99 шарты

Бервакыт падишаһ  вәзиреннән:

  • Нишләп минем хезмәтчем миннән бәхетлерәк икән? Ул бит ярлы, ә мин падишаһ, байлыгым дөньяга җитәрлек, ә җан тынычлыгым юк ,- дип сораган.
  • Падишаһым, Сез аны “99 шарты” белән сынап карагыз.
  • Нәрсә соң ул “99 шарты” ?
  • Төнлә аның ишеге төбенә 99 динар салынган янчык куегыз. Янында “Сиңа бүләккә 100 динар” дигән язу да калдырыгыз. Ишеккә шакыгыз да, шуннан соң нәрсә булганын читтән генә карап торыгыз.

Падишаһ шулай эшләткән дә. Хезмәтче янчыкны алып, акчаны санап карагач, әйтеп куйган:

  • Бер динар кайдадыр төшеп калган бит.

Хезмәтче гаиләсе белән динарны эзләргә чыккан. Төне буе эзләгәннәр. Таба алмагач,хезмәтченең  ачуы чыккан. Элек сабыр булса, хәзер ул хатынына, балаларына җикеренгән. Йокысы качкан, төне буе шул бер динар турында кайгырып чыккан. Иртән дә кәефе булмаган.

Падишаһ янына да ул йокысызлыктан шешенгән кыяфәте белән кәефсез килеш килгән. Йөзендә елмаюның әсәре дә булмаган. Канәгатьсезлеге ерактан ук “кычкырып торган”.

Падишаһ менә шунда “99 шарты”ның нәрсә икәнен аңлаган да инде. Адәм баласы Аллаһу Сөбһанәкә вә Тәгалә безгә бүләк итеп биргән 99 бәрәкатне оныта да, гомер буе шул җитеп бетмәгән малны эзли. Кеше үзенә насыйп булмаганны эзли бит, тик шуны аңламый. Татарда мәкаль дә бар бит әле – “Насыйп мал тешеңне сындырып керә”. Аллаһу Тәгалә тарафыннан сиңа бирелгән мал, телисеңме-теләмисеңме, барыбер синкеке булсак.  Насыйп булмаса – тешең белән кое казысаң да сиңа тәтемәячәк. Шөкер итәргә өйрәнсәк иде, мөхтәрәм җәмәгать. Булганына  канәгать булу – сөннәттәндер. Булмаганына канәгать булу – үзе бер гыйлем. Аска карап шөкер ит, өскә карап — гыйбрәт ал, дигәннәр борынгылар. Аллаһ адәм баласына нәрсә кирәген аңа караганда яхшырак белә. Аллаһ Тәгалә  насыйп итмәгән икән, димәк, сиңа шулай хәерле. Безгә булганына шөкер итеп, Аллаһу Тәгаләгә   биргән нигъмәтләре өчен рәхмәтләр укып, мохтаҗ булганнарын  Аллаһтан ялварып  яшәргә  өйрәнәсе иде!

Наил Болгарый

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен