Әлиф ул таяк түгел….

“Монсы «әлиф», монсы «ба», бу хәреф «җим», монсы «та», Бусы «дал» хәрфе була, бу хәреф «зат», монсы «та». Габдулла Тукайның «Сабитнең укырга өйрәнүе» шигырендә 6 яшьлек малай менә шулай хәрефләр өйрәнә. Аларның ни атлы икәнен белер өчен әтисе Сабиткә китапчыдан «Бүләк» атлы әлифба алып кайтып бирә. Ул заманнарда әлифбаны «әлепби» дип йөрткәннәр.

Сабитнең укырга өйрәнгәннән соң язарга да өйрәнүендә шигем юк. Ул вакытларда, Тукай яшәгән чорларда, татарлар гарәп графикасында язганнар. Барлыгы исә татарларда дүрт әлифба кулланылган: рун язуы, гарәп язуы, латин язуы һәм кириллица. Татар язуы үзенең ике мең еллык тарихы дәвамында һәм аеруча соңгы дәвердә күп үзгәрешләр кичергән. Татар культурасының иң бәхәсле һәм иң катлаулы өлкәсе – язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имля төзәтү тарихы дисәк, һич тә ялгыш булмас, дип яза «Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы» китабында галим Хәлиф Курбатов. Чыннан да, бер алфавиттан икенче алфавитка күчеп йөрү үткән мирастан, йөз еллар буе иҗат ителгән әдәбияттан аерылуга китергән.

  1. Рун язуы

Галимнәр фикеренчә, татарларның ерак бабалары борынгы болгарларның VII–VIII гасырларда хәзерге Татарстан җирләренә күчеп утырганда ук инде үзенчәлекле язулары булган. Ул рун (яки чокып төшерелә торган) хәрефле алфавит дип аталган. Идел-Урал буйларына әлеге язу борынгы төрки-болгар кабиләләре белән бергә үтеп кергән дип санала. Рун – Скандинавия халыкларында «сер», «серле» дигән мәгънәне аңлаткан. VIII–X гасырларда рун язуын хәзерге Монголия, Көньяк Себер, Көнчыгыш Төркестан, Урта Азия, Казахстан, Идел буе, Төньяк Кавказ һәм Көнчыгыш Европа җирләрендә көн күргән төрки кабиләләр кулланган.

Борынгы төрки телдә 8 сузык аваз булган: [а], [ә], [ы], [и], [о], [у], [ү], [ө]. Тартык авазларны белдерү өчен рун алфавитында 27 хәреф кулланылган: [бъ], [бь], [гъ], [гь], [дъ], [дь], [з], [йъ], [йь], [къ], [кь], [лъ], [ль], [м], [нъ], [нь], [ң], [н], [п], [ръ], [рь], [съ], [сь], [тъ], [ть], [ч], [ш]. Аларны язуда төрле тамгалар белән күрсәткәннәр.

Рун хәрефләре белән уңнан сулга таба, горизонталь буенча язганнар. Хәрефләр һәрберсе аерым кулланыла, сүзләрне аерыр өчен махсус билгеләр була. Шунысы кызык, кайбер белгечләр фикеренчә, рун алфавитында бер авазны белдерү өчен берничә хәреф кулланылган, хәтта 10  һәм аннан артык хәреф тә була алган.  Күрәсең, төрле територияләрдә, төрле кабиләләрдә һәм кабилә берләшмәләрендә рун язуы төрлечәрәк рәвеш алган. Рун үрнәкләре арасында график-орфографик аермалыклар булса да, нигезләре бер үк. Бу язу, башлыча, тактага төшерелә торган була. Язулы такталар, заманнар үтү белән черегән яки янгынга эләгеп харап булган. Төрки рун язуының үрнәкләре кайбер археологик казылмаларда – балчык чүлмәкләрдә, таш диварларда, савыт-сабаларда табыла.

Бүгенге көнгә  кадәр сакланган  борынгы  төрки  рун язмаларына мисаллар:

(VI-VII гасырлар)

..Йөз йәшәйен! Тәңрем – очук безкә. Идел-йәремә – бәңгү бал!

Тәрҗемәсе:

…Йөз яшә (йөзгә кадәр яшим)! Тәңрем-безгә таяныч (учак, йорт, «очаг», саклаучы). Идел-җиремә мәңгелек һәйкәл (балбал)!

Энем йите, урым өч, кызым өч әрти. Әбләдем углымын. Кызымын калыңсыз биртем…

Тәрҗемәсе:

Энем җиде, улларым өч, кызым өч иде. Улларымны өйләндердем. Кызларымны калымсыз бирдем…

Күлтәгин язмасы (732-735 еллар)

(өзекләр)

…Ерак әрсәр йаблак агы бирүр.

Йагык әрсәр әдгү агы бирүр.

Тәрҗемәсе:

…Ерактагыңа начар бүләк бирер(ләр),

Якындагыңа затлы бүләк бирер(ләр).

Юрау китабы (IX гасыр)

(өзекләр)

Әр бушушлуг, тәңре болытлыг булды. Ара көн тугмыш. Буша(н)нч ара мәңи кәлмештер. Анча белеңләр: әдгү ол!

Тәрҗемәсе:

Кеше кайгылы, күк болытлы иде. Арада (алар арасында) кояш чыкты. Кайгы арасына шатлык килде. Шуны белегез: яхшыга (игелеккә) ул!

  1. Гарәп язуы

Рун язуын кулланылыштан гарәп алфавиты кысрыклап чыгара. Х гасыр башында болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Дин белән бергә гарәп әлифбасы да килеп кергән. Шулай ук бу алфавитның аннан элегрәк – фарсы  сәүдәгәрләре аркылы килеп кергәнен әйтүчеләр дә бар. Татар халкы тарихында билгеле бер төбәкләрдә гарәп язуы белән янәшә уйгур язуы куллануы да мәгълүм. Алтын Урда чорында хан сарайларында уйгур хәрефләре белән документлар, рәсми хатлар язылган. Гарәп язуы татарларда мең елдан артык гамәлдә була.

Бу әлифбада 28 хәреф. Шуларның егерме бише – тартык авазларны, өчесе сузыкларны һәм ярым сузыкларны белдерә. Гарәп теле дөньяда иң авырлардан санала. Гарәп язуының бер үзенчәлеге бар: анда бер үк хәреф сүз башыңда, уртасында, ахырында һәм аерым торганда төрлечә языла. Гарәпчә уңнан сулга таба горизонталь язалар. Кыска сузыклар аерым хәрефләр белән түгел, юл астына яисә өстенә куела торган билгеләр – хәрәкәләр белән белдерелә. Бу билгеләр һәм аерым хәрефләр өстенә-астына куела торган төрткеләр гарәп язуына соңрак килеп керәләр. Башлангыч чорында гарәп язуы алардан башка да яши. Әмма Коръәнне дөрес укырга өйрәтү максатыннан өстәмә билгеләр куюга ихтыяҗ туган. Гарәп язуының күптөрле кулъязма төрләре бар: нәсх, сөлс, рикъка, тәгъликъ һ. б. Озак еллар буе гарәп әлифбасы үзгәрешсез кулланыла. Тарихка ул «Иске имля» («Иске орфография») исеме белән кереп калган.

XIX гасыр ахыры – XX гасыр башларында татарлар арасында имля төзәтү хәрәкәте көчәя. Бу вакытта әлифба китапларына татар теленең моңарчы язуда чагылыш тапмаган сузык авазлары өчен өстәмә хәрефләр кертелә башлый. Үзгәртелгән алфавит «Яңа имля» («Яңа орфография») дип атала башлый һәм ул татар телендә 1927 нче елга кадәр кулланылышта була.

  1. Латинга нигезләнгән татар әлифбасы

Татарларда латинчылыкның шактый озын тарихы бар. Татар язуындагы читенлекләр һәм буталчыклар турында беренче башлап җитди фикер йөртүче Каюм Насыйри була. Ул татар телендә сузыкларның өч кенә хәреф белән белдерелә алмавын, моның өчен алфавитка хәрефләр өстәргә кирәклеген күтәреп чыга. Ләкин аның бу яңалыгы ул заманнарда тормышка ашырылмыйча кала. Латинчылык хәрәкәтенең башлангыч яралгылары 1911-1912 елларда – шагыйрь Сәгыйть Рәмиев мәкаләләрендә күренә башлый. Ул латин хәрефләренә күчәргә дигән тәкъдимне беренчеләрдән булып кертә. 1926 елда Бакуда үткәрелгән Беренче тюркология съезды бөтен төрки халыклар өчен латин алфавиты кабул итә.1927 елның 3 июленьдә яңалифкә күчү турында карар кабул ителә.

Яңалиф (яңа хәреф) дип аталган бу әлифбада  33 хәреф була. Шуларның 9 – сузык авазларны, 24 – тартык авазларны белдергән. Урта һәм югары мәктәпләрнең шул елдан ук латин хәрефләре белән укытылырга тиешлеге, ә киләсе уку елыннан башлап барлык мәктәпләрнең дә яңа алфавитка күчеп бетүләре максат итеп  куела. Шушы форсаттан хәтта киножурнал да төшерелә. Ә татар авыл клубларында «Яңалиф» дигән бию көе бик популярлаша.

Яңалифкә соңгы өстәмәләр 1928 елда кертелә. Шуннан соң ул, кирилл графикасы нигезендә яңа алфавит кабул ителгәнгә кадәр, 12 ел кулланылышта була.

  1. Кириллицага нигезләнгән татар әлифбасы

Руслаштыру сәясәтенең көчәюе сәбәпле, 30 нчы елларның ахырында рус алфавитына күчү мәсьәләсе күтәрелә. Бу алфавитка күчү болай аңлатыла: янәсе, урыс һәм татар телен өйрәнгәндә, әле бер, әле икенче алфавит өйрәнеп торудан котыласың, урыстан кергән сүзләрне урысча язу мөмкинлеге туа.1938 нче елда кириллицага нигезләнгән татар әлифбасының беренче варианты тәкъдим ителә. Соңыннан татарның үзенчәлекле авазларын белдерү өчен анда ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре өстәлә. Бу әлифба рәсми кулланылышка 1939 елдан кертелә.

Кириллицага нигезләнгән татар әлифбасында барлыгы 39 хәреф. Шуларның 9ы – сузык аваз хәрефләре, 3 хәреф – я, ю, е – икешәр аваз кушылмасын белдерә. 24е тартык авазларны белдерә һәм аваз белдерми торган ике махсус билге (ъ, ь) бар). Щ, ц хәрефләре бары рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла. Бу әлифбада [қ], [ғ], [w] авазларын белдерү өчен хәрефләр бөтенләй юк.

Барлык мәктәп, техникум һәм югары уку йортларында яңа алфавит белән укыту 1939-1940 уку елыннан башлана. Өстәмәләр 1941 елның гыйнваренда раслана. Шулай итеп, 20 ел эчендә татар халкы өч тапкыр әлифба алыштыра.

Кирилл нигезендәге татар алфавитының тәртибе ТРның Дәүләт Советы карары белән 1997 елның гыйнварендә беркетелә. Бу вакытка кадәр Әә, Өө, Үү, Җҗ, Ңң, Һһ хәрефләре алфавит ахырында урнашкан була, хәзер алар А дән соң Ә, Ж дән соң — Җ, О дан соң — Ө, Удан соң — Ү, Н дан соң — Ң, Х дан соң — Һ  тәртибендә урнаша.

1990 елларда Татарстанда латинга күчү мәсьәләсе яңадан күтәрелә. Күпсанлы бәхәсләрдән соң, 1999 елда татар алфавитының латин графикасы нигезендә яңа варианты кабул ителә. Яңа татар латин әлифбасы Яңалиф-2 дип атала. Ләкин 2002 елда Дәүләт Думасы тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә кириллицадан кала башка язу системасына нигезләнгән алфавитларны рәсми рәвештә куллануны тыя торган канун кабул ителә.

2012 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итә. 2013 нче елдан башлап гражданнарга дәүләт органнарына мөрәҗәгать иткән вакытта гарәп һәм латин язуын кулланырга рөхсәт ителде. Яңалиф-2 әлифбасында кайбер хәрефләрне алмаштырганан соң Заманәлиф әлифбасы булдырыла.

Латин язмасына мисал:

Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär.

Тәрҗемәсе:

Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнәсәбәттә булырга тиешләр.

Р. S. …Атасы хәйран булды, китапчыга йөгерде,

«Бүләк» атлы әлифба алып кайтты ул берне.

«Бер адым, – дип, – гыйлемгә», өйрәтә ул Сабиткә;

Салган Сабит ихласын, кош бәбкәседәй, җимгә…

Бу материалны әзерләгәндә Габдулла Тукайның шушы «Сабитнең укырга өйрәнүе» шигыренә юлыктым. Бик матур шигырь. Шушы яшемә җитеп, шагыйрьнең шундый гаҗәеп әсәре барлыгын белмәгәнмен. Бик кызганыч. Нәкъ менә мәктәп программасы өчен. Тукайның бу шигырен ник безнең мәктәптә дә укытмадылар икән? Өстә утыручылар, дәреслекләр төзүчеләр бу шигырьне укыганнары булды микән? Тел мәсьәләсендә дөрес сәясәт алып бармаучылар – әлифне таяк дип тә белмәүчеләр татар телен шушы хәлгә китереп җиткерде дә инде. Әлиф ул таяк түгел…

Мәрьям Заһиди

  1. Гел урыслашып беткәнбез инде. Әйтерсең татар милләте бөтенләй юк. Бер милләттә дә моның хәтле алфавит, язу алыштыру юк. Шуның аркасында күпме аңлышылмаучанлык. Алда барысы да яхшы булсын иде!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

    Башка кызыклы язмалар

    16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

    "Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
    яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

    Өскә мен