Патша Харун Рәшит дәверендә Бәхлүл исемле бер кеше яши. Ул чын кешедә булган бөтен матур сыйфатлар белән сыйфатланган, иманлы, диндар, бөек рухлы бер шәхес була. Диндар булып яшәвен күреп, кайбер бәндәләр аны юләргә санадылар. Кайберләре аның диндарлыгына хәйран калып “ул әүлия, Аллаһның дустыдыр”, дип уйлый иделәр. Патша Харун Рәшит Бәхлүлгә бераз сәерсенеп караса да, аның изге җанлы булуына шикләнми иде.
Кем өчендер юләр, кемгәдер әүлия булып күренгән Бәхлүл көннәрдән бер көнне көпә-көндез кулына шәм тотып, нәрсәдер эзләгән хәлдә, урамга чыга. Үзен шушы сәер итеп тоткан хәлдә, Харун Рәшитның сарайларына таба юнәлә. Сарай ишеге каршысына килеп баскач, сакчылар Бәхлүлне патша янына озаталар. Көпә-көндез кулына шәм тотып йөргәнен күргән берничә кеше дә Бәхлүлгә ияргән иделәр. Тәхеттә утырып торган хәлифә аны күргәч:
-Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын сиңа, әй, Бәхлүл. Шәм кабызып, көпә-көндез нәрсә эзлисең?- дип сорый.
-Сиңа да Аллаһың сәламе вә рәхмәте һәм бәрәкәте булсын, әй, хәлифәбез. Дөресен генә әйткәндә, мин кеше эзли идем,- дип җавап кайтара Бәхлүл
Бу сүзне ишеткән патша көлеп җибәрә һәм:
-Әй, Бәхлүл, акылга сыймас әйбер сөйлисең. Синең каршыңда мин, як-ягыма баскан сакчыларым, сине чолгап алган иллегә якын хезмәтчеләрем, сәер хәлеңне күреп, артыңнан ияреп килгән адәмнәр кеше түгелме?- дип сорый.
-Әй, гадел булырга тырышкан хәлифәбез. Кеше булган кешенең күзләре гөнаһка карамас. Теле ялган, гайбәт, рәнҗетүче сүзләр сөйләмәс. Колаклары күңелендәге иманны сүндерә торган бәхәсләрне, сүзләрне тыңламас. Кеше булган кешенең куллары Аллаһ тыйган эшләрне эшләп, гөнаһларга кермәс, гаделсезлек кылмас. Кеше булган кешенең аяклары, гөнаһлы юлларда йөрмәс. Кеше булган кешенең күңелендә иман, тәкъвалык, диндарлык, мәрхәмәтлелек, башкаларны хөрмәтләү һәм сөю хисләре булыр,- дип җавап бирде Бәхлүл һәм берникадәр тынып торганнан соң:
— Кызганычка каршы мондый кешеләрне табу бик авыр, әй, хәлифәм,-дип сүзен төгәлләде.
Бу фикерне ишеткән хәлифәнең йөзендәге елмаюы, бер өрүдән сүнгән шәм кебек сүнде. Күзләреннән күз яшьләре агып, сакалын юешләтте. Аның елавын күреп, башка кешеләрнең күзләре дә яшьләнде. Хәлифә, тәхетеннән төшеп, Бәхлүл янына килеп басты. Һәм аның нур белән балкыган йөзенә карап:
— Безнең кебек гөнаһ чокырларына төшеп, кешелеклеген югалткан гөнаһлы бәндәләр өчен, зинһар, дога кыл,-дип әйтте.
Хөрмәтле дустым! “Кеше бу дөньяга ни өчен килә?” дигән сорауга күп төрле җаваплар ишетергә мөмкин. Әмма изге китап — Коръәндә Аллаһы Тәгалә шулайрак җавап бирә:
“Җеннәрне һәм кешеләрне миңа гыйбадәт кылсыннар өчен яраттым”.
Нәрсә соң ул гыйбадәт? Ислам дине безгә кушкан һәм тыйган эшләр һәммәсе дә гыйбадәт. Кайбер кешеләр: “Аллаһы Тәгалә безнең намаз укуыбызга да, ураза тотуыбызга да, хаҗга баруыбызга да, тыйганнарыннан тыелып яшәвебезгә дә мохтаҗ түгел. Алай булгач, нәрсәгә кирәк соң гыйбадәт?”- дип сорарлар. Гыйбадәт ул — кешенең кешелеклелеген саклап калырга ярдәм иткән һәм Аллаһы Тәгаләнең мәңгелек рәхмәтенә ирештерә торган бик зур корал. Гыйбадәт коралына таянмаган бәндә, кешелеклелеген саклап кала алмый. Изге китапта Аллаһы Тәгалә әйтә:
“Олылыгым белән әйтәм. Мин кешене иң күркәм сурәттә яраттым, (ягъни кешелеклелек сыйфатлары белән сыйфатладым) һәм иң соңыннан, аны иң түбән дәрәҗәләргә төшерермен. Илләмәгәр (кешелеклелеген югалтмаслар), иман китереп изгелек итүчеләр.”
Кайсыбер бәндәләр, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшәләр. Бүгенге көндә биш ана бала тапса, аның икесе, өчесе нарасыен калдырып, ташлап китә. Бу аналар тавыклардан да түбән дәрәҗәгә тәгәриләр. Тавык — иң куркак хайваннарның берсе булса да, чебиләре дөньяга килгәч, аларны саклар өчен эткә дә, кирәк булса, кешегә дә ташлана. Димәк, кеше дөньяга ни өчен килде? Гыйбадәт итәр өчен. Гыйбадәт ни өчен кирәк? Кешелеклелегебезне саклап, Аллаһының ризалыгына ирешер өчен.
Наил Болгарый туплады.
Бу мәкаләне укымый калмагыз!!!