Көймәдәге мәктәпнең…интернеты да бар

Мәктәп, гомернең иң матур чагы – балачак белән үсмерлек чоры истәлеге.  Без инде аны энәсеннән җебенә хәтле беләбез кебек, ләкин бу беренче карашка гына. Баксаң, аның турында бик кызыклы фактлар бар икән. “Җайдак” сайты шуларның иң-иңнәрен туплады.

1.“Мәктәп” сүзе безгә гарәп теленнән кергән. Гарәпләрдә ул уку йортын гына түгел, ә язу өстәлен дә аңлата икән.

2.Урысларга исә “школа” сүзе гректан килеп кергән. Алар бу сүзгә “ял итү”, “буш вакыт” дигән мәгънәне салганнар. Ә сез мәктәпнең ял итү урыны булуы белән килешәсезме?

3.Иң баштан мәктәп әңгәмә урыны дип саналган, соңрак исә белем бирү йортына әверелгән.

4.Сыйныфтагы язу тактасының төсе башта кара булган. Аны 19 гасыр башыннан куллана башлаганнар. Ул укытучыларның эшен җиңеләйткән, чөнки һәр укучыга аерым килеп аңлату урынына барысына берьюлы язып күрсәтү күпкә кулайрак. Беренче такталар сланецтан яки агачтан ясалган һәм кара төскә буялган. Әмма фән бер урында гына тормый һәм бераздан пластик яки металлдан ясалган такталарны куллана башлыйлар. Икенчесе аеруча киң таралыш таба, чөнки аңа укытучы язудан тыш, магнитлар белән плакатлар да беркетеп, дәресне аңлата ала. Кара тактада ак акбурның бик әйбәт күренүе беркемдә дә шик тудырмый. Ләкин 20 гасыр урталарына белгечләр сурәтләр белән озак эшләгәндә яшел төс иң уңайлысы дигән нәтиҗәгә килә. Күзләргә авырлык килмәсен өчен әкренләп бөтен кара такталар яшелгә үзгәртелә.

5.Россиядәге тәүге мәктәп булып Петр Беренче оештырган белем йорты санала. Анда бары малайлар гына укый алган.

6.Чит илләрдә укыту системасы безнекеннән нык аерыла. Мисал өчен: Чехиядә “бишле” алып әти-әниеңне шатландыра алмыйсың, чөнки анда ул иң начар билге. Монда билге кую үзенчәлекле. Мисал өчен, “берле” – бездәге “бишле” кебек.

7.Дөньядагы иң борынгы мәктәп булып Фәләстыйн төбәгендә урнашкан Әл-Карауин мөселман университеты санала. Ул Гиннес рекордлар китабына “иң борынгы һәм бүгенге көнгә хәтле эшләп килүче университет” буларак кертелгән. Әлеге югары уку йорты 859 нчы (!) елдан бирле белгечләр чыгара.

8.Япониядәге мәктәптә бары тик ир-атлар укыта.

9.Әбугалисина белән Әбелхарис кына түгел, Кытайдагы балалар да мәгарәдә укыган. Ярлы Гуйчжоу төбәге өчен белем алу бердәнбер дөньяга чыгу юлы дип саналган. Тау куышындагы мәктәп 2011 нче елга кадәр эшләп килгән, соңрак хөкүмәт аны япкан һәм хәзер ул туристлар өчен истәлекле урын буларак  кулланыла.

10.Бангладешта көймә өстенә төзелгән 100ләп мәктәп бар. “Йөзә торган” белем йортлары илдә су басуларның күп булуы аркасында барлыкка килгән. Һәрбер мәктәпнең китапханәсе һәм интернеты бар, белем йорты кояш батареяләрен куллана.

11.Испаниядә чирәмнән ясалган мәктәп бар.

12.Дөньяның бөтен укучылары да ятлап чыккан  тапкырлау таблицасын Кытайда уйлап тапканнар.

13.Һиндстанда балалар мәктәпкә 4 яшьтән йөри башлыйлар.

14.Алман илендә укырга килмәгән укучының әти-әнисе штраф түләргә тиеш.

15.Финляндиядә балалар такта янына чыгарга теләмәсә, аларны мәҗбүриләмиләр. Шулай ук монда укучылар имтихан бирми, аларның көндәлекләре юк. Ә үз билгесен баланың әти-әнисе электрон сыйныф журналыннан белә ала. Хәер, соңгысы без дә гамәлгә керде. Шулай ук Финляндия укучыларын нинди генә һава торышы булса да һәр тәнәфестә урамга алып чыгалар.

16.Кытайда белем алуга бик җитди карыйлар: монда җәйге каникуллар бары бер ай гына, ә уку вакыты иртәнге 8:00дән 16:00гә кадәр дәвам итә. Дәрескә кадәр укучылар күнегү эшлиләр, бу мәҗбүри. Көнгә ике тапкыр битләренә массаж ясыйлар.

17.Норвегиядә 8 нче сыйныфка кадәр билге куелмый. Әлеге илдә яшәүчеләр билге укучыны җәберли һәм кимсетә дип саныйлар.

18.Таиландта малайлар кечкенәдән үк тай боксы белән шөгыльләнә, ә кызлар тай массажы серләрен өйрәнәләр.

19.Япониядә ашханәләр юк, балалар парта янында ашый.

20.Вьетнамның һәрбер мәктәбендә йога белән шөгыльләнәләр һәм иртән күнегүләр ясыйлар.

21.Иң озын җәйге каникуллар Чилида. Монда укучылар декабрь уртасыннан март ахырына кадәр ял итә.

Уку – энә белән кое казу. Кайдадыр ул җиңелрәк, кайдадыр катлаулырак кебек. Әмма һәр очракта да гыйлем туплау кеше үзгәртә, үстерә, яңа максатларга өметләндерә. Белемгә омтылышыгыз беркайчан да сүрелмәсен!

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен