Чегән бер тапкыр гына алдый ала…

Айрат Гайфуллин рәсеме

Кыш. Урамда бозлавык, кар ява. Кечкенә малай тәрәзәдән тышка карап тора.

Әнисе:

– Нәрсә, бәбкәм, матур итеп кар ява дип карап торасыңмы?

– Юк, тагын ничә кеше бозда таеп егылып аяк-кулларын сындырыр икән дип карап торам.

***

Олы яшьтәге абзый, урамнан үзе хәтле сигарет пошкытып килүче бот буе малайны күреп, башын селки:

–Һай, иртә, бик иртә башлагансың, наный!..

–Нишләп иртә булсын? Өйлә җитә бит инде!..

***

Яр буенда бер-берсеннән ерак түгел генә бер бабай белән бер ир балык тотып утыра. Бабай кармагын сала да ала, сала да ала, ә теге ирнең калкавычы селкенеп тә карамый. Аптырагач, ул көндәше янына килә:

– Бабай, син нәрсәгә тотасың?

Тегесенең серен чишәсе килми, шуңа күрә алдаша:

– Чәйнәлгән кәҗә бугына.

Теге ир дәшми-тынмый гына китеп бара һәм бераздан ярты чиләк кәҗә бугы күтәреп килә.

– Кая, бабай, бер пычранган-пычранган миңа да чәйнәп бир әле.

***

– Әни, син ялганчы икән.

– Нишләп алай дисең, кызым?

– Син аракы эчкән кешене полиция алып китә дигән идең.

– Кемне алып китмәде?

– Бүген күрше полиция абый безгә кергән иде. Әти белән утырып аракы эчтеләр. Ә ул әтине алып китмәде. Рәхмәт әйтеп чыгып китте.

***

– Кияүгә чыктыңмыни?

– Чыктым.

– Ирең бәхетлеме соң?

– Бәхетле булмыйча гына карасын!

***

Яхшы ук кәгеп алган бер ГАИ инспекторы бер үзбушаткычны туктата:

– Мужик! Нәрсә коелып бара ул синең самосвалыңнан? Инде синнән бүген бишенче тапкыр сорыйм!

– Кыш… Бозлавык… Ком сибәм, иптәш сержант… Мин инде бүген моны сезгә бишенче тапкыр аңлатам…

***

Яһүд егете үзенә хатын сайлый. Өч гүзәл кызга ул бер үк сорау белән мөрәҗәгать итә:

– Туташ, әйтегез әле, өч өчең ничә була?

– Тугыз, – дип җавап бирә беренчесе.

– О-о, сез математик икән! – ди кияү егете, сокланып.

– Унике, – ди икенче кыз.

– О, сез философ икән!

Өченче кыз сорауга: “Сиңа ничә кирәк булса, шул кадәр була!” – дип җавап бирә.

– Сез – чын дипломат! – ди егет.

Ничек уйлыйсыз, яһүд егете кайсы кызны сайлап алган?

Ялгышасыз, ул әтисе бай кызга өйләнгән!

***

Укытучы – Вәлигә:

– Синең бу билгеләреңне күргәч, атаңның чәчләре агарачак бит!

– Агармаячак!

– Нишләп?

– Чөнки аның башы пеләш!

***

Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:

– Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?

– Кем?

– Укытучы.

– Каян белдең?

– Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп тикшерде.

***

Вәли телевизордан “Хайваннар дөньясы” тапшыруын карап утыра:

–Әни, нишләп гориллаларның борын тишекләре шундый киң?

–Чөнки бармаклары юан.

***

Перронда бер ир, борын эченнән генә ниндидер җыр көйләп, чыпчыкларга ипи ашата. Шулвакыт кошларны өркетеп, бер мужик йөгереп уза. Бераздан ул тагын чатыр чабып килеп җитә, уңга-сулга бәргәләнә. Чыпчык ашатучы ир, кызыксынып:

–Нәрсә булды, иптәш?

–Поезддан калдым! Газеталар алырга дип төшкән идем, поезд китеп барды. Нишләргә инде, үлеш!

–Нишләп үлеш булсын. Менә мин дә поезддан калдым… Бәхетем бар икән дип сөенегез!

–Нинди бәхет! Әйтеп торам бит поезддан калдым дип. Мин пассажир!

– Син пассажир, ә мин ул поездның машинисты…

***

Ике карт хатын сөйләшә:

–Сәрия, син иреңнең ялганлаганын каян беләсең: йөзеннәнме, сүзләреннәнме, күзләреннәнме дигәндәй.

–Һи-и! Моннан да җиңел эш юк: әгәр минем ирем авызын ачкан икән –димәк, ялганлый башлады дигән сүз.

***

Әтисе –улына:

–Я, сөйләп җибәр, мәктәптә нинди уңышларга ирештең?

–Уңышлар искитмәле! Бишенче сыйныф белән төзелгән контракт тагын бер елга озынайтылды!

***

Гадәттән тыш вакыйга. Бүген бер адәм Эрмитажда Малевичның “Кара квадрат” дигән картинасына кислота сипкән. Белгечләр әйтүенчә, картинаны элекке хәленә кайтару өчен ике ел вакыт кирәк булача .

***

– Минем хатынның телевизор каршыннан китеп торганы юк. Хәзер аны дикторлар да таный башлады.

***

Шеф – бухгалтерына:

– Карагыз әле, сез минем фирмада инде 10 елдан артык эшлисез һәм шул вакыт эчендә бер тапкыр да хезмәт хакын арттыруны сорап кергәнегез юк. Яхшы чакта әйтеп калыгыз: миңа сиздермичә генә нинди кара эшләр майтарып ятасыз?

***

Чегән – ГОССТРАХ агентына:

– Син ел саен бер кәгазь кисәге биргән буласың да халыктан акчаларын алып китәсең, ә минем хатын бер алдаган кешесен икенче тапкыр алдый алмый…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен