Супермаркетларда бу товарларга борылып та карамыйм

Бер көнне арзанлыгы белән танылган “Пятерочка”да күптәнге танышымны очраттым. Әлбәттә инде, кибеттә булгач, сүз үзеннән-үзе товарларга килеп ялганды. Баксаң, ул инде бу кибеткә күптән йөри һәм товар сайлауда шактый тәҗрибәсе бар. Үзенең ачы тәҗрибәсе турында миңа да сөйләде. Гомумән, зур, федераль челтәр кибетләреннән  товар алганда сак,  игътибарлы һәм таләпчән булырга кирәк. Иң элек товарның этикеткасын җентекләп укырга, составын өйрәнергә, һәм инде, әлбәттә, куллану вакытын  карарга. Срогы чыккан товарлар булса, тартынып тормыйча, менеджерлардан яңарагын китерүләрен сорарга. Администраторның кайда икәнлеге белән кызыксыну да нәтиҗә бирә, ди танышым.

.Бу кибетләрдә  ярмалар кыйммәт түгел, еш кына  төрле акцияләр дә булып тора. Ул да шуңа кызыгып, ярмаларны күпләп ала торган булган. Тик бервакыт, өйдә җылы һәм коры урында саклана торган дөге  кортлаган. Барысы да бер урында сакланганга күрә, кортлар башка ярмаларга  да күчкәннәр. Вак кына кара кортларны ничек кенә бетерергә тырышса да, алар үрчи генә барганнар. Шкаф киштәләрен дә берничә тапкыр чистартып юып караганнар, хлор белән дә эшкәрткәннәр – берни ярдәм итмәгән.  Бары тик барлык ярмаларны  урамга кошларга чыгарып сипкәч кенә, кортлардан котылган.

Йомыркалар сатып алганда  бик тә игътибарлы булырга кирәк. Еш кына полиэтилен белән ачып та карый алмаслык итеп төргәкләнгән йомыркалар саталар. Баксаң, аларны кибеттә шулай махсус төрәләр икән. Аның тышына   тавыкның кайчан йомырка салган вакыты түгел, ә төргәкләү көне языла. Моның ник шулай эшләнгәнен аңлатып тору да кирәкмидер. Йомыркалар сатылмыйча озак ятсалар, аларны  яңадан төргәкләүләре дә ихтимал. Тышына тагын да соңрак дата язып куеп.

Сыр  белән дә шулай эшлиләр, бигрәк тә кыйммәтле сортлары белән. Аларны да берничә тапкыр төргәклиләр. Арзан сырлар тиз сатыла һәм алар белән болай  мәшәкатьләнмиләр.

Суыткычта берничек тә төрелмәгән килеш яткан тавык ботларын, тавык филесын һәм тавык түшкәләрен сатып алырга кирәкми. Сез бит аның кайчан чалынганын, ничек эшкәртелгәнен, нинди шартларда  сакланганын һәм бу кибеттә ничә “яңа ел каршылаганын” беркайчан дә белмәячәксез.

Иң яхшысы – фирма төргәгендә тавыкны алу. Үзегез белгән, кайдадыр күзегезгә чалынган фирма булса, тагы да яхшырак. Бу очракта ялган этикетка ябыштыру  мөмкинлеге юк диярлек.

Сөт продуктларын алганда бик тә игътибарлы булырга кирәк. Менеджерлар алар төлке кебек, бик хәйләкәр – срогы чыккан товарны алгы рәтләргә куялар. Ә яңа килгән товар, арттарак үз чиратын көтеп тора.

Шуңа да сөт, кефир, йогурт, катык кебек ризыкларны суыткычның эченнәнрәк алырга кирәк.

Вил Гатауллин

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен