Мәхәббәтнең гомере күпме?

Фильмнарның гына түгел, әсәрләрнең да көтелмәгәнчә тәмамлануын яратканнарга Марат Кәбировның әсәрләрен тәкъдим итә алабыз.
Бу өч әсәрне алуның сәбәбе гади: әлеге төрле күләмдәге иҗат җимешләрен уку вакыты аерыла. Сүз Марат Кәбировның “Бердәнбер һәм кабатланмас” романы, “Елмаю” повесте һәм “Мин яратам сине” хикәясе турында барачак. Билгеле, кыскача эчтәлеген язу максат итеп алынмады, шуңа күрә алар тудырган фикерне генә язып үтәрбез.
Укып бетергәндә фаразларыңның җимерелүе әллә нинди рәхәтлек, «ничек моны уйлап бетермәдем соң әле?» дигән аптырау хисен тудыра. Күп укучы китапларның шулай тәмамлануын ярата. Марат Кәбировка да шундый әсәрләр язу ошый, күрәсең. Автор гадәти генә барган тормышны көтелмәгәнчә үзгәртеп куярга һәм әлеге үзгәреш сәбәпләрен үзенчә аңлатырга, бу борылышларга бәя бирергә омтыла.
«Бердәнбер һәм кабатланмас» романы уйландыра. Аны укып чыкканнан соң, берничә сәгать дөнья мәшәкатьләренә бирелмичә торырга кирәк. Әсәрнең теле кыенрак, ахырдан “Мин моны русча укыдым түгелме соң?”, дигән сорау туа. Ләкин темасы шәп. Кеше үзенең гамәлләре өчен генә түгел, кичергән хисләре өчен дә җаваплы булырга тиеш, дигән фикер кала. Эшең өчен җавап бирү – гел кабатланып күңелгә сеңдерелгән инде, ә менә кичерешләр өчен… Һәр эмоциясе битенә сырланып барган, бөтен вакыйганы унар тапкыр күңелдән кичерергә яраткан, үпкәләрен оныта белмәүче кайберәүләр өчен бу китап бик файдалы булыр. Бер-берсе белән берничек тә бәйләнмәгән кебек тоелган кешеләрнең ни дәрәҗәдә уртак язмышлы икәнлегенә әсәр дәвамында төшенәсең. Иң тәэсирле урыны: җирдәге фәрештәләр турындагы риваять булды. Әйе, әниләрне үпкәләтергә ярамаганын бу роман тагын бер кат искә төшереп үтә.
«Елмаю» повесте¬ – цитаталар, афоризмнар чишмәсе. Чынлап та, “ВКонтакте” яки “Инстаграмм” кебек социаль челтәрләрдә акыллы сүзләр язарга яратсагыз һәм башкаларны кабатлыйсыгыз килмәсә, бу әсәрне рәхәтләнеп куллана аласыз. Эгоизм, һәр вазгыятьтә башка кешене гаепләү, үзләрен әүлия дип уйлаучыларга әз генә башка яссылыктан карарга киңәш итә торган повестьны күпләрнең укыйсы килер. Әсәрдә иң ошаганы: хатын-кыз психологиясен кызыклы гына ачу. Без, кызлар, үзебезне җәлләргә, тулы картинаның өзекләрен генә күз алдында тотып, зур нәтиҗәләр ясарга бик яратабыз бит. Ә безгә терәк булган якын кешеләрнең – егетләр, ирләребезнең тормышка ничек караганлыгын уйлап бетермибез. Бу әсәр дөньяга карашны тулысынча үзгәртә ала димим, ләкин уйлап бетерелмәгән фикерләр белән яшәгәнче, туктап, проблемага башка яссылыктан карау беркайчан да комачауламас. Кыскача гына итеп әйткәндә, әсәр мәхәббәт белән эгоизмның чикләрен билгеләү хакында.
Кыскарак жанрларны яратучылар өчен «Мин яратам сине» хикәясен тәкъдим итә алам. Күләме буенча бик үк зур булмаса да, сюжетка кереп китү катлаулырак. Башта берни аңламыйсың: кем кемне җирли, кайсы герой кайсысын ярата. Аннары барысы да әкренләп үз киштәсен таба. Мәхәббәтнең гомере турында уйланганнарга бер җавап формасындагы бу әсәр тиз укыла, көчле тәэсирле. Сөю хисе хакында күбрәк хатын-кызлар укырга яратканлыктан, ул гүзәл затлар күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.
Гомумән, Марат Кәбировның барлык әсәрләре диярлек хатын-кызлар өчен иҗат ителгән кебек тәэсир калдыра. Әлеге иҗат җимешләрен укыр алдыннан кирәкле мохит тудырырга тырышыгыз: телефоннарыгызны сүндерегез, компьютер, телевизорны әйтеп тә тормыйм инде. Яңгырлы көннәрдә укысагыз, әсәрләрнең тәэсир итү көче тагын да яхшырак булыр. Һәм, әлбәттә, матур, гыйбрәтле фикерләрне көндәлекләрегезгә язып алырга онытмагыз.

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен