Университетның икенче курсында укыганда сәясәт фәне укытучысы безгә өй эше итеп Джордж Оруэллның “1984” роман-антиутопиясен укырга кушкан иде. Китап белән танышу бераз катлаулырак бирелде, чөнки вакыйгалары куркыныч. “Безнең белән дә система шулай эшләсә? “ – дигән сорау баштан китмәде. Ләкин соңрак бу сюжет уйдырма, кеше артыннан һәрдаим күзәтү мөмкин түгел, дип үз-үземне тынычландырдым. Һәм берничә көн элек бер массакүләм мәгълүмат чарасында әлеге язмага тап булдым. Монда сүз бүгенге көн турында, телләребездә бераз уртаклык булган уйгырлар, ислам динен тотучы халык хакында бара. Менә монысы инде бөтенләй дә уйдырма түгел…
9 нчы сентябрьдә Human Rights Watch Кытайның Синцьзян төбәгендә мөселман халкы каты күзәтү астында яши һәм эзәрлекләнә, дип доклад бастырып чыгара. Оешма мәгълүматлары буенча, соңгы елларда анда уйгырларны бернинди сәбәпсез тоткарлыйлар, төрмәләргә һәм “тәрбия” лагерьләренә җибәрәләр, миллионлаган кеше видеокүзәтү астында яши, халыкның җәмгыятьтәге эшчәнлеге баллар белән исәпләнә, шул саннар кешенең “яхшы”мы, “начар”мы икәнлеген билгели. Human Rights Watch исәпләвенчә, Кытайда мондый репрессияләр мәдәният инкыйлабыннан бирле булмаган. The New York Times хәбәр итүенчә, АКШ президенты Дональд Трамп Кытайга каршы санкцияләр кертте, ләкин аның сәбәпләре исемлегендә Синьцзяндагы хәлләр телгә алынмый. Бәлки, бу журналистларның һәм туристларның анда бик сирәк очракта гына барып җитә алуына да бәйледер. Без исә Синьцзянга барып кайта алган һәм андагы тоталь күзәтүне үзе күргән рус журналистының һәм сәяхәтчеctнең материалларын татар теленә тәрҗемә итәбез. Чыганакта, саклык максатыннан, авторның исеме бирелмәгән һәм ул аралашкан кеше исемнәре, аерым саннар үзгәртелгән.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Чикне узу
15 ел элек автор Кытай белән Кыргызстанны аерып тора торган Иркештам үткелендә була. Ул анда җәяүләп сәяхәт итә һәм контроль-тикшерү пунктында бердәнбер турист була. Әлеге пункт – озын барак – чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алган койма янындагы ярыммичкәне хәтерләтә. Уртада такта белән бүленгән урында йокылы-уяулы кыргыз солдаты утыра. Диңгез өстеннән биектә булганга сөйләшү генә түгел, сулыш алу да авыр: җил сүзләрне ишеттерми. Әлеге бик кунакчыл булмаган урын янында таулардан Синьцзянга илтүче җимерек юл үтә. Азиядәге иң зур чүл – Такла-Маканны уратып алган таулы җирләрне чәнечкеле үлән баскан. Баракны икегә бүлә торган тактадан соң икенче ил башлана.
Күтәрмә киртәнең ике ягында да йөк машиналары чиратка тезелгән. Кытайдан Урта Азиягә, аннан Россиягә төрле тауарларны илтәләр, ә Таджикстан, Кыргызстаннан Кытайга – металл — совет заводларыннан калган станокларны. Кайсы илнең алгарышта булуы аңлашыла, ләкин Кытай ягындагы үсеш сизелерлек түгел: чәнечкеле тимерчыбыклары да бик үк күгәрмәгән һәм солдатлар да пыялалы- кафельле яңа корылмада утыра.
1935 нче елда инглиз телендәге “Таймс”ның сәяси корреспонденты Питер Флеминг бу якларга сәяхәте турында “Новости из Тартарии” дип аталган китабын яза. Китапның исемендә үк сарказм бар: элегрәк Тартария дип серле, барып җитү өчен шактый катлаулы, күптән инде карталардан юкка чыккан илне атаганнар. Аның территориясе Каспийдан алып Һиндстанга чаклы булган, дип фаразлана. Монда сирәк кеше барып җитә алган һәм бу яклардан хәбәрләр айлар буе килгән.
Синьцзян, кытайча “яңа чик”, яки “яңа доминион” дигәнне аңлата. Кытай XVIII гасырда яулап алган җирләргә элек-электән уйгырлар хуҗа булган. Бу төрки халыкның теле дә, киемнәре дә кытайларга караганда Үзәк Азиядә яшәүчеләрнекенә күпкә якынрак. Чүлдән үтә торган Ефәк юлы бер-берсеннән аерылып торган күп шәһәрләрне тоташтырган. Калаларның бер-берсеннән ерак урнашуы аларда яшәгән халыкларның – уйгыр, кыргыз, казах, тибет һәм урысларның – тыныч тормышын тәэмин иткән. Ә бөек алыш-биреш коридорының якынлыгы Көнбатыш, Һиндстан, Кытай һәм Фарсы иленең мәдәни бәйләнешләрен барлыкка китерә. Ул вакытта уртак исем астында йөргән Көньяк Төркестан гасырлар буена үзләрен буйсындырырга тырышкан Пекин белән яки башка “күрше”ләре белән каршылыкка кергән.
Ара-тирә монда баш күтәрүләр һәм өлкәне канга батырган үзара сугышлар да булган. Ул чакта Көньяк Төркестан газеталарның беренче битләренә эләккән.
Кыргыз чигенә иң якын Кашгар шәһәре 2003 нче елда беркемгә дә таныш түгел, ишетелмәгән кала була. Сирәк кенә килүче сәяхәтчеләрне ике кунакханәгә урнаштыра торган булганнар. Шәһәр бертөрле кытай йортларыннан һәм зиннәтле рәсми биналардан гыйбарәт була. Үзәк мәйданда, уйгыр баш күтәрүләренең иң көчле чорында, ягъни 1969 нче елда, ясалган Мао һәйкәле урнашкан. Ул заманында Кытайның иң зур төзелмәләреннән санала. Автор калда булган вакытта аның артындагы туфрак өемен экскаваторлар белән вак кисәкләргә таркатканнар.
Бары ике көннән соң гына автор бу туфрак өеменең борынгы шәһәр дивары икәнен аңлаган. Кашгар үз эчендә тагын бер шәһәрне саклаган. Андагы халык үз гореф-гадәтләре белән генә түгел, үз вакыты белән дә яшәгән: Пекинда кытайлар йокларга ятсалар, борынгы уйгыр үзәгендә кичке ашларын ашар өчен җыела гына башлаганнар. Төркем-төркем кеше үзәк мәчеттән мәйдан буенча таралган кысынкы урамнарга сибелгән. Кешеләр ашыкмый гына урамдагы өстәл янына урнашканнар, яки кичке азык-төлек базарына юнәлгәннәр. Һавада мангал төтене һәм яңа пешерелгән җәймә исе таралган. Көрәктәй зур сакаллы, тезгә җитә торган кунычлы итек, халат кигән ир-атлар күрекле озын башлыктан булганнар. Хатын-кызлар кашларына сөрмә тарткан, егетләрнең күшәкләрендә — Янгыгысар шәһәрендә ясалган данлыклы пычаклар. Зур базарларда келәм, сарык, киптерелгән кәлтә һәм еланнар белән алыш-биреш ясаганнар. Урамнарда махсус сакал кыручы ир-атлар хезмәт күрсәткән. Ат караучылар күрше тимерче алачыгында ясалган кадаклар белән ат дагалаганнар. Әлеге автор барган вакытта да монда Флеминг һәм XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы сәяхәтчеләре сурәтләгән тормыш кайный.
2000 нче еллар башында Кашгарга эләгү танылган “Мең дә бер кичә” әкиятенә сәяхәт кылуга тиң булган. Ләкин яңа тормыш төрле яклап бу җирләрне уратып ала һәм кайчандыр шәһәр кырыенда урнашкан кытай кварталы әкренләп борынгы уйгыр төзелмәләрен кысрыклый башлый. Инде ул вакытта ук автор ярыймайлы мәчетләрне монда соңгы тапкыр күрүен аңлый һәм уйгырларның бу үзгәрешләргә түзем булып торуына ихластан шакката.
Әмма уйгырларның түземлеге озакка җитми. 2009 нчы елда Синьцзян башкаласы Өремчедә алар баш күтәрә, аны полиция белән генә туктата алалар. Баш күтәрүчеләрнең Көньяк Кытайда уйгыр милләтеннән булган эшчеләрне үтерүгә протест йөзеннән коралга тотыналар. Тәртипсезлекләрнең очы-кырые күренми. 197 кеше үтерелә, алар арасында кытайлар күпчелекне тәшкил итә. Хөкүмәт митингта катнашкан меңләп кешене кулга ала, шуларның якынча утызы атып үтерелә. Уйгырлар көрәш тактикасын үзгәртә — алар хакимият структураларына каршы һөҗүмнәр оештыра башлыйлар.
2010 нчы елда Аксуда бер ир-ат һәм бер хатын-кыз төркем белән торган кешеләр өстенә шартлаткыч матдәләр ыргыталар. Нәтиҗәдә җиде кеше үлә, шуларның бишесе полиция хезмәткәре. Бер елдан соң пычак белән коралланган унлап кеше Хотандагы полиция бүлеген уратып ала. Алар пәрәнҗә киюне тыю белән килешмиләр. Нәтиҗәдә бөтен баш күтәрүче һәм ике хезмәткәр һәлак була. 2014 нче елда тагын 33 кеше Куньмин вокзалындагы пычаклы фетнә вакытында фани дөньядан китә. Шул ук елны Кыргызстандагы Кытай илчелегенә һөҗүм ясала һәм кытай туристлары арасында дан казанган Бангкоктагы гыйбадәтханә шартлатыла.
Алсу Сәлах
(дәвамы бар)