Күңел чисталыгы киемнән башлана

Исламда тышкы кыяфәткә караган күрсәтмәләр бар. Мисал өчен, мөселман кешесенә аерым бер төстәге киемнәрне киюдән саклану киңәш ителә.

Кара төс

Ул ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә рөхсәт ителгән. Исламда кара төс кайгы белән бәйле түгел. Мисал өчен, бер хәдистә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салаллаһу галәйһи вәссәләм) Мәккә ачылганда кара чалмадан була, дип искәртелә.

Ак төс

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салаллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: “Ак төстәге киемнәр киегез. Чынлыкта, алар иң яхшы киемнәрдән санала. Һәм җәсадларны да акка төрегез.” Аның ак төс киеп йөрергә яратканлыгы күп җирдә искәртелә. Ислам галимнәренең  сүзләренчә, хаҗ кылганда ир-атларга ак изар (ул тәннең аскы өлеше каплый), яки рида (җилкәгә эленә торган тукыма) кисәләр яхшы.

Яшел төс

Ул шулай ук тыелмаган төс. Әбү-Римс болай, ди: “Мин Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәрен (салаллаһу галәйһи вәссәләм) күрдем, аның өстендә яшел төстәге ике кием иде”.

Кызыл төс

Ислам галимнәренең әлеге төскә карашы бертөрле генә түгел. Бер өлеше кызылдан киенүне мәкрух, ягъни тыелган гамәл, дип санаса. Икенчеләре киемдә башка төсләр дә булса, кызыл төс рөхсәт ителә, ди. Өченчеләре исә кызыл төстәге тукымадан тегелгән киемнең зыяны юк, дигән фикердә.

Коръәндә һәм Сөннәттә кызыл төскә каршы турыдан-туры каршы килгән сүз юк. Бер хәдистә, мисал өчен, болай диелә: “Аллаһы Тәгалә үзенең Китабында тыймаган әйбер тыелмый һәм тыйган әйбер рөхсәт ителми. Ул әйтми калдырган мәсьәләләр шулай ук рөхсәт ителә”.

Кызыл киемне киюдән сакланырга кирәклеге турында ишарәләрне генә табып була. Мәсәлән: “Беркөнне Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) яныннан бер кеше үтеп китте. Ул Пәйгамбәребезне (салаллаһу галәйһи вәссәләм) сәламләде, ләкин ул аңа җавап кайтармады” (Әт-Тирмизи 2807, Әбу Дауд 2/450). Яки: “Чыннан да, шайтан кызыл төсне ярата, шуңа күрә кызылдан качыгыз” (Әт-Табарани 7/353, Әл-Байхакъи 5/193). Ләкин бу хәдисләр көчсез, хакыйкатькә бик үк туры килеп бетми дип кабул ителгән. Бердәнбер кызыл төс турындагы дөрес хәдис дип Әнәс хәдисе санала. Анда болай диелә: “Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәре (салаллаһу галәйһи вәссәләм) безгә кызыл әл-мәясәрне тыйган” (Әл-Бохари 5849, Мөслим 2066).

Әмма “әл-мәясәр” – ул ат, дөя, ишәк өстенә ябыла торган сырма гына. Ягъни хәдистә сүз кызыл төстәге сырманың тыелганлыгы турында гына бара, кызыл киемгә кагылмый.

Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салаллаһу галәйһи вәссәләм) дә кайвакыт кызыл кием киюе турында хәбәрләр бар: “Пәйгамбәрнең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) бәйрәмнәрдә генә кия торган кызыл киеме була” (Әт-Табарани).

Күпчелек галимнәр кызыл төсне ир-атларга кияргә ярамый, ә хатын-кызларга рөхсәт ителә, дип искәртә. Ләкин бу тыю бары тик тулысынча кызыл төстән киенүгә карый. Әгәр дә киемдә башка төсләр дә булса, ул тыелмый.

Кызыл төстәге киемнәрнең ир-атларга ярамавы турында төрле фикерләр яшәп килә. Беренчедән, бу төс аларны хатын-кызларга охшата: “Пәйгамберебез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) кызыл яки сары төстәге кием кигән ир-атны күрсә, аны үз янына чакырып: “Моны хатын-кызларга калдырыгыз,”- дип әйтә торган булган.” (Әт-Табарани). Икенчедән, кызыл төсне кигән кеше үзенә игътибар сорый: “Бу дөньяда кешенең игътибарын җәлеп итәр өчен шөһрәт киемен кигәнгә Аллаһы Тәгалә хөкем көнендә кимсетү киемен кидерер һәм аңа бөтенләй карамас” (Әбу Давуд, Либас, 5). Өченчедән, кызыл төсне тугры булмаганнар кия.

Сары һәм кишер төсе

Бердәнбер ышанычлы тыю “әл-мөэсфәр” – ачык сары (зәгъфран) төсенә яки кишер төсенә кагыла. Ләкин ул да бары ир-атларга карата гына әйтелә. Хатын-кызларга исә сары төстәге киемне кию рөхсәт ителә: “Бу киемнәреңне берәр хатыныңа бир, чөнки аларга ул тыелмый” (Әхмәт 2/196).

«Казан нуры» мәчете имамы-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов: «Дөрестән дә, нинди төстәге киемнәрне кияргә ярый һәм кайсыларын ярамый дигән мәсьәләгә карата төрле фикерләр яшәп килә. Язмадагы мәгълүмат белән тулысынча килешәм. Өстәп шуны әйтәсе килә: ир-атларга ефәк тукымадан тегелгән киемнәрне кию шулай ук тыела. Алтыннан эшләнгән бизәнү әйберләре дә ир-егетләргә рөхсәт ителми. Хатын-кызлар өчен исә мондый тыюлар юк.»

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен