Татарча интернет-терминнар турында

Татарча сайтлар еш кына урысча сүзләр белән шыплап тулган була. Кайдадыр “эзләү”не  урысча язганнар, кайсыберләрендә  исә тулы бер рубрикалар урысча яки башкортча була. Сайтның ахырындагы мәҗбүри күрсәтелергә тиешле  мәгълүматлар да татарча язылмаган очраклар күп.  Моның сәбәпләрен ачыклау кыен – мөгаен, тиешенчә эшләмәү, ә бәлки туган телеңне яратмаудыр. Шунысы кызганыч, бу хәл җитди басмаларда да очрый. Сайтның админкасында күренмәүче, бары тик ниндидер хата килеп чыкканда яки курсорны китергәндә барлыкка килүче  сүзләр дә бар бит әле. Аларның да күбесе татарча язылмаган. Түбәндә безнең сайтта кулланылучы шундый сүзләр бирәбез. Бәлки алар башка интернет-басмалар өчен файдалы булыр.

Терминнарның  бертөрлелеге буенча да сораулар бар. Төрле сайтларда берүк мәгънәне аңлатучы терминны төрлечә язалар. Мәсәлән, Баш бит, Төп бит, хәтта Албит.  2015 елда  компьютер терминнарның инглиз-урыс-татар сүзлеге чыкты. Басма авторларының кайбер фикерләре белән килешеп тә булмас, ләкин, тулаем алганда, бердәм терминнар эшләүдә  аларның өлеше зур.

Бездә, татарларда, шундый чир бар – дөньякүләм танылган терминнарга гадәти булмаган татарча аналог сүзләр эзләү. Әле аларны татар теленнән түгел, гарәп  яки фарсыдан эзлиләр. Алга таба, терминология эшләгәндә, моны искә алырга  һәм бу юнәлештә, телләребез артык аерылмасын өчен,  башка төрек телләре тәҗрибәсен өйрәнү кирәктер. Мәсәлән, “сайт” сүзен   “сәхифә” дип тәрҗемә итүчеләр дә бар. Татарларның күпчелеге “сайт”ны “сайт” дип атаячагы ачыктан-ачык, чөнки бу бар дөньяда да, шул исәптән төрек илләрендә дә, шулай кулланыла. Шуңа күрә “сәхифә” терминын куллануның мәгънәсез икәнлеге ап-ачык. Моннан тыш, “сәхифә”, бигрәк тә кәгазь басмаларда, “рубрика” терминына да бик якын тора. “На нашем сайте появилась новая рубрика”ның тәрҗемәсе  “Безнең сәхифәдә яңа сәхифә барлыкка килде”  дигән сүзләр бик сәер яңгырый.

Татарча интернет-терминнар һәм фразалар (гел яңартылып тора):

— Эзләү

— Өскә мен

— Абау! Бит табылмады

— Әлеге адрес буенча бернәрсә дә табылмады. Эзләгечне кулланып карагыз,

— Барлык фикерләр модерация үткәннән соң гына, редакция рөхсәте буенча бастырыла,

— Кемдер (билгесез кеше)

— Фикереңне әйт!

— Әйтеп калдыру

— Җавап бир

— «Җайдак» интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую яки «Җайдак» интернет-басмасы» дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Бу тема буенча материаллар:

Сайт исемен ничек сайларга?

Латин хәрефләре белән домен исемен ничек язарга

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен