.  Гашура көне Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен күрсәтә торган көн. Аллаһы Тәгалә бу көндә зур могҗиза  — диңгезне икегә аерып күрсәтте. Бу исә Аллаһы Тәгалә өчен бернинди дә чикләүләр юк икәнен күрсәтә. Барлык физика законнары, без белгән һәм белмәгән фәннәрне Аллаһы Тәгалә Үзе бар кылды һәм Үзе теләгәнчә алар белән идарә итә ала. Әмма бу законнар Аллаһның Үзенә берничек тә тәэсир ясый алмыйлар. Ислам тарихындагы бу көндәге  вакыйгалар иман китергән бәндәләрнең көче аларның иманнарында икәнен күрсәтә. Ягъни кеше куәт, корал, ниндидер әзерлекләр белән түгел, ә үзенең Аллаһка булган иманы белән көчле. Муса артыннан куган Фиргавен гаскәре ул вакытларда иң көчле армияләрнең берсе була, ә бәлки андый куәткә ия бердәнбер гаскәр дә булгандыр. Муса һәм аның халкы аларга каршы торырлык түгел иде,  сугышкан булсалар, әлбәттә, җиңелгән булырлар иде.

Бу исә тормышта ниндидер кайгы-хәсрәт килеп чыкса, бу Аллаһтан сынау булып, аннан чыгу юлын да Аллаһы Тәгалә Үзе бирәчәк дигәнне аңлата. Безгә үзебезнең иманыбызны, рухыбызны ныгыту кирәк.

Гашурә көне барлык мөселманнар өчен дә күркәм бәйрәм булып саналса да, шигыйлар (шиитлар) бу көнне кайгы һәм хәсрәт көне буларак билгеләп үтәләр. Бу көндә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаху галәйһи вәссәләм) оныгы Хөсәен гаделсез рәвештә үтерелә. Шигыйлар бүгенге көнгә кадәр 10 нчы мөхәррәмне траур матәм буларак билгеләп үтәләр. Үз-үзләрен кыйнау, аркаларын, битләрен кисеп канга бату — болар барысы да алар үзләре уйлап чыгарган һәм пакь Ислам диненә кагылышы булмаган гамәлләр. Аллаһ безне мондый ялгышлыклардан ерак тотсын!

Гашурә бик күркәм көн. Гашура көнендә шактый күп әһәмиятле, тарихи, сөенечле вакыйгалар булган. Шуларның аеруча мөһим булганнары Аллаһның пәйгамбәрләре белән бәйледер. Бу көнне Бөек Раббыбыз бу дөньяны, Адәмне яралткан, нәкъ бу көнне Адәмнең тәүбәсе кабул ителгән; Нух көймәсе тауга килеп җитеп, андагы мөэминнәр туфаннан котылган; бу көнне Ибраһим пәйгамбәр туган һәм мәҗүсиләрнең утыннан коткарылган, Гайсә һәм Идрис пәйгамбәрләр күккә ашкан; Муса пәйгамбәр һәм аңа ияргәннәр Фиргавеннең эзәрлекләвеннән котылганнар, Фиргавенне шул көнне диңгез сулары йоткан; Юныс балык карыныннан исән-имин чыгып котылган; Әюб пәйгамбәр авыр чирдән савыккан; озак елларга сузылган аерылышудан соң Ягъкуб улы Йосыф белән очрашкан; Йосыф зинданнан чыккан; Сөләйман пәйгамбәр патша булган.

Шулай итеп, догалар, теләкләр кабул ителгән һәм бик күп бәла-казалардан котылуга сәбәп булганы өчен, Гашура көне шатлыклы бер көн булып исәпләнә. Аллаһы Тәгалә һәрбарчаларыбызга да шушы бөек көнне тиешенчә итеп уразалар тотып, догалар кылып үткәрергә, әҗер-савапларга ирешергә насыйп итсен!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен