Комган белән пәкедер…

 

Комган – гадәттә җиз, бакыр һәм башка төрле төрле калайдан эшләнгән махсус формадагы, тоткалы һәм борынлы су савыты. Еш кына аңа төрле бизәкләр, чокып рәсемнәр ясала. Бу сүзнең гомумтөрки телдә киң таралган булуы комганның төркиләрдә бик күптәннән кулланылышта йөрүе хакында сөйли.

Комган һәр татар өендә дә булган. Аңа су салып, гадәттә мич артында тотканнар. Бәлки әле күпләр белмидер дә — әби-бабаларыбызның мичләре казанлы булган. Урыс миченнән ул шуның белән аерылып тора да. Казанда ризык пешә, су җылына. Ә җылы су — бишвакыт намаз укучы, тәһарәтле мөселман кешесе өчен төп ихтыяҗларның бер­се. Юыну-тәһарәт өчен кирәкле су нәкъ менә шул комганнарда сакланган. Гасырлар дәвамында хуҗалыкта берничә комган булган:  берсе – өйдә, икенчесе – бакчада, өченчесе мунчада торган. Бәдрәфнең дә үз комганы булган. Татар көндәлек тормышын комганнан башка күз алдына да китерә алмый. Ул – чисталык, пакълек, сәламәтлек чыганагы. Моны раслаучы мәкаль дә бар: мөселманлык икедер: комган белән пәкедер. Мөселман булуның нигезе дә чисталык бит: ул пәке белән кырынган, комган белән юынган, тәһарәт алган.

Комганнар­ны бакырдан, җиздән кала көмеш белән бронзадан да ясаганнар. Алар төрле формада булсалар да, үзара бик охшаш. Гадәттә, аларның боры­ны кош яки хайван башына охшатып эшләнгән. Һәр төбәктә диярлек бу һөнәрнең үз осталары – атаклы комганчылар булган. XIX гасырда тимерчеләр зур булмаган бакыр һәм җиз комганнар ясаганнар. Бу су савытлары тар муенлы, борынлы, тоткалы һәм еш кына капкачлы булган. Алар халык арасында бик киң таралган. Гадәттә бу чорда  комганнар бизәк-рәсемсез ясалган. Комган ясау  үзәкләре булып Казан һәм Казан арты авыллары (Олы Әтнә, Тимерче һәм башка авыллар) танылган. Өй кирәк-яракларыннан булган комганны Россия шәһәрләренең татар бистәләрендә дә ясап сатканнар. Кукмарада, мисалга, сәүдәгәр Володинның комган ясау буенча шәхси остаханәсе булган.

Җиз комганнарны бүген пластиктан ясалганнары алыштырды. Мондый комганнарның уңай ягы – алар җиңел. Хәер, авылларда  җиз комганнарны бүген дә очратырга була әле. Һәрхәлдә, нәрсәдән ясалган булуына да карамастан, комган татар  халкының чисталык һәм пөхтәлек өлгесе булып калуын дәвам итә.

Мәрьям Заһиди

  1. Мин хәтерлим бу җиз комганнарны. Кечкенә вакытта алар бар иде һәр гаиләдә. Кирәкле һәм уңайлы савыт.

  2. Бик кирэкле, кызыклы мэкалэ! Эйе, комган татар халкынын чисталыгын, похтэлеген курсэтуче эсбап. Без ускэндэ казанлы, плитэле мич иде, ул казанда пешкэн аш теленне йотарлык була иде. Ашын ашаганнан сон, казанны юып шунда су салынып куела иде, ул су тэхарэт алырга, сыерга башак бирергэ, малларга эчертергэ тотыла иде.Эйе, бар иде заманалар, авыр дисэн дэ, кунелле иде. Хэзер икенче торле тормыш инде, лэкин узебезнен татарлыкны онытмасак иде, мондый уткэннэребезне балаларга гел сойлэп, ислэренэ тошереп торсак иде. Тэртипле, иманлы, ихтирамлы булсак иде!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен