Никах кәләш һәм кияү, аларның ата-аналары өчен бик җаваплы вакыйга. Аңа ике якның да әзер булып, яшьләрнең никахның, гаилә коруның бөтен асылын аңлаган хәлдә керешүе кирәк. Никах өйдә дә, мәчеттә дә укылырга мөмкин.
Имам, гадәттә, никах мәҗлесен гаилә турында кыска гына вәгазь белән башлап җибәрә.
Шуннан соң никахның төп өлеше башлана. “Никах” сүзе гарәпчәдән килешү дип тәрҗемә ителә һәм ул гамәлдә булсын өчен аның шартлары үтәлергә тиеш. Никахның мөһим булган берничә шарты бар.
Иң төп шарт — кияү белән кәләшнең Аллаһка ышануы, ягъни мөселман булулары. Алар «Лә иләһа илаллаһ, Мөхәммәдур расулуллаһ», дип иман сүзен әйтеп, дәлилләп күрсәтергә тиешләр.
Икенче шарт — шаһитларның булуы. Шаһитлар итеп мөселман булган ике ир-ат яисә бер ир кеше һәм ике хатын кыз сайлана ала. Кияү белән кәләш әлеге шаһитлар каршында үзләренең ризалыгын белдерәләр, әлеге кешеләрнең шаһитлыгы белән никах теркәлә.
Өченче шарт — кияүнең кәләшкә мәһәр, ягъни никах бүләге бирүе. Гадәттә, алтын бизәнү әйберләре, алка, йөзек яисә муенса бирелә. Әгәр кияү мәһәрне алмаган булса, аннан кайчан алып биреләчәге сорала. Кәләш биргән мәһәр белән риза булмаса, башка төрле бүләк сорарга да хокуклы.
Дүртенче шарт — ике якның да әти-әниләренең ризалыгы, яшьләрнең үз теләкләре белән никахлашуы. Шуңа күрә алардан шаһитлар каршында ризалыклары сорала.
Иң беренче кәләштән сорыйлар (сораулар үткән заманда бирелә):
— Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим, Ибраһим кызы Мәрьям, син Габдулла улы Салихка риза булып бардыңмы?
— Әйе, риза булып бардым.
Шуннан соң кияүдән сорыйлар:
— Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Габдулла улы Салих, син Ибраһим кызы Мәрьямне хатынлыкка риза булып алдыңмы?
— Әйе, риза булып алдым.
Шуннан соң имам Никах хөтбәсен укый.
Укып бетергәч, дога кыла:
“Әй, Раббым Аллаһ Үзеңнең ризалыгың өчен шушы яшьләргә никах укыдык. Ошбу никахны кабуллардан кылсаң иде. Яшь парларның арасына тагын да ныграк мәхәббәт хисләре салып, аларга җиңеллек белән тормыш корып шатлык белән, кайгы-хәсрәтсез, бер-берсен яратып, бер-берсенә терәк булып яшәргә насыйп итсәң иде. Йә, Раббым, аларга нык сәламәтлек биреп, сау-сәламәт балалар алып кайтып, аларны тигезлек белән, саулык-шатлык белән иманлы итеп үзләре тәрбияләп үстереп картайган көннәрендә дә аларның куанычын күрергә насыйп итсәң иде.
Бәәракәллаһу ләкә үә бәәракә галәйкә үә җәмәга бәйнәкүмәә фии хайр.
Аллаһ Тәгалә сезгә бәрәкәтен бирсен, Үзенең ярдәмен яудырсын һәм бәхет белән яшәргә насыйп итсен! Раббанә әтинә фид дунья хәсәнәтән вә фил ахыйрати хәсәнәтән вә кыйнә газәбән нәр. Амин”.
Шушы мизгелләрдән соң, кияү белән кәләш, Аллаһы Тәгалә каршында ир белән хатын булып, бер-берсенә хәләл булып саналалар. Бүгеннән башлап әти-әниләре өстендәге бурыч алар җилкәсендә. Ир белән хатынның икесенә дә яңа вазифалар өстәлә, ир кеше гаилә башлыгы, хуҗа буларак хуҗалык өчен җавап бирә. Пәйгамбәребез (салаллаһү галәйһи вәссәләм), һәрберегез көтүче һәм һәрберегез көтүегез өчен җавап бирәчәк, диде. Бу, әлбәттә, ирләргә карата әйтелгән сүз.
Хатын-кызның вазифасы — өйдә пөхтәлек-чисталык булдыру, җылы ризык пешереп, ирен ачык йөз белән каршы алу. Иренең, балаларының чиста-пөхтә булулары шулай ук аның вазифасы. Иң күркәм хатын-кыз, диде Пәйгамбәребез (салаллаһү галәйһи вәссәләм), иренә буйсына белгән, ирен хуҗа дип таный белгәне. Ә иң күркәм ир — хатынына карата рәхим-шәфкатле, мәрхамәтле булган ир.
Каенана һәм каенаталарны үз ата-анагыз кебек якын күрү тиешле, алар мәхрәм хөкемендә булырлар. Ата-ананы хөрмәт итү — иң изге бурычларның берсе. Шушы вазифаларны үтәү яшьләр тормышын хәерле, бәрәкәтле итәр, ин ша Аллаһ.
Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә җиңеллек белән тормыш корып, шатлык белән кайгы-хәсрәтсез бер-берегезгә терәк булып, бер-берегезне аңлап яшәргә насыйп итсен. Никахыгызны кабуллардан кылсын.
Имамның шушы йомгаклау сүзеннән соң, яшь гаиләне бәйрәм белән әти-әниләре, туганнары котлыйлар, яшьләргә бүләкләрен тапшыралар.
Шуннан соң яшьләрне, кунакларны никах табынына чакыралар.
Язманы Наил Болгарый әзерләде.
Бик кирэкле материал. Никахлар гел шулай матур хэм дорес, исламча уздырылсыннар иде!
Материалларыгыз коннэн кон яхшыра. Рэхэтлэнеп соенеп укыйм. Унышлар сезгэ!
Ике якның да әти-әнисенең ризалыгын алу шартына кагылышлы сорау (дөресрәге, төгәллек кертү үтенече) бар иде. Минемчә, бу шәригать таләбе түгел, әхлакый мәсьәлә, ләкин шарт белән әдәп икесе ике нәрсә… Ир-атка никахлашу өчен әти-әнисенең ризалыгын алу шарт (ягъни, үтәлүе һичшиксез мәҗбүри) булып тормый. Беренче тапкыр кияүгә чыгучы кыз баланы тәрбияләгән ир-атның — вәлинең (әтисе, абыйсы, туганы, опекуны һ.б.) ризалыгын алу кирәк. Ләкин ире үлеп тол калган яки иреннән аерылган хатыннар да кияүгә чыга бит… Алар үз язмышларын үзләре хәл итәргә хаклы, ягъни аларга кемнеңдер ризалыгын алу шарты куелмый. Әгәр мин ялгышкан булсам, Аллаһ кичерсен. Мондый язмалар биргәндә бер категория (кыз) өчен мәгълүмат биреп, икенче категорияне (хатын) игътибарсыз калдыру бик үк дөрес түгелдер. Шулай да, гыйлемле дин әһеле үз фикерен белдереп, төгәллек кертсә, язма тагын да тулырак һәм файдалырак булыр иде.
шэп язгансыз!