Карбыздан барабан ясаганың бармы?

Җәй — карбыз белән сыйланыр вакыт. Әлеге ризык татлы да, файдалы да. Мәсәлән, карбызны кан тамырлары шешенүеннән, бавырга токсиннар җыелганда, бөерне ташлардан чистарту өчен ашарга киңәш ителә. Татлы карбызда шулай ук кеше организмы өчен бик кирәкле глюкоза һәм сахароза, клетчатка, магний бар. Әмма карбызның файдасын бары чын, табигый шартларда үстерелгән җимешләр ашап кына тоеп була. Аны дөрес итеп сайлый белергә кирәк. “Җайдак” сайты карбыз алганда түбәндәге билгеләргә игътибар итәргә киңәш итә.

Кайдан һәм кайчан?

Август – карбыз сатып алу өчен иң кулай вакыт. Җәй ахырында аның өлгереп җитү-җитмәвенә бернинди шик калмый. Ләкин алган кеше августны көтеп тормый инде, бөтен белгән шаку ысулларын кулланып, иң татлы, иң тәмле карбызны сайлап ала. Эш карбызның кайсы төбәктә үсүенә бәйле. Әйе, җәй башында да тәмле һәм файдалы микроэлементларга бай карбызны табып була. Бу вакытта Әзербәйҗан җимешләре сатыла. Гадәттә, карбызны базардан алалар. Һәм анда алар чыннан да әйбәтрәк. Зур кибетләргә китерелә торганнары, гадәттә, өлгермәгән була. Шулай ук юл буенда сатыла торган карбызларга кызыкмагыз. Алар тузанны да, машиналардан чыккан газларны да үзләренә сеңдерәләр. Андый карбызның файдасы юк, ә менә зыяны бик зур.

Тук-тук, тукран!

90% судан торган әлеге баллы һәм файдалы ризыкны сайлаганда, белгән, белмәгән кеше дә аңа шакып карый. Карбыздан нинди “җавап” килергә тиеш соң? Әгәр карбыз шакыганда яңгырап торса, димәк ул өлгергән. Һәм, киресенчә, тавыш тонык булса, димәк ул өлгереп бетмичә җыелган һәм бозыла башлаган булырга мөмкин. Шакыганда ул бераз калтырап алырга, ягъни вибрация белән җавап кайтарырга тиеш. Көчегез җитсә, карбызны колак турысына күтәреп, ике ягыннан кысып та карагыз — шытырдаган тавыш чыгарса, бу да аның өлгерү билгесе. Тышының йомшак булмавы да шарт. Каты кабык җимешнең дымны җитәрлек сеңдерүен, башка кабул итә алмавын,  димәк, аның өлгерүен белдерә.

Син тагын да матуррак бизәлгәнсең бу юлы

Карбызны  шакып,  аннан “барабан” ясаганчы, тышкы кыяфәтенә игътибар итегез. Җиргә тиеп торган урыны сары, бераз кишерсу төстә була. Әгәр ул урында ап-ак тап булса, димәк аны “ашыктырганнар”, өлгермәгән килеш җыйганнар, яки аңа яктылып җитеп бетмәгән. Сары тапның зурлыгы да мөһим. Кечкенә сортларда аның диаметры якынча 5 см, зурларында 10 смга җитә. Тышы ачык яшел төстә булса әйбәтрәк, тонык төс карбызның кояштан качуын һәм тәмле булмавын аңлата. “Койрыгын” да карап алыгыз. Сабагы кибә башлаган, саргылт булса яхшы. Сабаксызларны алмаска тырышыгыз, чөнки ул намуссыз сатучылар тарафыннан махсус сындырылган булырга мөмкин.

Йөрәгеңнән үбәр идем, күренми шул йөрәк

Әлбәттә, карбызның нинди икәнлеген белү өчен аның эченә бер караш ташлау да җитә. Әмма кискәләп куелганнарны кабып карарга яки шунда ук сатып алырга ашыкмагыз. Карбызның бер генә урыны да кителгән яки ярылган булырга тиеш түгел, шул урыннан ул бик тиз бозылачак яки инде бозылган булуы ихтимал. Киселгән җиргә бактерия бик тиз җыела. Карбызның эче кып-кызыл төстә, төшләре коңгырт яки кара, үзәгеннән кабыгына таба сузылган җепселләре ак булырга тиеш. Ә менә шәмәхә төсмерле җепселләр карбызда нитратларның күплеген хәбәр итә. Шулай ук карбыздагы җепселләрнең сары булуы да шуның ише кушылмалар кулланылуын сөйли. Ак төшләр – өлгереп бетмәгәнлек билгесе. Шулай ук үзе өлгергән карбызның кискән урыны ярмалы була, ә нитратлының шоп-шома өслекле.

Куллану буенча киңәшләр:

* карбызны ашар алдыннан җылы су белән әйбәтләп, ышкып юыгыз;

* киселгән карбызны тәүлек эчендә ашап бетерергә тырышыгыз;

* әгәр бер көндә ашап өлгермәсәгез, суыткычка куеп саклагыз, ләкин өченче көнгә карбызны калдырмагыз.

Сәламәт булыгыз һәм җәйнең бер бизәге булган карбызлардан авыз итми калмагыз!

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен