Борынгы Вавилонда гади кешеләргә аны ашау тыелган

Атнага ике мәртәбә бер уч чикләвек ашасаң, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү ихтималы 35 % ка, инсульттан – 25% ка кими. Гарвард университеты галимнәре 32 ел дәвамында уздырган тикшеренүләрдән соң шушы нәтиҗәгә килгән. Алар инфаркт һәм инсультны кисәтү өчен күбрәк әчтерхан чикләвеген, йөрәк кан-тамырлары авыруына каршы урман чикләвеген ашарга киңәш итә.

Әйе, чикләвекнең  файдасы күп икәнлеге элек-электән мәгълүм. Алар аксым, май, төрле витаминнар һәм минераль матдәләргә бай. Каты төш эчендә алар озак вакытлар үзләренең файдалы сыйфатларын һәм дәвалау үзлекләрен югалтмый.

Чикләвекләр арасында файдалы матдәләре буенча әчтерхан  чикләвегенә тиңнәр юк икән. Әллә кеше башы миенә ошаганга күрә инде, аның нәкъ менә шушы әгъзага файдасы зур. Кардиология һәм онкология чирләренә каршы бер дигән чара. Кан басымын тиешле дәрәҗәдә тоту, иммунитетны ныгыту өчен дә табиблар шул ризыкны көн саен ашарга кушалар. Моннан кала ул ашказаны, йөрәк, эчәк, бавыр, бөер һәм ашказаны асты бизе авыруларын  кисәтүдә дә  файдалы. Ул гына да түгел, хафалансагыз, йокысызылктан интексәгез, шушы чикләвекне авыз итегез. Башыгыз авыртса, хәтерегез начарланса да әчтерхан чикләвеген ашарга кирәк. Биш чикләвектә  С витаминының тәүлек нормасы бар. Составында биотин да бар. Бу элемент чәчләрне ныгыта, аларны коелудан саклый. Әчтерхан чикләвеге хатын-кызларның айлык авыртуларын киметә. Авырлы хатыннар аны ашаса, баласында ризыкка аллергия булу ихтималлыгы бермә-бер кими. Даими ашаганда ирләрнең җенси көчсезлеген дәваларга булыша. Ә менә таза кешеләргә аның белән артык мавыгу килешмәс. Аларга чикләвекне көненә 30 граммнан артык ашарга кушылмый. Борынгы Вавилонда әчтерхан чикләвеге акылны үстерә дип санаганнар. Шуңа күрә хакимиятне бәреп төшерүләреннән  куркып, түрәләр гади кешеләрне бу чикләвекне ашаудан тыйганнар.

Кардиологлар урман чикләвегенең (фундук) холестерин булдырмауга һәм кан составын яхшыртуга булышуын исбат иткән. Чикләвектәге майлы кислоталар атеросклероз чирен дә кисәтә. Бу каты җимештә кальций һәм магний күп. Диетологлар диабет белән авыручыларга да урман чикләвеге ашарга киңәш итә. Ләкин ул көненә илле граммнан артмаска тиеш. Яман шешне кисәтү һәм хәтта дәвалау өчен дә шушы чикләвекне куллану файдалы. Аның составындагы “паклитаксел” дигән матдә рак күзәнәкләре белән актив көрәшә икән. Урман чикләвегендә, калорияләрдән тыш, бик күп микроэлемент һәм витамин бар. Шуңа ул чәч һәм тирене яхшырта, кан басымын төшерә, ми эшчәнлеген активлаштыра. Составында булган Е витамины күзләргә файдалы. Бу ризык стрессны киметә, кәефне күтәрә, нерв системасын ныгыта һәм азык эшкәртүне яхшырта. Озакка сузылган авырудан соң организмны тизрәк тергезү өчен дә урман чикләвеге бик файдалы. Хроник үпкә-тын юлы авырулары кискенләшкәндә изелгән чикләвекне сөткә кушып кулланырга кирәк. Канда гемоглобинны арттыру өчен төелгән чикләвеккә бал һәм йөзем кушып ашау файдалы. Урман чикләвеген даими куллану бавырны да чистарта. Ул хатын-кыз авыруларын кисәтүгә да ярдәм итә, имезгәндә сөтне арттыра. Ир-атларның да, хатын-кызларның да репродуктив функциясен яхшырта.

Кытай белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә бадәм (миндаль) чикләвеге ашарга куша. Ул тышкы картлык билгеләрен бетерә. Моннан тыш, инсулин эшләнеп чыгу процессын да киметә. Шул исәптән гәүдә авырлыгын да. Миндаль клетчаткага һәм Е витаминына бик бай. Димәк, тән тиресенең матур һәм сәламәт булуын тәэмин итә.  Аны көнгә 15-20 грамм ашарга кушыла. Бадәм чикләвеге калий, тимер һәм фосфорга бай. Йөрәге авыру кешегә табиблар аны атнасына 60 граммнын артык ашарга рөхсәт итми. Төшке һәм кичке аш арасында яки тамак бик каты ачканда капкалап алырга менә дигән ризык бу чикләвек.

Эрбет (кедр) чикләвеге бөер, бавыр, үт куыгын чистарта. Имезүче хатын-кызларга көнгә 2 аш кашыгы эрбет чикләвеге ашап куярга киңәш ителә, чөнки ул күкрәк сөтен файдалы матдәләргә баета. Кедр чикләвеге дә хәтерне яхшырта, иммун системасын ныгыта. Бу чикләвекнең мае чын деликатес икән! Аның составындагы А провитамины, балык мае белән чагыштырганда, 3 тапкырга  күбрәк. Эрбет бигрәк тә балаларга һәм өлкәннәргә файдалы.

Җир чикләвеге (арахис) альцгеймер авыруын булдырмый калырга ярдәм итә. Организмның эшкә сәләтен арттыра. Күз күремен, ишетү сәләтен, хәтерне яхшырта. Күгәргән арахисны ашарга һич тә ярамый. Бу очракта анда куркыныч гөмбәчекләр барлыкка килә. Ул кешенең агулануына китеререргә мөмкин. Шунысы кызык, җир чикләвеген химия сәнәгатендә чимал буларак та кулланалар. Аннан пластмасс, синтетик җепләр һәм кләй ясыйлар.

Пестә (фисташка) күзләр сәламәтлеген ныгыта, чөнки аңарда зеаксантин һәм лютеин бар. Күзәнәкләрне дә таркалудан саклый. “Начар” холестерин күләмен 6 процентка киметә. Түбән калорияле һәм витаминнар, минералларга бай булса да, аның белән артык мавыкмаска кирәк. Өлкән кешегә тәүлегенә нибары 15 чикләвек ашарга кушыла. Ашказаны, тын юллары, аз канлылык, сары авыруларында булыша, корсаклы хатын-кызларда токсикоз булганда ярдәмгә килә. Кытайда пестә чикләвеген «бәхет чикләвеге» дип тә атыйлар, чөнки кыяфәте елмайган кеше йөзен хәтерләтә.

Мөгаен, чиләвекләр арасында иң тәмлесе  –  Бразилия чикләвеге.  Аның составындагы селен матдәсе сөяк, күкрәк һәм простата бизләрен яман шештән саклый. Бер Базилия чикләвегендә селенның тәүлеклек нормасы тупланган. Бу ризык организмның эшчәнлек сәләтен арттыра. Аннан ясалган майлар, кремнар косметологиядә дә бик популяр. Картаясыгыз килмәсә, Бразилия чикләвеген ашагыз. Алар тән тиресен тукландыра һәм дымландыра, тырнакларны ныгыта.

Кешью мае иң әз булган чикләвек санала, шуңа күрә ябыгучыларга файдалы. Диетик салатларга кешью өстәп җибәрсәгез, файдалы да, тәмле дә булыр. Бу чикләвек йөкле хатын-кызларга бик кирәк, чөнки анда күп күләмдә фолий кислотасы бар. Өстәвенә кешью сөякләрне ныгыта. Составында тимер, бакыр һәм магний булу сүбәпле, бөтен организмны кислород белән тәэмин итүгә булыша, хәтерне яхшырта. Көненә шундый 20 чикләвек ашасаң, организм тәүлек буена кирәкле тимер белән тәэмин ителә. Депрессиягә каршы да бу чикләвек менә дигән ярдәмче. Хәтта теш авыртканны да баса икән. Бу чикләвекне ашар алдыннан аны кыздырып алырга кирәк. Чи килеш ашаганда ул тәмсез.

Иң эре чикләвекләрнең берсе  –  кокос чикләвеге. Эчәргә яраклы кокос сөте кабык эчендә яшеренгән. Ул организмны яшәртә, иммунитетны, күз күремен саклый. Кокосның эчке ягындагы ак йомшагы да ашарга яраклы. Ел саен бу таш чикләвек агачтан өзелеп төшеп, 150 кешенең гомерен алып китә икән.

Башларыбызны гына түгел, тешләрбезне дә саклыйк. Чикләвек ашыйм дип, тешсез кала күрмәгез. Чүкеч белән ватыгыз. Иң мөһиме –рационны төрләндереп тору. Организмыгызга магний җитми дип, гел фундук кына ашап утырырырга кирәкмәс. Бер үк продуктны зур күләмдә куллану тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Никадәр күп төрле чикләвек ашасагыз, шулкадәр файдасын да алырсыз.

Мәрьям Заһиди

  1. Эрбет чиклэвеген бабам мэрхум эре бет дия иде. Кедр чиклэвегеен . Эре беттэн ,ягъни алынган…. Кем белэ бит ..

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен