Акчалы кеше укый-яза беләме?

Рәшит Заһидуллин рәсеме

Кунакханә администраторының телефоны шалтырый:

– Әйтегезче, бу “Эльдорадо” кунакханәсеме?

– Юк, “Эспланада”.

– Һм-м… Мин 10 нчы бүлмәдән чыгарып ыргыткан теге адәм хаклы инде алайса.

* * *

Вәлиләргә чакырылмаган кунаклар килеп керә. Бер сәгать үтә, ике сәгать – боларның китәргә исләрендә дә юк. Аптырагач Вәли хатынына эндәшә:

– Хатын, кая, китер әле теге даруны…

– Нинди дару? – дип кызыксына кунакларның берсе, Вәли өчен борчылган сымак кыланып.

– Әй, исегез китмәсен! Йокларга ятарга ун минут кала эчә торган дару.

* * *

Гали Вәлиеч күршесенә шалтырата:

– Самат Хәлимович, малаегызның математика буенча өй эшен эшләдегезме?

– Эшләдем.

– Күчерергә биреп тора алмассыз микән?

* * *

Китап сатучыга сорау бирәләр:

– Сәүдәләр ничек бара?

– Бик начар.

– Нишләп?

– Акчалы кешеләр укый-яза белми. Укый-яза белгәннәренең акчасы юк. Нинди сәүдә инде шулай булгач?

* * *

Эскәмиядә утырган әбиләр янына күрше йортта яшәүче әби килеп туктый:

– Абау, сезнең подъездда нинди тавыш ул? Кычкыралар, акыралар, елыйлар. Берәрсе үлдеме әллә?

– Үлмәде, бер егетне озаталар. Исән кайтырмы, үлеме – билгесез.

– Сугышка китәмени?

– Юк, “Спартак”-ЦСКА матчын карарга.

* * *

Шерлок Холмс белән Ватсон камин янында утыралар.

– Ватсон, – ди атаклы шымчы. – Хәзер безгә бер әфәнде килеп керәчәк. Ул Лондоннан, клерк булып эшли, Рид исемле.

– Бу нәрсә, Холмс, дедукцияме?

– Юк, Ватсон, бу – телеграмма.

* * *

1975 ел. Торгынлык чәчәк аткан чор. Рабинович Кремльдә эшли. Аның утырган урыны – Спас манарасы, бурычы – коммунизм якыная башлау белән бу хакта Үзәк Комитетка җиткерү. Америка яһүдләре Рабиновичны үзләре янына чакыралар. Янәсе, шулай ук берни эшләмичә карап кына утырырсың, безгә икътисадый торгынлык якынлашуын хәбәр итәрсең.

– Юк, – дип җавап бирә Рабинович, – миңа даими эш кирәк!

* * *

Тамашачылар караңгыда каргана-каргана пычрак  ишегалды аша кинотеатрдан чыгалар:

– Бигрәк мыскыл итәләр инде безне! Кешегә дә санамыйлар! Керәсең – йолдыз кебек, чыгасың – дуңгыз кебек!..

Директор – үз кабинетыннан:

– Акчаны без чыккан өчен түгел, ә кергән өчен алабыз!

* * *

Әллә безнең дәүләтебез авыру гына микән? Әгәр дә, Аллаһ кушып, чынлап та шулай булса, аның кайчан да булса бервакыт тереләсенә өмет баглар идең, ичмасам.

* * *

Түрәгә сорау бирәләр:

– Сезнең кайчан булса да вөҗдан газабы кичергәнегез булдымы?

– Сез нәрсә?! – дип җавап бирә ул. – Минем беркайчан да ришвәт алганым юк!

* * *

Фермер янына дусты кунакка килә. Тегесе аны хуҗалыгы белән таныштыра:

– Менә монысы чөгендер алу комбайны, монысы – бөртекле ашлыкныкы, болары – печән чабу машиналары…

– Аңламадым, – ди кунак. – Шушы хәтле техникаң була торып, син нишләп аракы белән сату итәсең?

– Чөнки аракы сату файдалырак.

* * *

Тирес кортының баласы зәңгәр күккә кызыгып карап торганнан соң:

– Әти, әгәр безнең канатларыбыз булса, ничек шәп булыр иде, әйеме?

– Әйбәт булмас иде.

– Нишләп?

– Чөнки канатлар тирес астында казынырга комачаулый.

* * *

– Василий Иванович, – ди Петя. – Уйлыйм-уйлыйм, әмма бер соравыма һич тә җавап таба алмыйм.

– Нинди сорауга?

– Революция җиңгәч, без кемнәрне атарбыз икән?

***

Ит кибете каршында ике эт сөйләшеп тора:

– Әйдә, кереп чыгабыз!

– Юк. Күрмисеңмени, “Эт ияртеп кермәскә” дип язылган.

– Ахмак! Безнең язу таныганны анда беркем дә белми бит!

* * *

Ике дус очраша:

– Кичә гаишниклар праваны алып калдылар.

– Нишләп?

– Аларны беләсең бит инде, җыен юк-барга бәйләнәләр. Янәсе, аптечкам юк, машина номеры пычракка баткан. Имеш, каршы як юлдан арт белән кызыл утка кереп киткәнмен, лыгыр исерек булганмын…

* * *

Сезгә, чит планета кешеләренә, футболның нәрсә икәнен ничек аңлатыйм икән? Кыскача гына әйткәндә, футбол ул егерме ике кешенең эчмичә, тартмыйча, сәламәтлекләрен кайгыртып, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүе һәм алар өчен җан атучы меңләгән кешенең эчеп, тартып, нервыларын бозып, сәламәтлекләрен какшатуы.

* * *

– Сумса! Сумса! Кайсыгызга сумса?!

– Сумсагыз нәрсә белән?

– Төрлесе бар инде…

– Мәсәлән, ниндиләр?

– Бар бүгенгеләр, кичәгеләр, ә менә болары өченчекөнгеләр.

* * *

Врач – авыруга:

– Тартасызмы?

– Юк.

– Эчәсезме?

– Юк.

– Кирәкми минем өстән авыз кыйшайтып утырырга, барыбер нәрсә дә булса табачакмын.

***

Рөстәм — укытучыга:

— Апа, мин үскәч зур кеше булам, һәм Сезгә миңа икеле куйган өчен бик оят булачак!

— Миңнеханов, күп сөйләнмә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен