Бер җор кешегә каз бүләргә кушканнар. Ул иң элек казның башын кисеп аны хуҗага тоттырган:
-Син баш кеше, сиңа казның башы , — дигән. Казның муенын кисеп, хуҗаның хатынына биргән:
-Ир – баш, хатын – муен, дигән бабайлар. Сиңа муены тиеш.
Казның ике канатын ике кызга биргән:
— Сез бу йорттан очасы кешеләр, менә сезгә канатлары.
Аннары ике аякны ике малайга тоттырган:
— Сез ата-анагызның йомышына йөгерүчеләр, сезгә аяклары тиеш.
Шуннан соң әйткән:
-Мин баш та, муен да, канат та түгел, урта гына бер кеше, миңа уртасы тиешле, — дигән дә казның гәүдәсен үзенә алган.