Исемең матур, кемнәр куйган?…

Исәнмесез, минем исемем Рәйсә. Кешеләр белән танышкан вакытта иң беренче эш итеп үз исемебезне әйтәбез. Күренекле  язучы, тел остасы Дейл Карнегиның “Кеше өчен теләсә кайсы телдә әйтелгән иң  татлы һәм мөһим  аваз —  ул аның исеме” дигән фикере күпләргә мәгълүм. Исемнәр белгече, галим Гомәр Саттаров  ана телен саклауда кеше исемнәре дә зур әһәмияткә ия, ди. Максатым  —  “Җайдак” сайтында исемнәр белән бәйле язмалардан торган сәхифәне баету. Шушы теманы ачу өчен бергәләп эзләнербез, әлеге тема барыбызга да кызыклы булыр дип өметләнәм. 

Алда сөйләгәннәрдән аңлашылганча, беренче мәкаләм үз исемем турында булыр.

Исемемне миңа әниемнең әнисе – әбием Әлфинур кушкан. Ул фикерен әйткәнче, Гөлнара дигәнен сайлаган булганнар.  Рәхмәт сиңа, әбием, шундый матур һәм сирәк исемем өчен, рухың тыныч, шат булсын! Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, әбием үзенә әти-әнисе кушкан исемне олыгайган көнендә алыштырган – ул озак еллар Сатига исемен йөрткән.

Матур һәм сирәк, җайлы әйтелешле булудан тыш, үзенчәлекле дә әле ул Рәйсә исеме. Берьюлы татар һәм рус телләренеке булуы белән. Татарча  йомшак әйтелсә, русларда – Раиса. Татар теленә исемем гарәптән кергән һәм мәгънәсе “хатын-кыз җитәкче” булса, русларга  грек теленнән күчкән, “һава кебек җиңел” (легкая, воздушная”)  дигәнне аңлата. Ә әйтелешләренә караганда бөтенләй киресенчә булырга тиеш кебек үзе, минемчә. Катнаш никахлы гаиләләрдә туган балаларга  кушу уңайлыдыр андый исемне. Мисалга, Данил-Данила, Даниил, Сафия-Суфия-Софья, Алинә-Алина, Әскәр-Оскар, Даут-Давыд.

Рәйсә исеме ике телгә караганлыктан, аның рус һәм татар телендә өйрәнелү дәрәҗәсен чагыштырмыйча мөмкин түгел. Исемнәр белгече түгелмен, беләсез, бары тик күзәтү нәтиҗәсендә туган уйларым белән уртаклашам. Сүзлекләрне карасаң да, интернет дөньясында актарына башласаң да, татар телендәге варианты турында мин әйтеп узган кечкенә генә мәгълүматтан гыйбарәт. Ә рус телендә… бер утыруда гына укып бетерерлек түгел. Кызык өчен үзегез дә  эзләнеп карагыз әле. Рус телендә ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре “окончаниеләр” ярдәмендә төгәл аерыла. Егений-Евгения, Александр-Александра, Михаил-Мария, Константин-Карина, Иван-Ирина, Дмитрий-Дарья. Ә татарча исемнәрдә андый төгәллек юк – а, ә, я, у сузык  авазлары белән тәмамланмаган Чулпан, Гөлшат, Айгөл, Ләйсән, Гүзәл кебек кыз исемнәре шактый. Җитмәсә, Фирдәвес, Айнур дигәннәрен малайларга да, кызларга да кушалар. Русларда, татарча исемнәрдән аермалы буларак, исемне кыскарту, кечерәйтеп әйтү варианты бар – Мария-Маша, Михаил-Миша, Евгений-Евгения исә Женя, Александр-Александраны Саша, Шура диләр. Ир-атныкымы, әллә хатын-кызныкымы икәнен аера алмау аларда да күзәтелә, нәкъ менә кыска формасында буталчык килеп чыга.  Татарларга хас булмаган үзенчәлек – аларда исем бәйрәме – именины бар. Раиса исемен ничек кенә өйрәнмәгән рус галимнәре. Шушы исем кушылган кызларның холкы кечкенә чакта нинди була да, үсеп буй җиткәч ничек үзгәрә, сынамышын да язганнар, нинди яклаучыларым (покровители) барлыгы әйтелә, исемнең тарихы, кайсы төбәктә кайсы елларда ничә кызга шушы исем бирелгәнлек турында статистика, танылган адашларым исемлеге бик бай, атнаның кайсы көне бәхетле көнем икәненә кадәр әйтелгән – шаккаткыч. Танылган адашлар дигәннән, иң билгелесе СССРның беренче президенты хатыны, “первая леди” Раиса Максимовна Горбачевадыр. Балачактан ук кушаматларымның берсе шул иде – Раиса Максимовна. Әле күптән түгел генә шәхесе белән кызыксынып китеп, аның  турында видеоязмалар  белән бераз таныштым. Исемебезнең тәэсиреме икән, вак кына булса да, минем өчен кызыклы факт: ул да минем кебек муен өлешендә бантиклап  бәйләп куела торган блузкалар кияргә яраткан.

Интернеттагы форумнарда да утырдым. Раиса исеме турында шактый зур бәхәс куертканнар анда. Татарныкы дип тә, русныкы дип тә тарткалашканнар. Берсе бик матур исем, оҗмах (рай) сүзе белән ассоциация туа,  кызыма кушарга җыенам дисә, икенчесе исә әбиләр исеме бит ул, аннары буфет сатучысы, буяучы-маляр күз алдына килеп баса, ямьсез, ятышсыз исем дип каршы төшә. Өченчесе: “кайчандыр Раиса Марфа, Феклалар фонында Кристина, Диана, Амелия кебек яңа, заманча, оригиналь исем булган” – дип яклый. Башкалар фикеренә бер дә исем китми,  иң мөһиме, мин  исемемне бик яратам һәм башкалар да үз исеменә карата шундый җылы хисләр кичерсен иде дип телим.

Хөрмәт белән, Рәйсә Борһаниева.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен