Кемнәр алар “отпавший”лар?

Чаллының 12 нче  китапханәсендә  Фәүзия Бәйрәмованың  татарны чукындыру турында яңа китабын — «Гөләйза» романын тәкъдим итү кичәсе булды. Романда тасвирланган вакыйгалар XIX гасырның беренче яртысында  Чистай өязендә бара. Элек әби-бабалары көчләп чукындырылган татарларның  балаларын да  патша хакимияте керәшен дип саный. Аларга ислам диненә кайту катгый тыела. Моның өчен мәкруһ (чукындырудан соң ислам диненә кайтучы) татарларны  каторга, монастырьларга ябу, туган авылларыннан урыслар арасына сөрү, хатыннарын ирләреннән аерып урысларга кияүгә бирү, балаларын христиан гаиләләренә тапшыру көтә. Николай I (1825-1855) хакимлеге чорында  исламга кайтырга теләгән татарларга басым тагы да көчәя. Шул вакытта Рәсәйдә, татар тарихында, «отпавший»лар – мәкруһлар дип аталган дини катлам барлыкка килә.

Роман  мөселман хатын-кызы Гөләйзаның чиркәү кенәгәсендә керәшен дип язылганга күрә озак еллар буе мәхкәмә юлында йөрүе, империя кануннары буенча андый хатын татар иреннән аерылырга, балаларын чукындырырга тиеш булса да, Гөләйзаның иманы, гаиләсе, балалары  өчен гомеренең соңгы көненәчә  көрәшүе турында.

Романнан өзек тәкъдим итәбез.

«Гөләйзаны алырга килделәр!»

«Гөләйзаны алырга килгәннәр икән! Иртәгә Чистайда суд буласы, ди. Балаларын да алып китәләр икән, анасын да монда китергәннәр. Барысын да чиркәүгә алып барып чукындырасылар, ди…»

Бу куркыныч хәбәр авылда тиз таралып өлгерде, бигрәк тә чукындырылган татарларның эчләренә шом төште. Дөрес, аларның күбесе поп кенәгәләрендә генә керәшен дип язылган, ә чынлыкта мөселманча яшәп яталар – намазын укыйлар, уразасын тоталар, чиркәүгә йөрмиләр, тәре такмыйлар, икона-такталарын өйгә кертмиләр. Моңа кадәр Кызылъяр побы да, Актауныкы да аларга әллә ни бәйләнмәде, Кызылъяр урысына бу татарлардан акча гына кирәк иде, ә Актауныкы – шушы як кешесе, элек-электән керәшен татары, күп нәрсәне күрмәмешкә салышты. Соңгы вакытта Кызылъярда поп алышынган, диделәр, яшь кенә урысны куйганнар, эчәргә дә ярата ди, бәлки шул бу татарлар өстеннән әләк язгандыр, чиркәүгә йөрмиләр, балаларын чукындырмыйлар, мәетләрен җирләргә попны чакырмыйлар, дип тиешле урынга хәбәр иткәндер?

Авыл халкы нәрсә уйларга да белмәде, һәркем бу хәлләрнең үзенә дә килүеннән курыкты. Чөнки алар тарихында инде төрлесе булды – әби-бабаларын, бозлы суларга куып кертеп, үлем куркынычы астында көчләп чукындырулар да, яңадан исламга кайткан өчен тереләй яндырып үтерүләр дә… Әби патша заманында бу мәхшәр туктатылып, бераз дин иреге дә килде. Шуннан файдаланып, керәшен татарлары авыллары-авыллары белән яңадан исламга кайта башладылар, инде рәсми рәвештә дә христиан диненнән, поп кенәгәләреннән чыгу өчен яңа патшалар исеменә меңәрләгән прошение-үтенечләр язылды… Моны күреп, чиркәү әһелләре дә кубарылды, алар исламга кайтырга теләгән керәшен татарлары каршына кыя булып бастылар, яңа патшаны да бу мәкруһларга каршы бордылар. Әйе, аларны мәкруһлар дип йөртәләр, ягъни, поп кенәгәләрендә христиан булып теркәлеп тә, ислам динен тоткан татарлар, рәсми кәгазьләрдә «отпавшие» дип язылган кешеләр… Менә хәзер аларга да чират җитте ахры…

Югыйсә, заманында Болгар-Биләр олылары, Кырым ханы Гәрәйнең оныкчыгы Морат морзалар нигез салган затлы, тарихлы, динле авыл иде бит ул – Чирүле Шонталасы! Хәтта патша заманында да алардан бүләккә җирләр алган, үз динендә калган, унике баласы тирә-юньдәге унике авылга нигез салган затлы Морат морза нәселе бит ул! Яуширмә һәм Мөслим, Талкыш һәм Әдәмсу, Нарат-Елга һәм Урман асты Шонталасы, тагы дистәләгән татар авылларына тарала бу нәсел. Моның өстенә Чирүле Шонталасында Мортаза морза Янгилде, Нүркәй морза Сюнәй, Морат морза Кадрәк, Акай морза Дәүләткилде, Сәит морза Килдеш, Әсәнали морза Аганиннар да яшәгән бит, бу хәлләр дә бик күптән булган, ул нәселләр дә инде таралып беткән. Әйе, патшалар үзгәрә, илдәге вазгыять үзгәрә, элеккеге хезмәтләр онытыла, мишәр-татар морзаларын да көчләп чукындыру турында яңа фәрманнар чыга. Ул арада Кадермәт улы Морат мулла да үлеп китә, борынгы Биләр төбәгендә яңа чукындыру, чукынмаганнарны юк итү фаҗигасе башлана. Морат мулла нәселе, алар яшәгән зур-зур мишәр-татар авыллары шушы афәт чоңгылына чумалар…

Чирүле Шонталасы авылында, бу керәшеннәрдән тыш, мөселман татарлар да яши, авылның бер башына урысларны да китереп тутырдылар, алар урыс алпавытларының кол-крепостнойлары булып исәпләнә. Заманында мишәр морзалары нигез салган затлы Шонтала, зиратында Морат мулла яткан дини татар авылы, менә шулай кулдан-кулга китте, урыска, мөселман-татарга, керәшенгә бүленде. Аларның зиратлары да, тормышлары да аерым иде. Әмма авыл халкын сөендергәне шул булды: урыслар яшәсә дә, Шонталада чиркәү салмадылар, ә мәчет һәрзаман булды. Теге заманда патша хакимияте җимергәннәре урынына халык яңасын салды, ул да юкка чыккач, башкасын торгызды. Әле дә Чирүле Шонталасында мәчет эшләп тора, авылның указлы мулласы, мөәзине бар. Алар да керәшен татарларының мәчеткә намазга йөрүенә сүз әйтмиләр, балалары туса, мөселманча исем кушалар, яшьләргә яшереп никах укыйлар, үлгән мәкруһларны, поп килгәнче, тизрәк мөселманча җирләп тә куялар. Югыйсә, бу эшләре беленә калса, аларның үзләрен дә төрмә, Себер көтә бит!

Гөләйзаның балаларына да Әхмәт мулла үзе мөселманча исем кушты, аларны мәчет кенәгәсенә теркәде, олысына – Габделвахит дип, яңа туганына Габделҗәббар дип исем бирде. Хәер, Гөләйзаның никахлы ире Габделхәким мөселман кешесе бит, аның балалары да мөселман буларак теркәлергә хаклы, дип уйлады ул. Ә менә урыс түрәләре алай уйламый икән, әнә, атларга төялеп, шул бичара хатынны һәм балаларын алырга килгәннәр, болай булса, Әхмәт мулланың үзенә дә чират җитәргә мөмкин, чөнки аларга никахны ул укыды, балаларына мөселманча ул исем кушты… Кышкы көн дип тормаганнар, әнә, Чистайдан полицае да, приставы да төялеп килеп җиткән. Икенче ат чанасыннан Гөләйзаның анасы Гөлзада төште, дилбегәне Ишмөхәммәт тоткан иде. Алар моннан ун-унбиш чакрымнар булган Кыр Шонталасыннан килгәннәр, анда да, монда да Ишмөхәммәт һәм Гөлзаданың никахлы ир белән хатын икәнен яхшы беләләр, әмма поп кенәгәләрендә, рәсми кәгазьләрдә алар аерым теркәлгән, шуңа күрә хөкүмәт кешеләреннән ирле-хатынлы икәнлекләрен яшерәләр. Югыйсә шушы Ишмөхәммәттән Гөлзада биш бала тапты, уллары Бикмөхәммәтне аңа тәрбиягә биргән итеп яздырырга мәҗбүр булды, керәшенлектән качу өчен, калган балаларын да төрлечә яшерде, ә менә барыбер эзгә төштеләр, Гөләйзасы артыннан килеп җиткәннәр…

Гөләйзаның ире Хәким ишегалдында кар көрәп йөри иде, капка төбендә ят тавышлар ишетеп, ул, кулындагы көрәген дә куеп тормыйча, урамга ашыкты. Аңа таба абыйсы Абуталип килә иде, ул шушы авылда хуҗа булып тора, өяз түрәләре тарафыннан йөзбашы итеп билгеләнгән. Чистайдан килүчеләр дә иң башта аңа мөрәҗәгать иттеләр, ул аларның барысын да җыеп, энеләре өенә алып килде. Алып килми кая барасың – кулларында мөһерле кәгазь, мәхкәмәгә, диелгән! Моның шулайрак бетәсен Абуталип үзе дә сизенеп йөри иде инде, энесенә дә әйтә килде, керәшеннәргә тагы закон катыланды, итәк-җиңнәрегезне җыеп йөрегез, диде. Ул Гөләйзаның Кыр Шонталасыннан килгән керәшен кызы икәнлеген белә иде, әмма әти-әнисе, үзе дә диндә-намазда булгач, керәшен дип кире бора алмады, энесенең аңа өйләнүенә каршы килмәде. Әхмәт мулла аларга качырып кына никах укыды, балаларына мөселманча исем кушты, шулай итеп, керәшенлектән котылдык, дип уйладылар. Юк икән шул, юк икән, бабайлар әйтмешли, кара сакалың, кая барсаң да, артыңнан ияреп йөри икән!

– Гөләйза киленне алырга килгәннәр! – диде ул, энесенә иелә төшеп. – Биләр побы Казанга жалу язган, балаларын чукындырмады, дигән… Иртәгә Чистайда суд буласы икән, үзен дә, балаларын да шунда алып килергә кушканнар. Кодагыйны да чакыртканнар…

Бу сүзләрне ишеткәч, Хәкимнең кулындагы көрәге төшеп китә язды, ул  бер абыйсына, бер капка төбендә торган җигүле атларга карады. Ул арада хатынының ата-анасы да алар янына килеп туктады, алар да бу куркыныч хәбәрдән телсез-аңсыз калган иде.

– Бар, син Гөләйза янына керә тор, әзерләнсен, – дип, Ишмөхәммәт хатынын өйгә кертеп җибәрде.

Елаудан бите-күзе шешенеп беткән Гөлзада, тун чабуларына абынып, капкага таба атлады, ирләр шунда басып калды. Гөлзада өйгә килеп кергәндә, кызы Гөләйза баласын имезеп утыра иде. Әнисен күргәч, ул урыныннан ук сикереп торды, шатланып, аңа каршы атлады. Әнисенең әле яңа туган оныгын күргәне юк иде, бәби ашы китергәннәрдер, дип уйлады.

– Әти белән килдеңме, әни? Әллә сеңелләрем дә килдеме? Гөләйза, әнисе аша үрелеп, ишеккә карады, әмма анда берәү дә күренмәде. Ул хәзер генә әнисенең елудан шешенеп беткән йөзенә игътабар итте, куркып китте.

– Әллә берәр нәрсә булдымы, әни? Әллә …берәрсе… үлдеме?

– Юк, кызым, барыбыз да исән-сау, Аллага шөкер! Әйе, әтиең белән килдек…

Гөлзада башкасын әйтә алмады, кызын кочаклады да тагы елап җибәрде.

– Мин бу хәлләрне инде беткәндер, дип уйлаган идем бит, кызым! Инде минем күргәннәрем дә җиткән, син боларны күрмәссең, дигән идем… Юк икән, юк… Ничекләр түзәрсең, балам-бәгърем!

Әнисенең бу сүзләреннән Гөләйзаның эченә шом төште. Ул кулындагы баласын бишеккә алып барып салды, аяк астында уралып йөргән улын күтәреп сәкегә утыртты.

– Нәрсә булды, әни? Минем тормышым түзмәслек түгел, Аллага шөкер!

– Безнең өстән язганнар, кызым! Керәшенлекне казып чыгарганнар… Мин бу хәлләрне бетте дип уйлаган идем бит инде! Сине мөселман кешесенә кияүгә биргәч, эзне яшердек, эзләмәсләр, төпченмәсләр, дип уйлаган идек… Тапканнар, язганнар, сине эзләп, әнә, Чистайдан үрәдникләр килеп җитте, иртәгә икебезне дә анда хөкемгә алып китәләр, балаларны да алырга кушканнар… Аларны чиркәүгә алып барып чукындырасылар, ди…

Гөләйзаның аяк астында идән селкенеп куйды, ул, чайкалып, улы янына сәкегә барып утырды.

– Син нәрсә сөйлисең, әни? Нинди керәшен, нинди чукындыру? Без бит мөселманнар, син үзең мине туганнан бирле ислам динендә тәрбияләдең, намазга өйрәттең!

– Әйе, кызым, без, әлхәмдүлиллаһ, мөселманнар… Әмма теге вакытларда минем ата-анамны көчләп чукындырдылар, безне христиан, дип, поп кенәгәләренә яздылар… Аллаһ шаһит – без беркайчан да урыс динен тотмадык, үз динебездә калдык, шуның өчен әби-бабаңны кара урыс мунчасында төтенгә тончыктырып үтерделәр… Инде безнең нәсел күрәсен күргән иде бит, инде дөньялар үзгәрде, бу хәлләр яңадан кабатланмас, дип уйлаган идек… Инде сине эзләп килгәннәр, балам! Чөнки поп кенәгәләрендә мин чукындырылган, дип язылгач, миннән туган балалар да шулай дип теркәлеп куела икән… Кичер, балам, нәселебездәге бу кара тап сиңа да килеп иреште… Балама ярдәм ит, и Раббым!…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен